Хабаровски яшьләре “Сабан туе чибәре” бәйгесенә әзерләнә. Быел әлеге исемгә татар, мари, украин, беларус һәм башка милләт кызлары дәгъва итә.
11 июнь көнне Амурдагы Комсомольскиның 79 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәм гадәттәгечә урам йөреше, сәнгатькәрләр чыгышлары, төрле бәйгеләр, ярышлар белән бизәлде. Татарлар да бу көнне Силинка паркында җыелып бәйрәм итте.
26 май көнне Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдиновалар эш сәфәре белән Хабаровскига килде.
25 май көнне Амурдагы Комсомольски татарлары Казан кунакларын кабул итте.
Бу көннәрдә Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә дә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар үтә. 25 апрель көнне Габдулла Тукайны искә алу кичәсе Сахалин утравында уздырылды.
Бу көннәрдә Ерак Көнчыгышта моннан 42 ел элек Уссури елгасы Дамански утраучыгында булган вакыйгаларны искә алалар.
28 гыйнвар көнне Амурдагы Комсомольскиның мөселманнар үзәгендә "Домодедово" һава аланындагы террор гамәленнән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән донорлык чарасы үтте.
Хабаровски милли иҗтимагый оешма җитәкчесе исеменә хатны Донецки шәһәрендә яшәүче Азат әфәнде Әхмәров язган.
Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен 2010 ел вакыйгаларга бай булды.
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннары көне Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә аерым әһәмияткә ия.
Сахалинда 8 мең татар-башкорт халкы яши. Сахалин өлкәсе -- Русиядә татар-башкортлар төпләнгән иң ерак төбәкләрнең берсе.
25 сентябрь көнне Амурдагы Комсомольски тарихында беренче мәртәбә татар туенда милли йолалар, гореф-гадәтләр торгызылды. Шәһәрнең Яшьләр йортында Тимур Сафин белән Аня никахлашты. Туйга Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы конференциясендә катнашучылар да чакырылды.
Амурдагы Комсомольскида Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының икенче төбәкара конференциясе узды. Бу җыен "Ерак Көнчыгыштагы татар мәдәниятенең халыклар аралашуына һәм социаль үсешенә тәэсире" дип аталды.
Белем көне уңаеннан Амурдагы Комсомольски шәһәренең Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханәсендә китап бәйрәме узды. Биредә беренче кат үткән бу бәйрәм Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы ярдәмендә оештырылды.
Хабаровски төбәгендә Алабуга дигән авыл бар. Күптән түгел аның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Монда яшәүчеләр кайчандыр Ерак Шәрыкка Идел, Чулман, Нократ буйларыннан күчеп килгәннәр. Бәйрәмдә Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин да катнашты.
Үткән шимбәдә Башкортстанның Илеш районындагы Уяндык авылында Шәҗәрә бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Башкортстан районнарыннан гына түгел, Чаллы, Казан, Уфа, Пермь, Оренбур шәһәрләреннән һәм башка ерак төбәкләрдән дә килүчеләр бар иде.
Илнең кай төбәгендә яшәмәсен, татарларны сабантуйсыз, җырсыз - моңсыз күзаллау мөмкин түгел. Татарның милли бәйрәме - Ерак Көнчыгыш татарлары тормышында иң зур вакыйгаларның берсе булып тора.
Ерак Көнчыгыш федераль бүлгедәге татар оешмалары вәкилләре сугыш һәм тыл ветераннарын барлады. Аларның өйләренә барып хәлләрен белде, хөрмәтләү кичәләре үткәрде.
Март уртасында Амурдагы Комсомольски шәһәре татарлары «Сабантуй» мәдәни үзәге төзелүгә 12 ел тулуны билгеләп үтелде. Бәйрәм шәһәрнең Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханәсе бинасында узды. Тантанага 100дән артык кеше җыелды.
14 март көнне Хабаровски краенда үткән сайлау – Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә төп сәяси вакыйга булды. Үткән якшәмбедә Хабаровски краенда яшәүчеләр Кануннар чыгару думасына депутатлар сайлады.
дәвам