2022 елның 18 мартында журналист һәм экология активисты Юлия Фәйзрахманова чемоданнарын җыя, кызларын киендерә, песиен ала һәм Казанны ташлап китә. Хәзер инде ул моны гомерлеккә китү дип саный. 2023 елда Казанның куәт оешмалары вәкилләре аңа "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.
Соңгы ел ярымын Төркиядә яшәгән Фәйзрахманова бу хәлдән соң Төркиядән китәргә мәҗбүр була. Хәзер ул Балкан илләренең берсенә күченде. Кайсы илдә яшәвен журналист төгәл әйтмәүне хуп күрә. Аның Русиягә кире кайтасы килми — элекке көрәштәшләре һәм якын кешеләре белән элемтәләре өзелгән, хәзер алар аны "украин бандерачысы" дип атый.
"ШӘҺӘРДӘ БЕРНИНДИ ХӘРӘКӘТ ЮК ИДЕ ИНДЕ"
— Казаннан китүегезгә нәрсә сәбәпче булды?
— Русия Украинага сугыш башлаган көнне без бала белән хастаханәгә, кардиология бүлегенә эләктек. Кызымны мәктәптә 23 февральгә әзерләгәннәр, аның йөрәге начарайган һәм без кардиология бүлегенә эләктек. Миңа анда балада аритмия булу ихтималы зур диделәр, бу гомерлек диагноз дигән сүз. Ахырдан алай булмавы ачыкланды, әмма бу авыр хәл иде, чөнки бала хастаханәгә аңсыз хәлдә керде, хәле бик начар иде. Көндез мин аны төрле бүлекләргә тикшеренүләргә йөрттем, ә төнлә укый идем. Шундук украин Telegram-каналларына язылдым, мәгълүматны украинча укыдым...
Безне хастаханәдән чыгарганда бар да беткән иде. Андрей Бояршиновны тоткарладылар (Казан активисты һәм сәяси тоткын, бер Telegram-каналда калдырган фикере өчен 2022 елның языннан "террорчылыкны аклау" һәм "террорчылыкка чакыру" гаепләве белән тикшерү изоляторында утыра - ред.), башка кешеләрне тоткарладылар. Кыскасы, протестларга чыкмакчы булган бөтен танышларымны тегеләйме-болаймы тикшереп чыкканнар иде инде. Шәһәрдә бернинди хәрәкәт юк иде.
Хәзер мәйданга үзем генә чыга алуымны һәм нәтиҗәдә каядыр эләгәчәгемне яки проблемнар булачагын аңлый идем, ә минем бала тернәкләнү уза. Шуңа күрә мин илдән китәргә булдым. Кызымны бераз хәлгә китердем, акча таптым, песигә документлар ясаттым, тизрәк китәргә кирәк иде.
Төркиядә беренче атналардан ук украин хатын-кызлары оештырган чараларга йөри башладым. Бу хакимият белән килештерелмәгән, Русиянең Анталиядәге консуллыгы янында узган пикетлар иде. Анда күп кенә качаклар килде, алар үз тарихларын сөйләде (Юлия алар белән "Активатика порталы өчен әңгәмәләр эшләде - ред.). Бу украиннар гына түгел, Украинада яшәүче урыс хатын-кызлары да иде. Алар бик ачык, күңелгә үтеп керердәй итеп сөйләде. Миңа алар чынлап та әле берни аңламаучы русияләргә ишетү мөһим булган әйберләрне сөйләделәр кебек тоелды. Ул чакта мин аңлыйсылары килмәгәнгә түгел, мәгълүмат җитмәгәнгә аңламаучы кешеләр бар дип ышандым.
Хәзер исә миңа башкача тоела: беләсе килмәгән кеше Соловьевны карый. Аңлыйсы килмәгән кешегә аңлатып булмый. Ул чакта минем өметемме яки иллюзияләремме бар иде, кемнең дә булса күзләрен ача алу хисе миңа булышып торды.
— Сугыш барган ике ел эчендә боларны белергә генә түгел, ә Русияне акларга да теләүчеләр даирәсе киңәйде дип уйламыйсызмы?
— Киңәймәде кебек. Ул "бу - бәхәсле мәсьәлә" дип уйлаучылар исәбенә керде. Алар уйланып караганнан соң украин яклы булды яки күп активистлар кебек Путинның эчке сәясәтен хупламаса да, барыбер сугыш яклы. Һуманитар ярдәм яки тагын нәрсәдер җыю өчен көч куя башлыйлар. Кешеләр бу вакыт эчендә үзе өчен бер юлны сайлады. Алар төгәлрәк һәм ачыграк эш итә.
— Сез "бу — бәхәсле мәсьәлә" дип уйлаучылар бер юлны сайлады дидегез. Сезнеңчә, күбрәк кайсы якны сайладылар — Путин ягынмы, киресенчәме?
— Шәхсән мин аралаша торган кешеләр арасында баштарак Путинны сугыш башлап дөрес эшләде, яки мөгаен хаклы иде диеп, соңыннан "Юк, без әллә никадәр видео карадык, укыдык: анда безнең туганнар зыян күрде, без хәзер башка карашта" дигән бер гаилә генә бар. Алар русияләр түгел, Украинаның көнчыгышыннан Анталиягә күчеп килгән һәм шелтерда яши торган качаклар гаиләсе. Аларның өйләрен бомбалаганнар, ә икенче тапкырында әти-әниләре дә бомбалауга эләккәч, сугышка каршы булучы активистлар аларны алып чыгу өчен акча җыярга булышты. Мин ярты ел эчендә аларның карашлары ничек үзгәрүен күрдем: ахырдан алар чын "бандерачы"га әйләнгән иде.
Ә русияләр... Бәлки андыйлар әти-әниләр һәм хатын-кызлар арасында булгандыр, әмма шәхсән үзем андыйларны белмим.
— Күчеп киткәнче сез Казандагы, Татарстандагы экоактивистларны яхшы белә идегез. Аларда ни хәлләр? Әллә инде хәзер алар белән элемтәләрегез юкмы?
— 2014 елда мин "Идел һәм халык каршы" ("Волга и народ против") төркеменә кереп, анда төп активистларның берсе булдым. Без бергәләп Казан янындагы Займище бистәсендә Иделне ком белән күмүдән саклап кала алдык. 2023 елда мине төркемнән, модераторлар арасыннан чыгардылар. Нәкъ менә "бандерачы" , Украина яклы карашым өчен. "Юлия украин бандерачысына әйләнде", диделәр.
— Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган Пост-Русиянең ирекле халыклары форумында чыгыш ясавыгыздан соңмы?
— Әйе. Бераз соңрак, әмма әйе. Бу хакта аларга барып ирешкәннән соң.
"ДӨРЕСЕН ӘЙТКӘН ӨЧЕН КЫЙММӘТ ТУЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ"
— Элекке көрәштәшләрегез ник шулай итте икән? Кешеләр куркамы?
— Сәбәпләре күптер дип уйлыйм, чөнки минем бөтен социаль элемтәләрем дә җимерелде, югыйсә алар бик ныклы кебек иде. Минем өчен икенче гаилә кебек булган дусларым бар иде, алар үзләренең карашларын "бу бәхәсле мәсьәлә" дип белдерде. Бу да шәхси фаҗига иде, чөнки без гел бер-беребезгә ярдәм иттек, әмма дуслык моны күтәрә алмады. Барысын да аңлый торган берничә кешем генә калды.
Миңа калса сәбәбе — тормышларын үзләренә икътисади яктан җайлы шартларда дәвам итү өчен алар үзләренә уңайлы булган карашларны сайлады. Сугышка каршы карашта булу - уңайлылык зонасыннан кисәк бәреп чыгара, бөтен җирдән бәреп чыгара. Социаль элемтәләреңне, эшеңне югалту, тоткарлану һәм җинаять эшләре куркынычы яный, милкеңне югалтасың, чөнки илдән киткәч аны һәрвакытта да сатып яки файда китерердәй нәрсәдер эшләп булмый. Бигрәк тә әгәр бу кешеләр үзләренең карашларын кискен, хисле итеп белдергән булсалар һәм качып китүне алдан ниятләп, барысын да аңлап эндәшми калмаган булсалар. Шуңа бу бөтен өлкәләрдән дә этеп чыгара.
Балаларың бар икән, димәк аларны башка мәктәп, башка аралашу мохите һәм ияләшү көтәчәк, әгәр хайваннарың бар икән аларны йә үзең белән алып китәсең йә кемгәдер бирергә туры киләчәк.
Безнең дүрт эт бар иде, хәзер берсе генә безнең белән. Калган икесе үлде, берсе качып китте, югыйсә аларны күп акча түләп вакытлы тоту урынында яшәттем. Ягъни, без аларны ташлап калдырмадык, кайгыртырга тырыштык, ризыкларын алдык, бөтен әйберне түләдек. Әмма барыбер менә шулай килеп чыкты — алар беренче кышны ук чыга алмады.
Үзең дөрес дип тапканча сөйләшкән һәм фикерләгән өчен бик кыйбат түләргә туры килә. Һәм син шундук түлисең дигән сүз түгел әле бу. Башта эмоциональ яки финанс чыганакларың булган булса, алар беренче елда ук бетә. Хәзер нишләп күп кеше кире кайта? Ияләшә алмаганга, телне белмәгәнгә түгел, нәкъ менә финанс ягыннан исән калу бик авыр булганга.
Кешеләр кире кайта да, ни була? Нинди сайлау юлы бар соң? Башка төрле уйласаң да дәшмәскәме? Алар дәшми. Һәм акрынлап бу дәшмәү башта ипләп кенә, ә соңрак җитди рәвештә Русиянең сугыш карашларын хуплауга әйләнә башлый, чөнки үз-үзең белән низагта булу авыр әйбер. Йә депрессиягә, йә акыл хасталары йортына китәчәксең.
"МИН РУСИЯДӘН МОНЫҢ ӨЧЕН КАЧМАДЫМ"
— 2023 ел сезнең өчен чираттагы күченү елы булды. Сез Төркиядә яшәдегез, ә хәзер Балканда. Нигә күченергә булдыгыз?
— Моңа җинаять эше ачылуы гына түгел, ә куәт оешмалары вәкилләренең Telegram-каналларында экстрадиция әзерләнә диелгән язмалар чыгуы сәбәпче булды. Мин адвокатлар белән аралаштым, алар "террорчылыкны аклау" маддәсе очрагында юридик яктан мондый ихтимал бар, диде. Шулай ук экстрадиция процедурасы йә бик озак вакытка сузылырга, әмма ФСБ нык тырышкан очракта бик тиз, бер атна эчендә дә булырга мөмкин, диделәр.
Төркиядә булганда үземнең журналист һәм активист карашларымны башка белдерә алмаячагымны аңладым. Чөнки экстрадиция ул шундый уен кебек: сузып йөреп беркайчан да эшләмәскә дә мөмкиннәр, бик тиз дә эшли алалар - әгәр мин каршы сөйләвемне дәвам итсәм, шундый мөмкинлек бар. Әмма мин Русиядән битлек кию, дәшми утыру өчен качмадым бит.
Минем очракта авырлыгы шул - ике балам бар, аларның әниләре генә, мин генә бар. Әгәр мине экстрадицияләсәләр, балалар ятимнәр йортына эләгәчәк. Әти-әнием - пенсионер, аларга балаларны бирмәячәкләр. Ә әтиләре чынлыкта да, документларда да юк.
Төркиядә Израилгә каршы чыгышлар булуы да үз ролен уйнады. Мине ел ярымга сыендырган ил турында начар сөйлисем килми, төрекләр яхшы күңелле, ярдәмчел булулары өчен аларга рәхмәтлемен. Әмма Истамбулда миллион ярым кешенең ХӘМӘСне хуплап митингларга чыгуын күргәч, әллә ничек булып китте. (2023 елның 28 октябрендә Истамбулда фәләстиннәрне хуплап меңләгән кеше катнашында митинг узды. Анда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган чыгыш ясады, ул Газзә сызыгындагы хәлләрне "суеш" дип атады һәм моңа Көнбатыш илләрен гаепләде - ред.). Төрекләр яхшы күңелле, ачык кешеләр, тик җитәкчелек башка булганда аларны митингтан җитдирәк гамәлләргә дә этәрергә мөмкин. Бу Русиядәге хәлләр белән кисешә торган, күңелгә хуш булмаган әйбер, һәм мин үземне анда тыныч хис итмәдем.
— Сез кызларыгыз, этегез һәм песиегез белән күчендегезме?
— Әйе. Минем әле тагын ике песием калды, аларны да алып килергә кирәк. Бер документ кына җитмәде. Аларны Төркиядә чакта үземә алган идем, берәр җиргә урнаштырырга теләдем, килеп чыкмады. Хәзер шунда яшиләр.
— Яңа урында урнашып беттегезме, ошыймы?
— Ошый. Таулар күренеп тора, һава торышы яхшы, урманнар... Идел буендагы көз башын хәтерләтә. Көндез җылы дияргә дә була, кичен калын бишмәт, аның эченә бәйләнгән кофта, калын ыштан киясе килә. Ә көндез кабат җәй кебек. Без гадәттә мондый чорда әниләрнең дачасында була идек, мин монда хәтта төп гөмбәсе (опята) җыям, миннән башка монда аларны беркем җыймый. Мондагы климат миңа бик туры килә. Төркия белән чагыштырганда ныграк та.
— Төркиядә кызуракмы?
— Кышын дымлырак. Бәлки без шундый урында яшәгәнбездер, әмма кышын бик дымлы иде, өйне җылыту да авыр булды, гел чирләдек. Әгәр кыйбатлырак берәр торакта яшәсәк, бәлки әйбәт тә булыр иде. Ә без шәхси тораклар секторында яшәдек, авыл кебек җирдә.
— Кызларыгызны укыту белән эшләр ничегрәк тора?
— Русиядән соң миңа Төркия мәктәбе бик ошады. Балалар беренче көнне үк таң калып кайтты. Сыйныфта ашарга була, кулыңны гына күтәреп, бәдрәфкә чыгарга мөмкин, сорап торырга кирәкми. Дәрес уртасында су эчәргә ярый. Русия муштрасы һәм линейкаларыннан соң, бу бик яхшы иде. Балканнарда да әйбәт. Чөнки монда элекке совет илләреннән балалар күп, алар урысча сөйләшә. Бу - украиннар, русияләр, Казакъстан һәм Әрмәнстан балалары. Бөтен элекке совет җирләренең кешеләре.
— Төркия дә, Балкан да русияләр өчен ачык булып кала. Сезнең Русия хакимиятен хуплый торган ватандашларыгыз белән аралашканыгыз булдымы?
— Аралашмаска тырышам. Төркиядә аралашу даирәм украин хатын-кызлары иде, без алар белән пикетларга чыктык, дуслашып киттек, чәй яки каһвә эчәргә, ниндидер украин бәйрәмнәренә җыела идек. Менә бу мөнәсәбәтләрнең булмавы кызганыч, бу хатын-кызлар белән кабат күрешәсем килә. Алар бик көчле, яхшы күңелле, искиткеч.
— Ә яңа урында әле аралашу даирәсе барлыкка килмәдеме?
— Юк, әлегә ияләшәм. Монда бер ай гына әле. Әлегә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәбез.
"АЛАРНЫҢ КАЙДА ЧЫГАЧАГЫН АЛДАН ӘЙТЕП БУЛМЫЙ"
— 2023 елда сез империягә каршы, колониальлеккә каршы активизм күрсәттегез. Ел башында Брүсселгә Пост-Русиянең ирекле халыклары форумына барып кайттыгыз, җәй көне Япониядәге форумда катнашучылар белән әңгәмәләр шәлкеме чыгардыгыз. Сезгә нәрсә йогынты ясады?
— Татар милли активистлары белән күптән, 2018-2019 еллардан ук аралаша идем. Бу теманы хәбәрче буларак та яктырттым, аннан соң мәхкәмәләр булганда ярдәм дә иттем.
Хәзер, мөгаен, бу милли активизмга сугышка каршы күзлектән карыймдыр. Ягъни, милли үзаңның күтәрелүе - бу бик яхшы, әмма минем өчен икенче урында тора. Русия - куркыныч дәүләт дип саныйм, дөнья лидеры булып кыланмакчы булган зур атом империясе. Мин сугышка каршы күзлектән генә түгел, тотрыклы үсеш күзлегеннән дә карыйм.
Хәзер глобаль фаҗигаләр куркынычы зур. Яна да, низаглар да кабынып китә - мин Украина турында гына әйтмим, сугыш белән бәйле экологик, техноген фаҗигаләр дә турында да әйтүем. Алар ешая бара.
Кешеләр бер-берсенә саграк, җаваплырак карарга тиеш. Русия торган саен масштаблырак фаҗигаләрне көчәйтә: Каховка гидро-электр станциясеннән алып, Запорожье атом-электр станциясенең шартлавы куркынычын һәм низагның дөнья сугышына әйләнү куркынычын арттыра, ул чакта инде җиңүчеләр булмаячак. Минемчә, хәзерге идарә стиле белән Русия Җир шары масштабында, кешелек өчен зур куркыныч тудыра.
Шуңа бу җирләр белән идарә итүнең башка стиле булырга тиеш. Империядән тыш стиль юк икән, бу җирләр ваграк җирләргә бүленергә тиеш. Әйе, совет берлеге мисалында кайбер илләрнең демократия юлы белән, ә кайберләренең тоталитаризм юлы белән китүен күрдек, андый куркыныч бар. Әмма ул илләр кечкенә, алар мондый зур куркыныч тудыра алмый. Милли мәсьәләне үстереп, хәзер Русиягә кергән төбәкләр белән идарә итүнең башка стилен булдырырга мөмкин.
