Азатлык Радиосы 70 еллык тарихында төрлесе булды: тоташ цензура, томалау шартларында яшәү һәм эшләү, радионы качып-посып тыңлау, Советлар Берлеге хакимияте тарафыннан мөһаҗирлектә калып, тыелган мәгълүматны туган телдә җиткерүчеләрне җинаятьче, дошман дип тамгалау, иреклек вакытында ирекле эшләү һәм яңадан басымның әйләнеп кайтуы. Моңа кадәр Азатлык журналистлары куркыныч шартларда эшләсәләр дә, Русия төрмәсендә тотык буларак тотылмады. Бу язмышка журналист Алсу Кормаш дучар булды, төрмә тәҗрибәсен ул үз башыннан кичерде. 288 көн төрмәдә утырып ул иреккә чыгуына турында хыялланды һәм моны меңләгән кешеләр теләде.
Аның азат ителүенә биш ай вакыт узды. Ул ирекле булып яшәүгә өйрәнеп киләм дип әйтә. Яңа тормышка күнегү ничек баруы, башыннан кичкән сынауларга каршы торырга аңа нәрсә ярдәм итүе, төрмә ниләргә өйрәтүе турында ул Азатлыкка сөйләде.
Алсу — ике дистә елдан артык берөзлексез Азатлыкта эшләгән шәхес, үзебезнең кеше, шуңа да аңа "син" дип эндәшеп, якын итеп сөйләштек.
— Алсу, син быел Азатлык Радиосы ел саен игълан иткән "Ел шәхесе " исемлегендә. Синең өчен актив тавыш бирәләр. Ни уйлыйсың бу турыда?
— Бу минем өчен зур дәрәҗә. Азатлык Радиосына мине исемлеккә керткән өчен дә, минем өчен тавыш биргән укучылар-караучыларга да бик рәхмәтлемен. Чын журналист өчен укучыларыңның сине белүе һәм шулай бердәм булып тавыш бирүе бик кыйммәтле, рәхмәт яусын. Исемлектә активист Фаил Алсынов та бар. Аның белән вакыйганы, аның батырлыгы турында мин утырган төрмәдә дә Уфа төрмәсе аша килүчеләрдән белә идем. "Баймак эше"нең гаделсезлеге турында да төрмәдә хәбәрдарлар. Дөрес мәгълүматне берничек тә тыеп булмый, кешеләр белә аны. Калган кешеләрнең узган елда һәрберсенең уңышлары турында укып чын күңелдән куанып куйдым.
БУ ТЕМАГА: Өчесенә 14,5 ел. Мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарды— Иреккә чыгуыңа биш ай. Русия төрмәсеннән азат ителеп туганнарың белән очрашу — иң көтелгән һәм йөрәкләрне тетрәткән мизгелләрнең берсе. Үзегез дә, синең һәм гаиләң язмышын күзәтеп баручылар да җиңел сулап куйды, бөтен авырлыклар артта калды дигәндәй. Шулай да кире гадәти тормышка кайту ничек булды? Тормыш үзгәргәнме синең өчен?
Саташа-саташа уянып киләм
— Миңа әле дә бертөрле генә кистереп әйтү кыен бу турыда, көн саен диярлек үзем өчен ниндидер яңа әйбер ачыклыйм. Миңа кагылганын да, кагылмаганын да. Тугыз ай төрмәдә булганда, көн саен, көненә берничә мәртәбә үземнең иреккә чыгуымны, алдагы тормышымны уйладым. Ышандым, өметләндем, бик теләдем. Иртәме-соңмы ул көн килер дип әзерләндем. Минем бер гаебем дә юк — журналист булу, вакыйгалар турында ничек бар, шулай итеп хәбәр итү — җинаять түгел. Моны барыбыз да беләбез. Кире кайту рәхәт, чын тормышым шушы, Аллаһка шөкер. Төрмәдәге вакыт начар төш иде, саташа-саташа уянып киләм шуннан.
— Иң авыры ни булды?
— Якын аралашкан берничә кешенең җитди авырулары турында ишетү бик авыр булды. Яхшы белгән, хөрмәт иткән ике кеше үлеп киткән. Миңа алар турында төрмәгә язмаганнар инде, борчымас өчен. Русия төрмәләрендә 20дән артык журналист утырганын белдем. Алар арасында Азатлык Радиосының урыс, украин һәм азәрбайҗан редакцияләреннән хезмәттәшләр бар. Йөрәгем жу итте, аларның да нәкъ минем кебек балалары, әти-әниләре бар. Сәяси тоткыннарның саны 300дән артык түгелдер дип ышана идем. Чыккач аларның меңнән артып киткәнен белдем.
Икенче яктан мондый әйберләр барыбызга да өстәп көч бирә. Безнең вакыт хәзер. Теләгәнне, күңел кушканны, "аннары, соңрак эшләрмен" дип калдырмаска, хәзер эшләргә кирәк. Мөмкин булган кадәр гаепсез кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, кем ничек булдыра ала.
БУ ТЕМАГА: 2024 елда дөньяда кимендә 54 журналист үтерелгән, 500дән артыгы рәшәткә артында— Без сине тугыз ай буена мәхкәмә утырышларындагы рәсемнәрдән генә күзәтә алдык, сәламәтлегең какшаганны шулардан белдек. Бик ябыккан идең. Хәзер хәлең ничек?
— Рәхмәт, Аллаһка шөкер. Кайткач кирәкле бөтен ярдәмне алдым. Югалткан сәламәтлекне кайтарып булмый, булганына шөкер итеп яшим.
— Төрмәдә утыручыларга исән калыр өчен ике әйбер кирәк: берсе — туганнар белән очрашу, икенчесе — иректән хатларның килүе. Болар сиңа никадәр ярдәм итте? Һәм сине моннан мәхрүм итү булдымы?
Системның максаты шул — куркытырга, изәргә, кешелектән чыгарырга
— Төрмә турында берни белмибез. Хәзер дә андагы шартлар турында искә төшерәсем дә килми. Такы-токы ашау, салкын кыш көннәрендә җылы су да булмау — болары бигрәк тә хатын-кыз өчен бик-бик авыр булса да, системның башка бер коточкыч ягы бар. Аның максаты — кешене кешелектән чыгару. Кемдер моңа бик тиз бирешә, башкалары, ихтияр көче булганнары, озаграк каршы тора ала. Туганнарың белән шалтыратышу мөмкинлеге, сирәк кенә булса да очрашулар рөхсәте булмаса, иректән ярдәм һәм яклау булмаса, курку, билгесезлек, начар шартлар үзенекен итә — кешелек сыйфатлары югала. Системның максаты шул — куркытырга, изәргә, кешелектән чыгарырга.
Минем гаилә белән элемтә юк иде диярлек, өзек-өзек хатлар аша гына исән-сау икәннәрен белеп тора идем. Шалтыратырга рөхсәт булмады. Минем исән-сау булуымны төрмәгә атнага бер килгән адвокат күреп китә иде, шул хәбәрне гаиләгә җиткерә иде. Мине азат итү өчен нинди эшләр башкарылганын иреккә чыккач кына белдем.
Миңа кеше булып калырга иректәге яклау булышты, минем турыда уйлаган, минем өчен дога кылган, мине иреккә чыгару өчен мөмкин булганны һәм булмаганны башкарган һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Белгән һәм белмәгән кешеләрдән йөзләгән хат килде. Аларны Русиянең дистәләгән шәһәрләреннән, дөньяның бик күп илләреннән җибәрәләр иде. Минем турыда укып, ишетеп, ярдәм тәкъдим итеп язучылар күп булды. Элек таныш булмаган 4-5 кеше белән берничә тапкыр языштык. Алар арасында Русиянең көньягыннан һәм Петербурдан ике яшь әни бар иде, икесе дә 3-4 яшьлек кыз балалар тәрбияли. Укыту, тәрбия, хатын-кыз көче һәм илһам турындагы ул хатлар миңа шул кадәр көч бирде ул көннәрдә.
Дуслар мине "Безнең Гәҗит", "Казан Утлары", "Безнең Мирас" журналларына яздырды, 1-2 ай шуларны алып укый алдым.
— Сине Казанда тоттылар, бу — синең туып-үскән, якыннарың гомер иткән шәһәр. Бу синең өчен яхшы идеме, начар идеме? Казаннар сиңа хатлар яздымы? Сиңа Татарстан кешесе, казанлы, татар булуыңа игътибар итеп, миһербанлырак эш итүләрен сизә идеңме?
— Казан төрмәсе — бик авыр урын. Күпне күргән. Моны элек ишетеп белә идем. Сәгатьләр буена диварларга карап утырганда бу камералар нәрсәләрне күрде икән инде дип уйлаган чакларым күп булды. Андагы кешеләрнең сөйләгәннәренә караганда, Казан төрмәсе миһербанлырактан бик ерак. Кайбер очракларны үзем дә күрдем. Авырганда гап-гади даруларның булмавы, тоткыннарны үзәк өзгеч салкында, җылы сусыз, бәдрәфсез тоту — болар төп кеше хокукларын бозу. Ә аерым мәрхәмәтлек очракларына килгәндә, әлбәттә, кеше нинди генә системга эләксә дә, теләсә, кеше булып кала ала.
Бер йомырканы дүрткә бүлешеп ашадык
Җылы сүз, дога китабы, ишек алдына чыкканда кычкырып татар җырларын җырларга янымда кеше булу — менә шундый кечкенә бәхетләр була торган иде. Бер йомырканы дүрткә бүлеп ашаганны хәтерлим. Авыру һәм диета булган кешеләргә төрмәдә атнасына ике йомырка бирелә. Минем чирләр ул исемлеккә кермәгән, шуңа мин айлар буена йомырка ашамаган идем. Шулай бер тапкыр камерага яңа хатынны утырттылар, тәҗрибәле тоткын иде, беренче утыруы түгел. Минем шактый озак утырганны ишетеп, соңгы тапкыр күкәй кайчан ашадың, дип сорады, үзенә китергәч. Биш айлап йомырка ашамаганымны аңладым. Элек көн саен, көн аралаш диярлек ашый идем. "Бүлешегез", дип бер йомырканы сузды безгә. Аңа да өлеш чыгарып дүрт кисәккә бүлеп ашадык.
Сакчылар арасында артык мәрхәмәтсез кыланмаганнары булса, инде шуны миһербанлык дип саный идем. Шуннан артыгын эшли алмый алар. Озак эшләсәләр, алар да кешелектән чыга.
Казаннан хатлар юк иде диярлек. Алар чыннан да булмаганмы яки миңа гына барып җитмәгәнме — хәзер инде моны әйтү кыен. Миңа тапшырылмаган хатлар күп булган икән. Моны иреккә чыккач белдем.
БУ ТЕМАГА: "Каян көч алам? Бетермәскә тырышам". Азатлык журналисты Алсу Кормашева 100 көн рәшәткә артында— Тикшерү изоляторында утырганда татар теленә сусавыңны сөйләгән идең. Ничек ул? Аңлата аласыңмы ул хисләреңне?
— Беренче шоктан соң күзем ачылгач, колагым кабат кеше сөйләгәнне ишетә алырлык хәлгә килгәч, төрмә теленең бөтенләй башка сүзләрдән торганын аңладым. Җаным, тәнем белән аңа бирешмәскә тырыштым. Бик озак татарча укырга әйбер булмады, татарча хатлар яздым. Аларга "пишите по-русски" дип тамга куеп җибәрә торган булган икән цензор. Моны иреккә чыккач, үземнең кайбер хатларны күргәч кенә белдем.
Татар теле минем өчен иректә рәхәт итеп, ярдәмләшеп, балалар үстереп яшәү рәвеше. Татар теле ул минем өчен ирекле тормышта курыкмыйча барлык темаларга да сөйләшү. Төрмәдә мин боларның барысыннан да мәхрүм булдым, чөнки мин иң мөһим, иң кадерле әйбердән — иректән мәхрүм идем.
— Синдә хәзер хатын-кызлар изоляторында утыру тәҗрибәсе бар. Нәрсә ул? Нәрсәгә өйрәтте сине бу тәҗрибә?
Хатын-кызлар кешелектән тиз чыга
— Өр-яңадан нәрсәгәдер өйрәндем дип әйтмәс идем, кайбер карашларымны ныгытты бу тәҗрибә. Хатын-кызлар арасында курку көчле, аларның яклаучылары юк. Төрмәдә утырган һәр ир кешене иректә хатын-кыз көтә. Хатыны, иптәше, апасы-сеңлесе, әнисе. Ханымнарның андый яклаучылары юк. Хатын-кызлар кешелектән тиз чыга. Вак-төяк бизәнү әйберләре өчен алар бер-берсен сатарга тора. Көнчелек, хөсетлек хатын-кызлар арасында күбрәк. Бу курку тормыштан килә — төрмәдә генә башланмаган. Менә шундый әйбергә игътибар иттем.
Аннары бөтен бу тәҗрибә дөньядагы әшәкелек һәм ялганның дәрәҗәсен ачыкларга булышты. Бер үк вакытта чиксез мәрхәмәтлек, ярдәмләшү һәм дөреслекнең көче ни кадәр зур булуын күрсәтте. Минем әле мине төрмәдән чыгарырга ярдәм иткән бөтен кеше белән очрашып-сөйләшергә дә вакытым булмады. Мине азат итү бик берничә ил хөкүмәте, халыкара матбугат иреге оешмалары, юристлар, хөкүмәттән тыш оешмалар, чит ил мәгълүмат чаралары хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булган. Боларны барысын да Азатлык Радиосының тышкы эшләр бүлеге оештырган. Менә шулкадәр көч куелмаган булса, мин бүген сезнең белән сөйләшә алмас идем.
— Син озак еллар дәвамында журналистика өлкәсендә эшләдең, Татарстанны яхшы беләсең. Син кулга алынгач, республиканың дәүләт медиасы сине иң куркыныч җинаятьче итеп күрсәтте, телефондагы шәхси язуларны ачып салырга да чирканмады һәм башкалар. Татарстан журналистикасы бүген нинди хәлдә булуын чамалап, бәя бирә аласыңмы?
— Мин бер елдан артык хәбәрләрне белмичә диярлек яшәдем. Хәзер дә аңламаган әйберләр күп, алга таба нәрсә булганын фаразлар өчен узган ел булган вакыйгалар турында укып утырам. Минем турыда нәрсә язганнарын да миңа бик озак күрсәтмәделәр, әкренләп белә бардым барысын да, моның өчен мин якыннарыма һәм хезмәттәшләремә бик рәхмәтле, саклыйлар мине.
Мин Татарстан журналистикасына бәя бирә торган кеше түгел, аларның үз укучылары, үз тыңлаучылары бар, бәяне алар бирсен. Алар да шул ук җәмгыятьтә яши. Курку һәм билгесезлек көчледер дип уйлыйм. Бүгенге көндә ирекле дөньяда һәм Татарстанда журналистикага караш аерыла, әмма ул һәрвакыт шулай булмаган. Кыштан соң яз килгән кебек, табигатьнең һәм тарихның үз кануннары бар. Узган кышның иң караңгы көннәрендә, төрмәдә авырып ятканда гел шуны уйладым — һәрбер нәрсәнең башы һәм ахыры була.
— Кешеләр сүз иреге, бәйсез журналистиканың кирәклеген, башка фикер әйтүчеләр булырга тиешлеген аңлыймы, синеңчә? Аңа ихтыяҗ бармы?
Сүз иреге ул беренче чиратта җаваплылык
— Сүз иреге һәм матбугат ирегенең тотрыклы җәмгыятьнең нигезе булуын аңлаган кеше әз. Бу турыда мәктәпләрдә укытылмый. Кеше сүз иреген башбаштаклык дип аңлый. Сүз иреге — ул беренче чиратта җаваплылык. Аны әйткән кеше өчен дә, ишеткән кеше өчен дә. Дөресен генә әйткәндә, минем болар турында хәзер уйларларга теләгем дә, көчем дә юк. Дөньялар чәлпәрәмә килгәндә — күпләр хәзер шундый чор дип уйлый — иң төп, иң гади әйберләрдән башларга киңәш итәләр. Үз тирәңдә тәртип ясарга, аннары инде күршеңнең ишеген шакырга, ярдәм кирәкмиме дип сорарга була. Аннан соң мәхәллә, аннан соң зуррак күләмдә уйлап була. Кемгәдер, бәлки, үз өе чикләрендә калу да җитәдер.
БУ ТЕМАГА: “Безне 37нче еллардагы кебек хөкем итәчәкләр”. Искәндәр Сираҗи тикшерү эшендә яңа үзгәрешләр турында әйтте— 2023 елда Азатлык Радиосы үзенең 70 яшен тутырды. Дөресен генә әйткәндә, аны билгеләү мөмкин дә түгел иде. Син төрмәдә утырганда нинди бәйрәм булсын?! Күпләр Азатлык Радиосы оешкан чорларны искә төшерде. Ул вакытта да Азатлык Радиосында эшләүчеләр җинаятьчегә тиң иде. Бик тиз әйләнеп кайтты ул вакытлар, ул турыда уйладыңмы?
— Инде әйткәнемчә, тарихның үз кануннары бар. Кемдер өчен караңгы булган сәхифәләр башкалар өчен якты була. Мин үземне беркайчан да җинаятьче дип санамадым. Азатлык Радиосында эшләү җинаять түгел. Азатлык язганны уку җинаять түгел. 70 ел буена бу медиа татарларга ана телендә ирекле мәгълүмат биреп килә. Бу беркайчан да җинаять була алмый. Хәзерге чор журналистларының бәхете бар — тарихи чорда эшлиләр. Азатлык Радиосы төрле чорларда эшли белгән, хәзер дә эшли алачак, аның укучылары-караучылары бар.
— Үзең моннан соң ниләр эшләргә җыенасың? Азатлык Радиосына кайтасыңмы?
— Минем укыйсым килә. Гомер буена белем җитмәде кебек. Укуның максаты турында әлегә уйламыйм, миңа белем алу процессы үзе кызык. Яңа елны зур максатлар куймыйча, тыныч кына шөкер итеп каршы алырга исәп. Хәерлесе насыйп булсын барыбызга да.
БУ ТЕМАГА: Ниһаять, иректә! Алсу Кормаш 15 айда беренче мәртәбә гаиләсе белән очраша- Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Бу китапта Украинага һөҗүм итүгә каршы чыккан 40 русияленең тарихы язылган. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!