Accessibility links

Кайнар хәбәр

УЕФА Төркия футболчысын "күк бүре" ишарәсе өчен дисквалификацияләде


Мериһ Демирал
Мериһ Демирал

Төркия финалга уза алса, Демирал бары тик шул финалда гына уйный алачак.

Европа футбол берлекләре оешмасы (УЕФА) Төркия җыелма такымы футболчысы Мериһ Демиралны Австриягә каршы уйнаганда төрек милләтчеләренең кул ишарәсен — "күк бүре"не күрсәткәне өчен ике матчта уйнаттырмаячак.

Австриягә каршы 1/8 финал матчында уйнаганда ике гол кертеп матч каһарманы булган Демирал, әгәр такымы финалга уза алса, бары тик финалда гына уйнаячак.

6 июль, шимбә көнне Төркия чирек финалда Нидерландка каршы уйный.

Демиралның "күк бүре" ишарәсе ясавын Германия эчке эшләр министрлыгы башлыгы Нэнси Фезер тәнкыйтьләгән иде. Бу ишарә Европа илләрендә, шул исәптән Австриядә "фашистик" дип санала.

"Төркия уңчы экстремистларының урыны — безнең стадионнарда түгел. Европа футбол чемпионатын расизм күрсәтү мәйданчыгы итеп куллану — бөтенләй ярамаган эш. УЕФА тикшерү уздырып, мөмкин булган санкцияләрне карар дип көтәбез", диде ул.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Фрезерның сүзләреннән соң протест белдерү өчен Германия илчесе Юрген Шульцны чакыртып алды. "Без голны бәйрәм иткәндә тарихи һәм мәдәни символны куллануга сәяси максатлы реакция күрсәтүне хөкем итәбез, ул кемгә дә булса каршы кулланылмады", дидләр министрлыкта.

Демирал үзе исә беркемне мыскыл итәргә теләмәдем, дип аңлатты, моны төрек булуы белән бәйле дип аңлатты. "Монда яшерен хәбәр юк. Без барыбыз да төрекләр һәм мин төрек булуым белән горурланам. Ни кадәр бәхетле булуымны күрсәтергә генә теләгән идем. Бу кул хәрәкәтен күрсәтергә тагын да күбрәк мөмкинлегем булыр дип өметләнәм", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG