17 октябрьдә татар драма театры бинасында Оренбур татар милли-мәдәни мохтариятының бишенче хисап-сайлау конференциясе узды.
Минзәлә татар дәүләт драма театрының Оренбурда гастрольләре үтте. Ә бу вакытта Оренбур театры үзе гастрольдә Әстерханда иде.
Ришвәтчелектә гаепләнүче Шарлык районы Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина кассация шикаяте белән Оренбур мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Мами Хамамото – Токио университетының фәнни хезмәткәре. Ул Оренбурга 18 - 20 гасырда яшәүче татар сәүдәгәрләре турында материал тупларга дип килгән.
Оренбур өлкәсендәге Шарлык районы Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина ришвәтчелектә гаепләнде. Хөкем карары – шартлы рәвештә 6 ел.
Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган тантанада Сакмар районы Татар Каргалы урта мәктәбенең берьюлы 3 укытучысына 100-әр меңлек грант тапшырылды.
“Мине үзгәрткән каникуллар” исемле Бөтенрусия бәйгесендә Сакмар районы Каргалы урта мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы Нурзилә Сәфәрова җиңү яулады.
М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында ике вакыйганы бергә бәйрәм иттеләр. Берсе - тарихчы Рәшит Искәндәровның “Оренбур татарлары” китабын тәкъдим итү булса, икенчесе – авторның 80 яшен билгеләп итү иде.
Гаепкә тартылачак кандидатларның исемлеге әзер. Өлкә үзәге тикшерү идарәсендә узган елны Беляевка мәктәбендә булган мәхшәргә багышланган матбугат очрашуы булды.
Оренбур татар дәүләт драма театры 20-нче рамазан концертын үз бинасында беренче тапкыр үткәрде. Театр фойесында Оренбурда татар театрына нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарский сыны да урнаштырылды.
Беренчесе казакъ, икенчесе татар авылында ачылган булса, өченчесе башкорт авылында булачак. Мәчетле булган өч авылның берсе – Яфар исемле татар авылы.
1954 елның 14 сентябрендә Оренбур өлкәсенең “Тоцкое-2” хәрби лагеренда һавада атом шартлатуы кулланып, хәрби күнегү үткәрелә.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры үзенең 20-нче театраль сезонын ача. Юбилей сезон Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе белән башлана.
11 сентябрь Оренбурда Русия һәм Казакъстанның 6-нчы регионара форумы башлана. Ике ил президенты белән очрашуга губернаторлар да җыела башлады.
Якшәмбе көнне “Ефәк юл” раллиендә катнашучыларны Богырыслан шәһәре аэропортында зурлап каршы алдылар. Икенче көнне иртән автоузышчылар Җаекка таба старт алды.
Казаннан старт алган “Ефәк юл” автоузыш раллиенда һавадан озатып баручылар арасында Оренбурның ОренАйр авиакомпаниясенең МИ-8 ике боралагы бар.
Оренбур шәһәренең “Милли авыл” мәдәни комплексында 10нчы милли йорт ачылды. 2007-2009 елларда бер-бер артлы ачылган йортларның соңгысы чуаш йорты булды.
Хәзерге мәгариф: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык. Яңа уку елын Каргалы авылы мәктәбе яңалыклар белән каршылый.
Алабайтал исемле татар авылының “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов яшелчә белән Оренбур төбәгенең күп районнарынтәэмин итә. Быел төбәкнең иң яхшы фермеры җирләрендә 20 төрле яшелчә өлгерде.
Бер ел элек дәрес вакытында Беляевка район урта мәктәбе ишелеп төште. Укучы 5 кыз бала җимерек астында калып һәлак булды. Бу урында яңа мәктәп бинасын ачу тантанасы узды.
дәвам