Казанда Хәтер көнен уздыру өченче ел рәттән рөхсәт ителми. 1989–2021 еллар арасында оештырылып килгән бу җыен бүген төрле сәбәпләр белән тыела. Хәтта Кол Шәриф мәчетенә җыелып дога кылу да куәт органнарының катгый контролендә үтә. Белгечләр фикеренчә, Русиядә ассимиляция сәясәте көчәйгән саен, татарның тарихи хәтерен юкка чыгару омтылышлары да арта. Шул сәбәпле, Хәтер көнен тыю артында — Мәскәү тора дип саныйлар.
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы. Соңгы дистә елда бу чарага каршы төрле кампанияләр оештырылды: активистларга басым ясалды, мәхкәмә эшләре кузгатылды. Митинг берничә тапкыр урынын үзгәртте. Гадәттә Ирек мәйданында узган бу чара соңрак бүгенге Милли китапханә янында яки Камал театры каршында үткәрелде. Соңгы тапкыр ул Тинчурин паркында узды. Төрле чикләүләргә карамастан, Татарстан хакимияте 30 ел дәвамында Хәтер көнен уздырырга рөхсәт итә килде.
2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән Татарстанда милли сәясәт тамырдан үзгәрде. Хәтер көнен уздырып килгән һәм милли хәрәкәтнең башында торган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) тыелды. Республикада урыс теленә игътибар артты, һәм татар проектларына башка милләт вәкилләре дә җәлеп ителә башлады. Шул ук вакытта Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды. 2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен яклау кирәклеге турында белдерде. Соңрак Татарстан Конституциясендәге дәүләтчелек элементлары "чистартылды".
Татарның дәүләтчелеге юкка чыгуын искә төшерүче Хәтер көне бу сәяси шартларга сыешмады. Шул ук вакытта Казан үзәгендә Явыз Иван гаскәрләренә һәйкәл төзекләндерү бара, моның өчен 300 млн сум акча бүлеп бирелде.
Аның каравы, Татарстан президенты идарәсе контролендәге Татарстан Диния нәзарәте дүртенче ел рәттән Хәтер көне дип аталган чара үткәрә башлады. Дин әһелләре аны һиҗри календарь нигезендә оештыра, шуңа да ул ел саен төрле вакытта билгеләп үтелә. Быел ул 22 апрельдә узды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында үтте, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык әллә ни күренмәде.
"Мәскәү бу чараны үткәрүне тыя"
— Хәзер барысы да ФСБ кулында. Мәскәү бу чараны тыя, — ди Русиядә тыелган ТИҮнең рәисе, хәзер Төркиядә яшәүче Фәрит Зәкиев. Ул шулай ук Татарстан хакимияте Мәскәү фәрманын көтмичә дә үзе башкара дип саный. — Татарстан парламенты читкә китүчеләрнең милкен тартып алу турында канун өлгесе әзерләде. Бу тарихта булмаган эш. Мондый хәл хәтта Һитлер заманында да булмаган.
Үзенең тарихын оныткан халыкның киләчәге юк. Без татар каһарманнарын онытсак, халык дәүләтчелек хәтерен дә югалтачак, үзенең дәүләте булганын да онытачак һәм тырыша-тырыша Украинага сугышырга китәчәк, җинаятьче булачак, — ди Зәкиев.
"Татарстан куәт оешмалары һәм шымчылар белән тулган"
Сәясәт белгече Руслан Айсин Хәтер көнен тыюны Мәскәү фәрманы белән бәйли:
Мәскәү республика белән турыдан-туры идарә итә
— Татарстан Хәтер көнен үткәрүгә элек каршы булмады. Хәзер вазгыять катлауланды: сугыш һәм тоталитаризм афәте колач җәйде, БРИКС саммиты көтелә. Шуңа да Мәскәү республика белән турыдан-туры идарә итә. Бүген Казан һәм Татарстан куәт оешмалары һәм шымчылар белән тулган. Милли чараларны тыю, татарның статусын күрсәтмәү, хөкүмәт сәясәтеннән тайпылышлар булдырмау көн тәртибендә тора, — ди ул.
Соңгы елларда Хәтер көненә килүчеләр саны кимеде. 2021 елда узган чарада 250 кеше генә җыелды. Айсин фикеренчә, кеше саны кимүенә карамастан, бу Мәскәү имиджына зур йогынты ясаучы чара булып кала.
— Тоталитаризм кешенең, җәмгыятьнең барлык өлкәсен контрольдә тотуны күзаллый. Икенчедән, алар милли чараларның зур агымга әверелүеннән курка. Өченчедән, бу — татарның милли үзаңына бәйләнгән чара. Шуңа да ул сәяси проект булып үсәргә мөмкин. Русиядә барган сәясәт нигезендә илдә бер милләт, бер тел, бер дин һәм бердәнбер патша булырга тиеш. Хәтер көне бу конструкцияне җимерә, — ди Айсин.
"Ассимиляцияне көчәйтү өчен тарихны тыю кирәк"
АКШның Висконсин университеты профессоры, хәзерге вакытта Нурсолтан Назарбаев исемендәге университетта эшләүче тарихчы Юлай Шамилоглы фикеренчә, Русия басып алган халыкларның тарихи хәтерен юкка чыгарырга тырыша. Бу татарга гына түгел, башка халыклар, хәтта мөстәкыйльлек алган республикаларга да кагыла.
Русия империясе киңәйгәндә басып алынган беренче бәйсез ил Казан ханлыгы булды
— Русия империясе киңәйгәндә басып алынган беренче бәйсез ил Казан ханлыгы булды, — ди ул. — Соңгы вакытта Казакъстанда, Үзбәкстанда һәм башка мөстәкыйль республикаларда дәреслекләр языла. Аларның бәйсезлек алуларына инде 33 ел узган. Үз дәүләтләренең тарихын язганда Казакъстан — 1820нче еллардан башлап, Үзбәкстан — 1860нчы еллардан, Төрекмәнстанда — 1880 елдан (Русия империясе составына кергән дәверне) колониаль дәвердә яшәүләрен әйтә. Соңгы вакытта Русия тарихчылары әлеге дәверне прогрессив чор буларак күрмисез дип аларга каршы фикер белдерә: янәсе, сез укый белмәгәнсез, дәүләтчелегегез булмаган һәм башкалар. Мөстәкыйль республикалар без колониаль дәвердә яшәгәнбез дип саный. Шуңа да Казакъстанда хәзер деколонизация турында сүз бара. Ул медиада да, галимнәр тарафыннан да яңгырый.
Казакъстанда хәзер деколонизация турында сүз бара
Русия эчендә дә шундый дискурс булуы мөмкин, ләкин хакимият моңа юл куймый. Алар милләтләрне Русия халыклары дип йөртергә мәҗбүр, әмма көннәрдән бер көнне урыска әйләнергә тиеш дип исәплиләр. Бу ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, хәзер ассимиляция процессын көч белән тагырга тырыша.
Юлай Шамилоглы сүзләренчә, Хәтер көне — татар тарихында фаҗигале вакыйга буларак милләтне берләштерү көченә ия. Мәсәлән, кырымтатарлар өчен 1944 елда Кырымнан сөрү яки әрмәннәр өчен аларга каршы геноцид кылу вакыйгасы кебек.
— Татар тарихы өчен бу зур бер фаҗига булган. Ул үзаңыбыз өчен бик мөһим. Аннан качып булмый. Татарлар үз тарихын өйрәнсә, бу халыкны берләштерүче бер феноменга әйләнә ала. Татар тарихы белеме нигезендә Шиһабетдин Мәрҗанидән башлап Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Русиядә татар-мөселманнар тора — татарның тарих теориясе шуңа нигезләнгән. Ассимиляцияне көчәйтергә теләсәң, бу тарихларны тыярга кирәк.
Русия һәм совет хакимиятләре татар тарихын өйрәнүгә һәрвакыт чикләүләр кертте. 1944 елда Советлар берлеге Коммунистлар фиркасенең Үзәк Комитетының (ЦК ВКПБ) махсус карары Алтын Урда дәүләте тарихын өйрәнүне тыйды. Моңа кадәр Казан ханлыгы "яулап алынган" урынына рәсми тарихчылар дәреслекләргә "Русиягә кушылган" дип язды.
— Сталинның тоталитар репрессия вакытына әле кайтмадык дип исәплим. Тарих институтында Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү мәркәзе эшли. Болай дәвам итсә, мондый мәркәзләр, институтлар ябылмасмы — бүгенгә без моны күрмибез. Мәскәүнең бер идеологиясе бар. Әлегә Сталин чорындагы кебек һәр нәрсәне ябу һәм китапларны яндыру юлына күпме вакыт калуын әйтеп булмый. 5-10 елдан Русиядә хәлләр кебек булмас дип уйлыйм. Украина белән сугыш нинди нәтиҗә китерер — ике-өч елда мәгълүм булыр, — ди Шамилоглы.
- Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт биргән булып чыкты. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды.
- Башта Казан хакимияте Хәтер көнен оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.
- Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.
- 2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.
- Шул ук вакытта быел 22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны инде дүртенче тапкыр искә алды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу — бары дин әһелләре кулы белән башкарыла, дип сөйләгән иде ул.
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.
Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум