Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага БДИны бетерү турында канун өлгесе кертәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутатлар БДИ кертелгәннән соң мәгарифтә башланган үзгәрешләр көтелгән нәтиҗәләргә китермәде, ди. Шулай ук БДИны бетерү укучыларның физик һәм психик сәламәтлеген дә сакларга булышачак, ди алар.

Русия думасына Бердәүм дәүләт имтиханын (БДИ) бетереп, аны традицион чыгарылыш имтиханнары белән алыштыру турында фракцияара канун өлгесе кертәчәкләр. Бу хакта ТАСС җиткерә. Бу тәкъдим авторлары арасында хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР), гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова ("Гадел Русия") бар.

Әлеге канун өлгесе "Русия Федерациясендә белем бирү турындагы" канунга үзгәрешләр кертәчәк.

Депутатлар БДИ кертелгәннән соң мәгарифтә башланган үзгәрешләр көтелгән нәтиҗәләргә китермәде, ди. Алар фикеренчә, БДИны бетерү чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен арттырачак һәм мәктәп укучыларына "тестларның җавабын мәгънәсез рәвештә ятлап утырмаска" мөмкин булачак. Шулай ук укучыларның физик һәм психик сәламәтлеген дә сакларга булышачак, ди алар.

Канун өлгесе авторлары БДИ кертелгәннән соң ата-аналар репетиторларга чыгымлана, дип тә искәртә.

"БДИ тирәсендәге соңгы вакыйгалар - халыкка чыккан шау-шулардан алып фаҗигаләргә кадәр - бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару, элекке тардицион форматка кайту мәсьәләсенә кире кайтырга мәҗбүр итә", дигән Нилов. Ул җәфаланучылар күп булды инде, ди.

Быел Татарстанда БДИ алдыннан Саба гимназиясендә бәдрәф ишегенең яртысын кисеп куйганнар иде. Имеш, имтихан тапшыра торган укучылар шунда качып җавапларны күчерә ала дип. Бу хакта татар блогеры Рәфилә Шәмсетдинова үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итеп чыкты. Рәфилә бу хакта 22 май иртәсендә сөйләде — килеп чыккан гаугадан соң, шул ук көнне кичкә таба, гимназия җитәкчелеге бәдрәфләрне кире халәтенә кайтарачакбыз диде.

  • Былтыргы БДИ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Башкортстанда белем бирү сыйфаты түбәнәя. Имтихан биреп 80нән күбрәк балл туплаучыларның саны соңгы ике елда 14 процентка кимегән.
  • Шул ук вакытта Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшырырга рөхсәт ителә. Күп кенә мәктәптләрдә "ата-аналар теләге" сылтавы белән мәктәп идарәсе туган тел буларак урыс телен сайлата башлады, аеруча 10-11 сыйныфта, ул дәресләрдә исә урыс теленнән БДИга әзерләнәләр.
  • 2022 елда Русия думасына туган телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы бирү мөмкинлеге турында канун өлгесе кертелде. Аны Башкортстан Корылтае депутатлары һәм Русия думасына Башкортстаннан сайланган Эльвира Әиткулова тәкъдим итте.
  • Азатлыкка сөйләгән белгечләр моны уңай яктан бәяли, әмма канун өлгесенең шушы рәвештә кабул ителәчәгенә шик белдерде.
  • 2022 елның октябрендә Русия хөкүмәте канун өлгесен хупламыйча бәяләмә бирде. 2023 елның декабрендә Башкортстан Корылтае канун өлгесен кире алу турында карар юллаган. 2024 елның 15 гыйнварында канун өлгесе әзерләүчеләр — Башкортстан Корылтае һәм Әиткулова ахыр чиктә бу тәкъдимне кире алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG