Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский энергетика объектларына һөҗүмнәрне туктатуны тәкъдим итә


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Шулай ук ул Русия Украина портларындагы йөк көймәләренә һөҗүмнәрен туктатырга тиеш ди. Зеленский әйтүенчә,  әгәр бу ике пункт үтәлсә, бу – Русиянең "мөгаен сугышны туктатырга әзер булуын" күрсәтәчәк.

Ике як та энергетика инфраструктурасы объектларына һөҗүмнәрне туктатса, бу – Украинадагы актив хәрби хәрәкәтләрне тәмамлауга беренче адым була ала. Украина президенты Владимир Зеленский Financial Times белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

"Беренче тынычлык җыенында энергетика иминлеге белән бәйле бер чишелеш мөмкин булуын күргән идек. Башка төрле әйткәндә, без аларның энергетика инфраструктурасына һөҗүм итмибез, алар – безнекенә. Бу әлеге сугышный кызу фазасы төгәлләнүгә китерә аламы? Әйе, дип уйлыйм", дип белдергән Зеленский басма журналистлары белән сөйләшкәндә.

Шулай ук ул Русия Украина портларындагы йөк көймәләренә һөҗүмнәрен туктатырга тиеш дигән.

БМО белешмәләренчә, 1 сентябрьдән генә дә Украинаның Кара диңгез портларына Русия ясаган һөҗүмнәр алты сивил көймәгә, шулай ук ашлык төяү инфраструктурасына зыян салган.

Зеленский әйтүенчә, әгәр бу ике пункт үтәлсә, бу – Русиянең "мөгаен сугышны туктатырга әзер булуын" күрсәтәчәк.

Шул ук вакытта, Зеленский фикеренчә, Русия АКШтагы сайлауларның нәтиҗәләрен көтә һәм Киев белән сөйләшүләргә бару-бармау турындагы карарны аннан соң гына кабул итәчәк.

  • Русия Украинаның энергетика инфраструктурасына даими һөҗү итеп тора. Русия президенты Владимир Путин Украина энергетика объектларына һөҗүмне "коралсызландыру"ның бер өлеше, дип атады. Чөнки алар Украинаның саклану-сәнәгать комплексына йогынты ясый диде.
  • Русия үзендәге энергетика объектларына Украина ясаган һөҗүмнәргә җавап бирергә "мәҗбүр булды", диде Путин. Соңгы айларда Украина очырткан пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә Русия җирләрендә урнашкан берничә нефть эшкәртү заводы зыян күрде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG