Сайлау алды кампаниясе барышында Доналд Трамп төрле вәгъдәләр бирде.
"Сезнең ярдәм белән илнең куәтен, өстенлеген, чәчәк атуын һәм горурлыгын кайтарачакбыз", диде ул сайлауга ике атна калганда. "Бу Американың алтын чоры булачак".
Трамп җиңде. 2025 елның гыйнварында ул Ак йортка кайта. Аның яңа хакимиятеннән ни көтәргә соң?
Бу сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирәчәк. Трамп тарафдарлары ул Американы өйдә дә, чит илдә дә янә бөек итәренә ышана. Ә аңа каршы булучылар Трамп Кушма Штатлардагы демократиянең башына җитәчәк дип кисәтә.
Сугыш һәм солых
Сугыш барган илләрдә яшәүчеләрнең карашлары да бүген Америкага төбәлгән. АКШ бөтен дөньяга йогынты ясый ала һәм Трампның сугышларга карата да үз фикере бар.
Доналд Трамп Русиянең Украинадагы сугышын "24 сәгать эчендә" туктата алам диде. Израилнең Якын Көнчыгышта ике фронтта сугышларга җәлеп итүенә карата Трамп Тель-Авивны "эшне төгәлләргә" чакырды.
Бостон көллиятендә сәясәт белгече профессоры Питер Скерри Трамп Мәскәү һәм Киев арасында мөнәсәбәтләрне "ничек тә булса көйләүгә" басым ясавын көтә. Аның фаразынча, "бу Украина ягының бирелүен аңлата".
Скерри сүзләренчә, Трамп Израилне "бик нык яклаячак", әмма шул ук вакытта гарәп-израил мөнсәбәтләрен яхшыртуга юнәлтелгән Авраам килешүләренә кайтырга тырышачак.
Кытайга килгәндә, Трамп Пекин "Тайваньга керсә", Кытайда җитештерелгән тауарларга югарырак тарифлар кертергә вәгъдә бирде.
Глобаль дөньяга йогынтысы
Дүрт еллык президент мөддәтендә Трамп НАТО әгъзалары саклануга чыгымнарны арттырырга тиеш дип килде һәм күпчелек илләр моны эшләде дә.
Трамп шулай ук АКШның ЮНЕСКОдан, Русия белән АКШ арасындагы "ерак һәм якынара ракетларны юк итү турындагы" килешүеннән, Иран белән атом-төш килешүеннән, Климат үзгәрүе нәтиҗәләрен йомшарту турындагы Париж килешүеннән чыгуын алга сөрде, коронавирус пандемиясе чорында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасын финанслауны туктатып торды.
Байден администрациясе АКШның әлеге килешүләргә һәм институтларга йогынтысын торгызырга тырышты, әмма Трамп килгәч, күпләр бу өлкәдә янә чигенеш булыр дип көтә.
Скерри Трампны эчке проблемнарга игътибарын юнәлтүче "максатына ирешүчеән, эгоистик уенчы" дип атады. Аның сүзләренчә, Трамп кайбер глобаль институтларда Вашингтонның ролен чикләү юлына басса да, гаҗәп булмаячак.
Иҗтимагый элемтәләр белән шөгыльләнүче Silent Majority Strategies ширкәтенә нигез салучыларның берсе Кейт Натон "Трамп күбрәк ялгызы гына эшләргә теләячәк", ди. Әмма АКШ Конгрессы моңа бармас, каршылык күрсәтер ди.
Русия
Доналд Трамп Русиягә карата конкрет сәясәте турында белдермәсә дә, Кремль Владимир Путин өчен сөйләшүләр алып баруда уңайлы кеше күрә, дигән "Настоящее время"га Русия сәясәт белгече Иван Преображенский.
"Камала Һаррис белән чагыштырганда, Русиянең югары кабинетларында күпләр бу уңайдан шатлана: ул аларга аңлаешлырак зат. Ул үзе дә болай диде: "Путин минем кем икәнне белә, шуңа күрә миннән курка". Чынлап та, Путин аның нинди икәнен, якынча үзе кебек үк икәнен белә, аның белән үзенә аңлаешлы килешүләр һәм мәнфәгатьләр телендә сөйләшә", дип саный Преображенский.
Сәясәт белгече фикеренчә, АКШ белән Русия арасында конфронтация кискенләшсә дә, Путин һәм Трамп деэскалациягә ирешә алачак.
"Арттан һөҗүм дә, Русия хәрби очкычын бәреп төшерү дә, тагын әллә ниләр була ала, дөнья атом-төш сугышы чигенә җитәргә дә мөмкин. Әмма аңа аңлаешлы телдә. Камала Һаррис һәм аның даирәсе белән ничек сөйләшергә икәнен Кремль бөтенләй аңламый, чөнки алар өчен бу кешеләр чит планетадан кебек, бөтенләй башка кыйммәтләр белән", ди Преображенский.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум