Алабугада 8 июльдә башланган Бөтенрусия авыл спортчыларының 8нче уеннары тәмамланды. Әлеге уеннарның тарихы 1935 елларга барып тоташса да, ул Татарстанда беренче тапкыр уздырылып, анда 4 меңнән артык авыл спортчысы, өйрәтүчеләр, хөкемдарлар катнашты. Шулай ук, ярышлар тарихында беренче тапкыр буларак, печән чабучылар, сыер савычулар Алабуга җирендә көч сынашты.