Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте тел сәясәте концепциясен раслады – аны биш ел көттеләр


Русия хөкүмәт йорты
Русия хөкүмәт йорты

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу документ "дәүләт теле буларак урыс теленең аерым миссиясен чагылдыра", "Русиядәге башка бөтен телләрне яклау чараларын да билгели", дип әйтте. 

Узган атнада Русия хөкүмәте илнең дәүләт тел сәясәте концепциясен раслаган. Бу хактагы мәгълүмат мәгълүмати-хокукый порталда чыккан.

Әлеге документны биш ел көттеләр. Мондый концепцияне Русия президенты Владимир Путин әле 2019 елда ук әзерләргә кушкан иде. Ул 2020 елның 15 августына әзер булырга тиеш иде. Тик расланган версиясе күптән түгел генә барлыкка килде.

Бу документка фикер белдереп Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аны раслау алдыннан бөтен нигезләмәләре турында да фәнни-белгечләр җәмгыяте белән җентекләп, озаклап фикер алышулар булды, диде.

"Документта Русиянең телләр күптөрлелеген саклау, яклау һәм үстерү чаралары һәм төп юнәлешләре чагыла", диде ул.

Үз чиратында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу документ "дәүләт теле буларак урыс теленең аерым миссиясен чагылдыра", "Русиядәге башка бөтен телләрне яклау чараларын да билгели", дип әйтте.

Хәзер концепцияне тормышка ашыру чараларының планын әзерләргә кушылган. "Бизнес Online" ачыклавынча, Думаның милләтләр эшләре комитетында бу темага утырыш 29 июльгә ниятләнә.

  • 2019 елда Русия думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов туган телләрне өйрәнү концепциясе кабул ителәчәк, ул Русиядәге барлык телләр өчен булачак, дигән иде.
  • "Шуның нигезендә укыту програмнары һәм стандартлар концепциягә ярашлы тәңгәлләштереләчәк. Концепцияне тормышка ашыру өчен без Русия мәгариф министрлыгы һәм оештырылачак фонд белән юл харитасы төзиячәкбез. Ул харитага федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә алдагы эш адымнары, укыту әсбаплары белән тәэмин итү, ата-аналар белән эшләү, аларда балаларын туган телне укытуга кызыксындыру, туган телне укыткан укытучыларга өстәмә түләүләр һәм башка мәсьәләләр керәчәк.", дип сөйләгән иде.
  • Татарстанда 1990 еллар башыннан бирле татар телен милләтләре нинди булуга карамастан бөтен балаларга да укыттылар. Татарстан Конституциясенә ярашлы республикада татар телен дә урыс теле дә - дәүләт теле. Республиканың дәүләт телләре турындагы канунында каралганча, дәүләт телләрендә белем тигез күләмдә бирелергә тиеш. Әмма 2017 елдан башлап бу үзгәрде.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG