Башкортстан тикшерү комитеты "Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе" ("ОДК-УМПО") заводында эшләүчеләргә эчәк инфекциясе йогуы белән бәйле җинаять эше ачкан. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итте
5 ноябрьдә 10 кешенең хастаханәгә эләгүен җиткергәннәр иде, бүген, 7 ноябрьдә исә тагын дүрт кешене хастаханәгә салулары билгеле булды. Бөтен авыручыларның да хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.
"Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе" заводында эчәк инфекциясе 3 ноябрьдә таралган диелде.
Башкортстан Роспотребнадзоры белгечләре эшчеләрнең норовирус инфекциясе йоктыруын ачыклаган. "Эпидемиологик тикшеренүләрнең беренчел нәтиҗәләренә күрә, инфекция чыганагы — азык-төлек блогында эшләүчеләр", дип җиткерделәр оешмада. Заводта буфет белән азык-төлек блогын вакытлыча япканнар иде.
- Быел мартта Казанның "Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң 69 кеше сальмонеллез йоктырган иде. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек баруын җиткерергә кушты.
- Соңрак билгеле булганча, сальмонеллез авыруы әзер ризыкның пычрануы аркасында чыккан. Сальмонелланы йөрәк белән пешерелгән токмачта тапканнар. Аны ашаган хезмәткәрләр чирли башлаган. Шулай ук кыздырылган тавык бавыры, пешерелгән фрикаделькаларда эчәк таякчыгы табылган. Сальмонелла ашханәдә эшләүче биш кешедә ачыкланган диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум