Accessibility links

Кайнар хәбәр

20 яшьлек Уфа егетен Украинаны хуплаган постлары өчен җиде елга кадәр хөкем итәргә мөмкиннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфадагы мәктәпне тәмамлагач егет Германиягә укырга киткән. Ул белдергәнчә, андагы яшьтәшләре аны Украинаны хуплап постлар язарга мәҗбүр иткән. Җәйге ялга Уфага кайткач егетне тоткарлаганнар.

Уфада 20 яшьлек Макар Николаевны Украинадагы сугышны хуплап постлар чыгарганы өчен җиде елга колониягә хөкем итәргә мөмкиннәр. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

30 августта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары тикшерүченең үтенечен канәгатьләндереп, егетне 30 сентябрьгә кадәр 1нче тикшерү изоляторына сак астына җибәргән.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Николаевны 30 августта тоткарлаганнар. Ул "интернет кулланып, террорчыл эшчәнлек кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау"да (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) гаепләнә.

"Честный репортаж" Telegram-каналы мәгълүматынча, Макар Уфаның 86нчы гимназиясендә укыган. Биредә чит телләрне тирәнтен өйрәнәләр. 2020 елда "Минем илем – Минем Русия" бәйгесендә җиңгән. Мәктәптән соң Германиягә укырга киткән, сәясәт белгече булырга укыган. Макар әйтүенчә, Германиядә ул яшьтәшләре тарафыннан каныгуларга дучар булган, аны Украинаны хуплаган постлар чыгарырга "мәҗбүр иткәннәр".

Егет Уфага җәйге ялларга кйткач тоткарланган. Хәзер аны өч елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар, яки 300 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф бирелергә мөмкин.

  • "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 900дән артык кешене сугышка каршы карашлары яки гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар.
  • Беренче чиратта гаскәрне "кимсетү" һәм гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату, террорчылыкны аклау маддәләре турында сүз бара.
  • Быел августта Нефтекама шәһәрендә яшәүче Марат Зариповны да интернетта калдырган фикерләре өчен террорчылыкка чакыруда гаепле дип табып өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG