2 апрель көнне Чаллыга эш сәфәре белән Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин килде. Бигеш һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы һәм КАМАЗ җитәкчеләре каршы алды.