Конгресс кайтавазы: Төркия татарлары корылтай резолюциясенә каршы, вәкилләре Милли шурадан чыга

Дөнья татар конгрессының VIII корылтае

Төркиядән татар конгрессының VIII корылтаена килгән делегатлар резолюциянең Украинага каршы сугышны яклавы турында берни аңлатмауларына ризасызлык белдерә. Әнкарада яшәүче Фоат Тиниш исә Милли шурадан чыгар өчен хат юллавын әйтә.

Азатлык Корылтай кайтавазы турында язуын дәвам итә. Бу җыенда катнашкан Төркия татарлары бүген үз фикерләре белән уртаклаша. Корылтайда Төркиядән 6 кеше катнашты. Кемдер Истанбулдан, кемдер Искешәһәрдән килгән, Кутаһьядән ике делегат сайланган. Алар арасында иске мөһаҗирләр дә, соңгы елларда Русиядән китеп төпләнүчеләр дә бар. Искеләр, билгеле, татарча-төрекчә сөйләшә һәм латин имласын куллана, яңа мөһаҗирләр исә урыс телен дә, татарча да белә, кирил хәрефләрен дә таный. Эш шунда ки, кирил хәрефләре белән татарча язылган текстны Төркиядән килүче делегатлар аңламаган булып чыкты. Чит илдә туып үскән татарларның зур өлеше кирил хәрефләрен белмәвен беркем дә искә алмаган. Төркиядән килгән татарларның авыр хәлдә калуын социаль челтәрләрдә алар белән тыгыз аралашучы язучы Фәүзия Бәйрәмова язып чыкты.

Азатлык моны тикшерү өчен Төркиядән Казанга Дөнья татар конгрессының корылтаена барган һәм алар арасыннан Милли Шурага сайланган милли активистларга шалтыратты.

Искешәһәрдән килгән Сәрдар Акташ Төркия татарлары нинди резолюция өчен тавыш биргәнен утырыш тәмамлангач кына аңлады ди.

Чара тәмамлангач кына текстта ни язылганын белдек

— Без аны аңламый калдык. Корылтайга кергәндә кәгазьләр тараттылар. Аны укырга форсат булмады, утырыш башланды. Чара тәмамлангач кына текстта ни язылганын белдек. Әмма ул вакытка корылтай тәмамланган иде инде. Без Төркиядән килгән башка татарлар белән дә сөйләштек. Алар да бу хакта берни аңламаганнарын әйтте, — ди ул.

Карарның мәгънәсенә төшенмәcә дә, Сәрдар Акташ резолюцияне хуплап тавыш биргән. Барысы да күтәргәч, без дә тавыш бирдек, резолюция укылмады дип аңлата ул хәлне делегат. Сәрдар кирил хәрефләрен бераз укый алам, ди, ләкин латин язуында текст булмау аркасында резолюциянең мәгънәсенә төшенергә өлгермәгән. Шул ук вакытта Акташ үзенең сугышка каршы булуын әйтә, моны читтән килгән кешеләрне, татарларны Русиянең сәясәтендә куллану дип саный.

БУ ТЕМАГА: "Азат Идел-Урал" Конгресста сугышны хуплаучы аерым татарларны кара исемлеккә кертүен белдерде

— Текст мөнбәрдән укылмады, без дә укымадык, беркем дә Украина турында язылганын әйтмәде, аңлатмады. Нәтиҗәдә шуңа риза дип тавыш бирдек. Кирил хәрефләрен акрын укыганга күрә, корылтайда укып һич бер нәрсә аңламас идем, — дип аңлата Акташ. — Русиянең Украинага каршы сугышын хупламыйм. Бу – зур сәясәт. Риза булмасак та, Русия сугыш алып бара. Әгәр дә резолюция тексты белән алдан таныштырган булсалар, мин битараф булып тавыш бирер идем. Төркиядән килгән кеше буларак, Русия белән Украина арасындагы сәясәткә каршы чыга да, хуплый да алмыйм. Төркия дә Сүриягә, Гыйракка керә. Бу сугышка безнең бернинди дә катнашыбыз юк, чөнки мин – Төркия ватандашы. Мин битараф буларак тавыш бирер идем, чөнки бу Русиянең үз сәясәте. Читтә торсам да сугышка каршымын", ди ул.

Корылтайның пленар утырышы

Әнкара татарларының "Казан" мәдәни ярдәмләшү оешмасы рәисе Фоат Тиниш бу корылтайда катнашмаган, әмма ул Милли шура әгъзасы булып сайланды. Мөнбәрдән укылган исемлектәге 70 кеше арасында аның исем-фамилиясе дә яңгырады, корылтай делегатлары ул исемлектәге кешеләргә риза булып, Милли шурага керүчеләрне хуплап тавыш бирде. Тиниш әйтүенчә, аның исемлеккә тәкъдим ителүе мәсьәләсе аның үзе белән алдан килешетерелмәгән. Ул бу шурадан чыгарга телим, диде.

Фоат Тиниш корылтай утырышын онлайн караган. Ул да Украина сугышын яклаган резолюция турында бернинди аңлату булмады, ди.

— Мин Милли шура әгъзасы булырга теләмим дип хат юлладым, чөнки бу үз теләгем белән эшләнмәде. Шәхсән намзәт булмаганлыктан, мине әгъза итеп сайлау дөрес түгел дип уйлыйм, — диде ул Азатлыкка. — Корылтай утырышын онлайн карадым. Мин бу резолюцияне укыганнарын, аның турында сөйләшүләрен һич ишетмәдем. Әнкара оешмасы буларак, безнең бернинди сәясәткә дә керәсебез килми. Без мәдәният белән шөгыльләнүче оешма. Шуңа күрә бу миңа көтелмәгән карар булды. Минем шәхси фикеремчә, мондый резолюция кабул итү кирәк түгел иде.

БУ ТЕМАГА: Конгресс резолюциясе кемгә каты бәрәчәк?

Резолюциянең кирил хәрефләрендә язылуы, ягъни чит илдә яшәүче татарлар өчен латин графикасында бастырылмавы уңаеннан ул: "Мин үзем кирил хәрефләрен беләм, Әнкарадагы оешма әгъзаларының барысы да белә дип һич уйламыйм, ди.

Татар конгрессы рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, конгресс канаты астында Русия төбәкләрендә 200дән артык, чит илләрдә 146 татар оешмасы эшли. Аерым алганда, Төркиядә 9 оешма конгресс белән хезмәттәшлек итә. Азатлыкка галим Дамир Исхаков татарлардан мондый резолюцияне кабул иттерү татар оешмаларында, диаспорларында низаг тудырачак дип әйткән иде, аерым оешмалар Конгресс белән хезмәттәшлекне туктатырга мөмкиннәр.

Әнкара татарлары оешмасы алга таба татар конгрессы белән ничек хезмәттәшлек итәргә уйлыйсыз, дигән сорауга төгәл җавап бирә алмады.

— Безнең татар конгрессы белән бәйләнешебез юк, ләкин яхшы элемтәләребез һәм дусларыбыз бар. Без алар белән аралашабыз, алар оештырган кайбер чараларда катнашабыз. Шулай ук конгресс та безнең кайбер чараларда катнаша. Безне бу корылтаега чакырдылар, ләкин без катнаша алмадык, — дип җавап бирде Фоат Тиниш.

Кутаһьядан вәкил буларак ике татар – Абдулла Атасәвәр белән Җамалетдин Доганай катнашкан. Абдулла әфәнде тавыш бирүдә катнаштым дип раслады. Әмма ничек тавыш биргәнен әйтмәде. Ә Җамалетдин әфәнде тарафсыз калдым, ди. Әмма аның тавышы берничек тә теркәлмәгән.

Минем фикеремне сораган булсалар, сугышның кирәкмәвен аңлатыр идем

— Төркия татарлары тарафсыз булды. Без бу карарны аңлый алмыйча калдык. Төркиядән килгән делегатлар төрле урыннарда утырды. Корылтай алдыннан бирелгән документ кәгазе белән таныша алмадык. Мин сугышка каршы. Беркем дә үлмәсен. Һәркем бу дөньяга яшәр өчен килә. Мин Украинада да, Русиядә дә үлгән кешеләрне кызганам. Ни өчен җитәкчеләр килешә алмый? Әлбәттә, минем фикеремне сораган булсалар, сугышның кирәкмәвен аңлатыр идем. Кешеләрнең үлүенә җаным яна, — диде Доганай Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: "Дөньяда татарның абруен төшерделәр". Татар конгрессы сугышны хуплады

Истанбулдан ике кеше катнашкан – галимә Ләйсән Шахин, доктор Яшәр Байтак. Галимә конгрессның беренче көннәрендә катнашкан, әмма авырып китеп пленар утырышка бармаган.

— Яңа гына аякка басып киләм, карантинда булдым. Авырып киттем, температурам күтәрелде, пленар утырышта булмадым, резолюция өчен тавыш бирмәдем, — дип аңлатты Ләйсән Шахин.

Яшәр әфәнде үз позициясен аңлатырга вакыт тапмады.

Башкала Әнкарадан Конгресс эшендә Айгөл Шәрипова​ катнашкан. Ул Азатлыкка үзенең бу җыенга шәфәрле кунак булып баруын әйтте, ә аларның тавыш бирү хокукы юк. Конгресста кабул ителгән документлар турында бернинди бәяләмә бирә алмыйм, диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!