Татар дәүләт Педагогика һәм һуманитар университетында 38 яшьлек яңа ректорны бу пәнҗешәмбедә тәкъим иттеләр. Тик татар зыялылары зур ышаныч белән караучы һәм милли университетка әверелер дип өмет ителә торган уку йортында тантана асылда урыс телендә барды. Ә без исә кунаклар һәм ректорлар, директорлар һәм профессорларга татар теле һәм мәгарифе турында сорау бирдек.
Бу университетта “сәвитчә түгел” - хуҗалары үлгәнче яки егеме-утыз ел кәнәфидә утырмый икән. Алар даими китеп тора. Тантанада яңасы белән өч “иске” ректор да утыра. Русия мәгариф һәм фән министрлыгыннан үзен кую турында боерык алган яңа ректор Рәдиф Җамалетдинов алар янында утырды һәм аларны үзе санап чыкты.
“Без Университетыбызда булган традицияләр һәм уңышлар өчен бурычлы кешеләр: Мирфатыйх Зәкиев, Рүзәл Йосыпов, Җәмил Нигъмәтов”, дип санап чыкты.
Татарның зур милли галимнәре булып торган затлар алар. Җомга көнне ректорлыктан китүче Җәмил Нигъмәтов хуҗа булудан туктавына фәлсәфи күзлектән карый. Шулай ук ул яшь ректор Рәдиф Җамалетдиновның үз укучысы булуына да сөенә.
“Бу гадәти нәрсә. Һәркем белән дә була торган вакыйга. Матур гына итеп китәргә кирәк”.
Моңарчы ректор булган Җәмил Нигъмәтовлар белән яңасы Рәдиф Җамалетдинов турында гына китү, калучы кәнәфи турында фәлсәфәне корып булмас иде. Аларны котларга ике мәгариф министры да килгән иде. Рәис Шәйхелисламов һәм Наил Вәлиев. Сүзне яңасы Наил Вәлиевкә бирделәр. Тик яңа министр барыбер сүзен иске ректорны мактаудан башлады.
“Җәмил Нигъмәтовка белем бирү эшендә күп еллар буе дәвам иткән уңышлы эшчәнлеге өчен министрлыкның Мактау кәгазен тапшырам.”
Министр да, профессорлар да урысча сөйләде. Сүз арасында гына татарча кыстырып алдылар. Ә бит элеккеге бу педагогика институты татар милли университеты булыр дип уйланылган иде. Без бу турыда Университетның кайгыртучанлык шурасы рәисе урынбасары, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгатъ институты директоры Ким Миңнуллин белән сөйләшәбез.
Ул Рәдиф Җамалетдинов белән Татарстан хөкүмәтендә телләр үстерү бүлегендә бергә эшләгән. Гомумән ректорны татар теле белгечләре “безнең кеше” дип атый. Әйтик, 2007 елда бу университетта ике дәүләт теле – татар һәм урыс тел белгечлекләре буенча докторлык һәм кандидатлык дессертацияләрен яклау буенча шура оештырылган. Аның рәисе итеп яңа ректор билгеләнгән булган.
Бу университетта фәннәрне дә ике телдә укытырга тырышалар. Ким Миңнуллин, Русияда татар милли мәгарифенә кырын караш булса да, “милли университет” идеясы үлмәс дип өметләнә.
“Бу уку йортына ректорны кую бар татар өчен мөһим вакыйга. Рәдиф Җамалетдинов моңарчы да туган телдәге мәгариф идеясын хезмәт итте. Ул бу эшне төптән белеп, яратып башкара. Бу университет та киләчәктә бар татар диаспорасы килеп укый алырлык һуманитар югары уку йортына әйләнергә тиеш. Бу эштә без ректорга ярдәм итәргә тиеш”.