— Сезгә бу аңлау Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң килдеме?
— Әйе, әлбәттә.
— Казандагы экология мәсьәләсенә килсәк. Соңгы еллардагы вакыйгаларны күзәтеп баргансыздлыр. Яңа төзелешләр булды, елгаларга һөҗүмнәр, урманнар киселде. Хәзерге вакытта Казандагы һәм гомумән Русиядәге экология активизмы моңа каршы торырга сәләтлеме?
— Әгәр кешеләр халык җыеннарына чыгып үз карашларын әйтүдән курыкмаса, күпмедер сәләтледер дип уйлыйм. Чөнки хакимиятләр кешенең күп җыелуыннан барыбер курка. Җирле экология активизмы - сугышны хупламаучы, әмма күчеп тә китә алмаучылар өчен үзләрен саклап калырга яхшы тема. Ягъни сугышка каршы чыга алмасаң, йөрәгеңә якын кишәрлекләрне булса да коткарырга мөмкин. Шул рәвешле үзен дә коткарачак. Әгәр глобаль үтерү машинасы каршына баса алмасаң, елгаңны юк итүче трактор каршына булса да чыга аласың. Бу кыю адым булачак.
"КАЗАНГА КАЙТЫРГА ХЫЯЛЛАНМЫЙМ"
— Сезнең Казандагы фатирда тентү үтте, әтиегезне сорау алуга чакырдылар. Әти-әниегез Казанда калды, алар сезнең бу мөһаҗирлек һәм җинаять эзәрлекләнүе белән бәйле хәлләрегезне ничек кабул итә?
— Украинага бәйле карашларыбыз төрле, мин әтием өчен "бандерачы", ул миңа берничә тапкыр шулай диде. Әмма тентүләрдән соң алар мине һәм минем карашларымны җитдирәк, ихтирам беләнрәк кабул итә башлагандыр дип уйлыйм. Чөнки алар систем белән танышты. Моңарчы алар миңа, син кире кайта аласың, берни булмаячак, "Тәүбә ит, ярар кайдадыр нәрсәдер әйтсәң ни була, сине гафу итәчәкләр" дия иде. Ә хәзер аларны шуның кадәр куркытканнар ки, алар эшләрнең ни кадәр җитди булуын аңлый.
— Аңлавымча, якын киләчәктә Казанга кайтырга ниятләмисез. Әмма хыялланасызмы?
— Кире кайту турында хыялланмыйм. Идел буе ярларын бик еш искә алам, безнең табигатьне яратам. Монда да шуларны эзлим. Әмма ил ул — табигать кенә түгел, ул кешеләр дә әле. Мин күпчелек халкы Путинны хуплаган илдә яшәргә теләмим. Кешеләр үзгәрмәячәк. Ниндидер зур үзгәрешләр булырга тиеш. Әйтик, сугыштан соңгы Германия җәмгыятендә булган процесслар белән чагыштырырдай үзгәрешләр. Ул чакта гади бюргерларны күмәк каберлекләрне казып, андагы мәетләрне башка урынга күмәргә мәҗбүр иткәннәр һәм алар улларының, ирләренең ниләр кылуын үз күзләре белән күргән.
Шуңа күрә, бу кешеләр арасында яшисем, алар белән бергә автобуста барасым, аларга елмаясым килми, кибеттә алардан ризык сатып алырга теләмим. Режимга тугры булырга ант биргән кешеләргә карата нәфрәтем туган илемә булган мәхәбәттән көчлерәк дип куркам.
— Бернинди яхшылыкка да өметләнмисездер кебек...
— Юк, мин яхшылыкка өметләнәм. Хәтта күз алдыма шундый күренеш килә иде: 2024 ел һәм мин каядыр Киевта украиннар белән. Без Бандера рәсеме астындагы кечкенә генә өстәл янында утырабыз, Украинаның җиңүен бәйрәм итәбез. Бу чынбарлык булыр дип өметләнәм. Мин 2024 елда Украинаның җиңәчәгенә ышаныч белән яшим.
Ә нәрсә белән шөгыльләнергә теләвемә килгәндә - Украина җиңгәннән соң, эколог һәм тотрыклы үсеш белгече буларак сугыштан зыян күргән экосистемнарны торгызуда катнашырга теләр идем. Белемем һәм тәҗрибәмне шунда кулланасым килә.
Язманың оригиналы: "Idel. Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум