Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Ижаудагы мәхкәмәдән "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең утырышын ачык итүне сораган, үтенеч кире кагылган


Баймак протестлары
Баймак протестлары

"Имештер эш материалларында Башкортстан ФСБсы хезмәткәрләренең белешмәсе бар, янәсе нинди дә булса протест чаралары үтәргә һәм аларга карата физик көч кулланырга мөмкиннәр", дип аңлата адвокат мәхкәмәне ябык үткәрүләренең сәбәбен.

Бүген, 5 сентябрьдә, Ижау шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешегә - Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка ачылган җинаять эше белән бәйле утырыш үткән. Бу хакта RusNews җиткерә.

Җинаять эшенең асылын 18 сентябрьдә карый башлаячаклар, әмма гаепләнүчеләрне Ижау тикшерү изоляторына күчерерләрме - барысы да шуннан торачак, дип сөйләгән Данис Үзәнбаевның адвокат ы Урал Ишбулатов. Әлегә бу гаепләнүчеләр Уфа тикшерү изоляторында тотыла.

Адвокат әйтүенчә, бүгенге утырышта матбугат тарафыннан үтенеч яңгыраган - мәхкәмәне ачык итеп үткәрүне, анда матбугатның да булуына рөхсәт бирүне сораганнар, тик мәхкәмә әлеге үтенечне кире каккан.

"Имештер эш материалларында Башкортстан ФСБсы хезмәткәрләренең белешмәсе бар, янәсе нинди дә булса протест чаралары үтәргә һәм аларга карата физик көч кулланырга мөмкиннәр", дип аңлата адвокат.

"Без мәхкәмәнең бу карары канунсыз дип саныйбыз, чөнки бу белешмәдә әйтелгәнчә, протест чаралары Башкортстанда үтәргә мөмкин. Шуңа күрә дә бит мондый каршылык чаралары булмасын өчен Алтынчы кассация мәхкәмәсе бу җинаять эшен Удмуртия республикасына җибәрде. Шуңа күрә бу карар канунсыз дип саныйбыз", ди ул.

RusNews искәртүенчә, гаепләнүчеләрнең хәле канәгатьләндерерлек, үзләрен тоту шартларына яки сәламәтлекләренә зарланмаганнар.

"Баймак эше" фигурантларының эшләре Башкортстаннан читтәге мәхкәмәләргә җибәрелә: Оренбур, Орски, Тольятти, Ижау. Адвокатлар һәм активистлар моны мәхкәмәләр каршында протестлар булмасын өчен эшләнә дип саный.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG