Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" Конгресста сугышны хуплаучы аерым татарларны кара исемлеккә кертүен белдерде


Конгресс корылтае
Конгресс корылтае

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте Дөнья татарлары конгрессының VIII корылтаенда Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаган резолюция өчен тавыш биргән аерым делегатларга карата чикләүләр кертүне белдерде.

Аерым татарларга карата чикләүләр кертү турында төрле илләрнең тышкы эшләр министрлыкларына мөрәҗәгатьләр әзерләнүе хакында белдерә "Азат Идел-Урал" хәрәкәте.

Чикләүләр кертелергә мөмкин исемлектә 120дән артык кеше бар. Алар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, шулай ук Марат Әхмәтов, Илсур Һадиуллин, Әсгать Сәфәров, Ирада Әюпова, Васил Шәйхразиев кебек югары түрәләр дә, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла кебек язучы-шагыйрь, Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Радик Салихов кебек галимнәр дә, Канада, АКШ, Казакъстан, Төркия, Германия, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән делегатлар, Милли шура әгъзалары да бар.

"Узган атнада бу исемлек әзерләнгәндә төрле илләрдән безгә теләктәшлек күрсәтеп тә, тәнкыйтьләп тә фикерләр әйтелде. Мондый исемлек кайбер татарларның Европа яки АКШта бизнесын юк итәргә мөмкин дип әйттеләр. Әмма бу хакта уйлау урынсыз. Күз алдыбызда татар миләтенең генофонды юкка чыга, җәй азагына кадәр бу сугышта ничә татар һәлак булачак? Ә ел азагына кадәр? Ничә татар аяк-кулсыз, имгәнгән хәлдә кайтачак? Бу хакта уйлау урынына, бизнес һәм акча кайгырту дөресме?" дип языла белдерүдә.

Исемлеккә элегрәк Азатлыкка үз позициясен белдереп, сугышка каршы булуын әйткән яки гомумән корылтайда катнашмаган кайбер шәхесләр дә кергән. Корылтайда меңнән артык делегат һәм кунак катнашкан булса, исемлектә 120ләп кенә кеше. "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов Азатлыкка аңлатуынча, бу исемлеккә татар дөньясында иң билгеле, тәэсирле, җаваплы кешеләр кертелгән.

— Корылтайда катнашкан бөтен кешене дә кертә алмадык. Аларның барысын да ачыклау өчен мөмкинлегебез дә, вакытыбыз да булмады. Шуңа күрә, билгеле, тәэсирле, җаваплы кешеләрне керттек. Исемлектә татар милләте өчен тырышып йөрүче милләтпәрвәрләр дә бар. Әгәр дә алар татар милләте, дәүләте, теле, мәгарифе өчен җан атучы чын ватанпәрвәрләр икән, Русиянең Украинага каршы сугышын рәсми рәвештә хөкем итеп чыксыннар, — диде Рәфис Кашапов.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте исемлеккә кертелгән кешеләрне Русиянең Украинага каршы сугышына карата фикерләрен ачык итеп әйтергә өнди. Бу эшләнмәсә, төрле юллар белән аларга чикләүләрне булдыру эшен җәелдерәчәкләре турында әйтәләр.

"Корылтайда катнашучылар да, кунаклар да "кая килгәнебезне белмәдек", "ишетмәдек", "аңламадык" дип акланалар икән, без аерым исемлек булдырабыз һәм бу татарлар яшәгән илләрнең тышкы эшләр министрлыкларына хатлар юллыйбыз, аерым дипломатик һәм сәяси элемтәләрне эшкә җигеп, чикләүләрнең эшли башлавына көчебезне куячакбыз. Исемлеккә ялгыш кергән һәм алар сугышка каршы икән, ул кешеләр үз позицияләрен ачык белдерүләрен сорыйбыз. Ачыктан-ачык фикерне белдергәндә кеше "кара" исемлектән чыгарылачак", диелә текстта.

Азат Идел-Урал хәрәкәтенең бу белдерүен Вил Мирзаянов, Рафис һәм Нәфис Кашаповлар, Роза Курбан, Камил Сукаев, Фәрит Зәкиев, Ринат Хәсәншин, Зәмир Әминев, Иршат Хаби, Зөлфирә Бойко, Таһир Миңнебаев, Эдиге Бекмурзаев имзалаган.

Элегрәк Азатлык әңгәмәдәшләре бу резолция аркасында Татарстан җитәкчеләренә каршы чикләүләр кертелергә мөмкинлеген белдергән иде.

Күп кенә чит илләрдәге татарлар сугышка протест йөзеннән корылтайга барудан баш тартты. Финляндия татарлары да корылтайга бармады һәм сугышны хөкем итеп чыкты. Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Конгресс резолюциясенә Русиянең Украинадагы сугышын хуплауны кертүне зур мәгънәсезлек дип атады һәм оешманың Конгресстан чыгу эшен башлавын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG