Дмитрий Рогозинның сәфәре КАМАЗ ширкәтенә тәгаенләнгән иде. КАМАЗ җитәкчелеге бинасында Русия хөкүмәтенең хәрби сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы уздырылуы Мәскәүне хәрби юнәлештәге техника кызыксындыруын күрсәтәдер.
Русия һәм Татарстан түрәләре КАМАЗның иң зур тармагы саналган моторлар җитештерү ширкәтенә бардылар. Дмитрий Рогозинны КАМАЗ тарафыннан чит илләрдән сатып алынган җиһазлар күләме, бу җиһаз-станокларда эшләргә сәләтле кешеләрнең әзерлеге кызыксындырды.
Билгеле булганча, Русия чит илдән күпләп җиһаз-техника ала, ләкин аларны эшләтеп җибәрүләре бик кыен. КАМАЗ җитәкчесе Сергей Когогин Рогозинга Американың “Камминз” ширкәте белән уңышлы эшләүләрен, һәр дүртенче машинада шушы уртак ширкәттә ясалган моторлар урнаштырылуын җиткерде.
Түрәләр КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә дә булдылар, анда ясалган хәрби машиналарның яңа төрләре белән таныштылар. Рогозин КАМАЗда чыгарылучы “Тайфун” хәрби машинасына, Миңнеханов “Рысь” дип аталган калканлы машинага утырып сынау кырларын әйләнделәр.
Бу чаралардан соң КАМАЗда Русия хөкүмәтенең хәрби-сәнәгать комиссиясенең күчмә утырышы башланды. Моңа кадәр булган чараларга да журналистларга керү бик кыен булса, бу сөйләшүгә алар бөтенләй кертелмәде. Шулай да кайбер мәгълүматларга караганда, Русия хөкүмәте яңа хәрби машиналар, техника булдыру өчен шушы юнәлештә эшләүче ширкәтләргә күп акчалар бирәчәк икән. Бу акчалар өчен КАМАЗ, УрАЛ, ГАЗ кебек автомобиль ширкәтләре көрәшер дип көтелә. Әлеге ширкәтләрнең җитәкчеләре комиссия утырышында да катнашты.