Әлеге һәйкәл шәһәрнең 16нчы бистәсенә 2011 елның ноябрендә ачылган иде. Шушы вакыйгадан соң әлеге почмакны "Тукай скверы" дип йөртә башладылар. Бу урын шушы тирәдә яшәүчеләрнең ял итү урынына да әйләнеп килә иде.
Менә 25 мартта Чаллыдагы Тукай һәйкәле пычратылган, ямьсез сүзләр, шулай ук татарча "усал" дигән сүз дә язылган, ниндидер билгеләр төшерелгән, дигән сүзләр таралды. Әлбәттә инде, бу хакта беренче сүзләр интернетта күренде. Һәйкәлнең шушы рәвешле мыскыллануын дәлилләгән фотолар да сәхифәләргә куелган иде.
Азатлык хәбәрчесе вакыйганың ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен ачыклау максатыннан чәршәмбе кичке якта Тукай һәйкәле янында булды. Ләкин кичке бишләр тирәсендә һәйкәл үзе дә, аның тирә-ягы да чистартылган, артык чиста иде. Шулай да Тукай кулыннан алып кителгән китабы әле урынында түгел. Аны ничектер һәйкәлдәге бармакларга зыян китерми генә каерып алганнар.
Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары, майор Артур Муллин Азатлык соравына җавап биреп: "Тукай һәйкәлен мыскыллау күренеше махсус контрольгә алынды. Кичә үк Чаллының Үзәк эчке эшләр бүлегенә шушы яман гамәлләрне турында эш ачарга күрсәтмә бирелде. Әлегә нинди эш ачу турында билгеле бер фикергә киленмәде. Аны өйрәнү бара. Чөнки бу гамәлләрне такырбашлар да, яки инде "балалар иҗаты" шалапайлары да башкарырга мөмкин. Нинди эш ачу буенча да тикшерүчеләр төрле юнәлештә хәрәкәт итә. Шуңа күрә монда вак хулиганлык, чит мөлкәтне бозу, вандализм турында җинаять эше ачылу ихтималлары бар. Шуңа, Тукай һәйкәленә һөҗүм турында барачак тикшерү эшләре белән сезне алга таба таныштырып торырбыз", дип белдерде.
Һәйкәлнең шушы урынга куелуына аның ачылу тантанасы барышында ук ризасызлык белдерүчеләр булган иде. "Һәйкәл кеше күзеннән читтә. Аның тирәсенә "табигый йомыш башкарырга" йөрергә мөмкиннәр. Аларны эзләүчеләр дә, күрүчеләр дә булмаячак", диючеләр булган иде.
Узга ел ахырында Алабугада ачылган Тукай һәйкәле дә ачылганчы ук мыскыллауга дучар булган иде, аның нигезен буяп киткән иделәр.