Татарстан хөкүмәтенең электронлаштырылган Интернет челтәр-cәхифәсе Мәскәү мэриясын узып китә алмады. Гәрчә "уңайлырак" дип табылса да.
Татарстан мәктәпләрендә рәсми рәвештә сатып алынган һәм татарча “аңлаган” компьютер програмнары кулланыла башлый.
Русия президентлыгына нәмзәт Андрей Богдановның әнисе Лариса Абдраим кызы татарлык, сөргенлек, Кырым турында "Азатлык"ка сөйләде.
Элара Шәйхинең веб-мастеры Илдар Хөсәенов “Vkontakte.ru”да татар төркемнәрен санап бетерә алмый. "Bulmas.ru" шефы Рүзил Мөхетдинов: "Татнет икмәген шул ашый "ди.
"Azatliq.org"та бәхәс туктамый; Мөселман киеме вә спорты; Авыл яшьләре Пәрәвездә; "Azatliq.org"та бәхәс тынмый; Сембер, Бүздәк, Арча һәм башкалар.
Татарстанда интернет Мәскәүдән ун (!) тапкыр кыйммәтрәк. Җирле провайдерлар да, Интернетны Мәскәүдән китереп сатучылар да монополия тота.
“Гарантияле” намзәт Дмитирий Медведев килгәнгә кырыс иминлек чаралары күрелсә дә, Казанда Ана теле көне уңаеннан урам җыены уза алды.
“Ватаным Татарстан”нан Рәшит Минһаҗ Абхазия белән Осетия Русиягә кушылырга телидер, ди. Ә Косоводан Мөвәддәт Бако төрек теле анда рәсми статусын инде югалтты, дип борчыла.
Татар зыялылары Косовоны тәбрик итә. Европа шурасы, Берләшкән милләтләр ярдәме белән татар да бәйсез була ала, дип саный.
Казанда Русия мөфтиләре шурасы “Дини әдәбиятне тыю – Русия ватандашлары өчен хәвефле ишарә, без аны элеккеге цензура һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул итәбез” дип белдерде.
Яңа ректор Рәдиф Җамалетдиновны котларга элеккеге һәм яңа министрлар, элекке өч ректор килгән иде. "Милли университет" дип тә саналучы уку йортында тантана асылда урыс телендә барды.
Мөселман халкын Русиядә дини китапларны “экстремистик” дип тыюның артуы борчый. Русия мөфтиләр шурасының күчмә утырышы “Корстон” үзәгендә уза.
Шаляпинга тууга 135 ел: Аны Казанны данлаучы дип атыйлар. Шул ук вакытта татар җырчыларына да Шаляпинныкы кебек һәйкәлләр корылсын иде диләр
Казан мөфтияте унеллыгына Уфадан мөфти Тәлгатъ Таҗетдин килми. Мәскәүдән Равил Гайнетдинне һәм казанлы Габдулла Галиулланы көтәләр.
Казанда Русия президентына нәмзәт Андрей Богданов булды. Күп кенә русияләргә аз таныш булган Андрей Богданов президент нәмзәтләре арасында иң яше.
Билгеле татар блогчысы “Былтыр” җырчы Мубайны да блог ясарга чакыра. Блог тоту башкаручы иҗатына яңа дәрман бирә алыр иде, ди ул.
Милли хәрәкәт: “Без алар дәрәҗәсенә төшә алмыйбыз”, ди. Йорт директоры свастиканы буяп куярбыз, дип ышандырды. Шау-шу куптару хупланмый.
Зур чиркәүне Мәскәү ача, ә мәчетне базар үзе ачты. Татарстан толерантлык һәм сабырлык сәясәтен алып бара.
Татарстандагы “Бердәм Русия”гә бәйле структуралар алмаш әзерләгәндә “бишенче хәкимиятне” дә тәрбияләргә тели. Бу макстаттан “Нью Медиа” исемле яшь журналистлар өчен гамәли семинар ясала.
Татарстан, Чувашстан, Ульян, Мари илендә юлчы ташучылар Казанда урам җыены ясап, президентка язылган шикаять таратты.
дәвам