Казан – Оренбург юлында урнашкан Матвеевка районының Иске Котлымбәт авылына 265 ел, ә иң олы авылдашларына 97 яшь.
Рамазан ае башланыр алдыннан Оренбур “Милли авыл” мәдәни комплексының татар утарында беренче туй үтте.
“Оренбур татарлары” исемле тарихи – энциклопедик очерк дөнья күрде. Китапның авторы – Оренбур төбәгенең татар авыллары тарихын өйрәнүче Рәшит Искәндәров.
Узган елдагы хәлләр кабатлана. Оренбур педагогия университетында татар-башкорт бүлегенең 1-нче курсына студентлар кабул ителмәде. Узган елны мондый хәл Оренбурның 2-нче санлы педагогия көллиятенең татар-башкорт бүлегендә булды.
Каргалы авылы вымпелы 5840 метр биеклегендәге Эльбрус тавы башына урнаштырылды. Әлеге татар авылы вымпелын Кавказ тавына Әнвәр Искәндәров алып менде.
Оренбур Швейцариясе дип аталган Кувандык шәһәреннән ерак түгел урнашкан “Сакмар“ ял йортында балалар өчен мөселман аланы ачылды.
Оренбур татарлары Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевны Татар йортында каршы алды.
Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексында Әрмән йортын ачу тантанасы узды. Әлеге тантананы ачуда Әрмәнстан президенты Серж Саргсян катнашты.
Оренбур өлкәсенең урта һәм көнбатыш районнары крестьяннары аяныч хәлдә калды. Июнь аеның 40 градуслы эсселеге хуҗалыкларны бөлгенлек чигенә китереп терәде.
Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексының милли утар вәкилләре Җаек елгасы чиге буеннан 240 чакрымны 4 көндә үтәргә тели. Алар милли йорт музейларын тулыландырырга уйлый.
Соңгы елларда Оренбур өлкәсе буенча иң күп мөселман туйлары Каргалы авылында үтә. Мөселманча туй үткәрү – дин юлында булучы яшьләрнең үз теләге.
Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексында “Татар йорты” ачылды. Хәзер үз өендә үз көнен татар ничек күрә?
Оренбур сәнгать училищесы студентлары диплом эшләре яклады. 4 ел буена алар батик, гобелен белән зшләргә, җылы шәл һәм нәфис палантин бәйләргә өйрәнгән.
"Ага сулар, исә җилләр” исемле күптәннән көтелгән басманың авторы – танылган журналист, тәнкыйтьче – Евгения Павлова.
Үткән якшәмбедә Сакмар районы Каргалы авылы буенда урнашкан урманда мөселманча ял итү көне җиденче тапкыр үткәрелде.
Оренбурдагы үзәк урамнарның берсен төзекләндергәндә юл читендәге ташларны куптарганда мөселман зиратыннан алынган кабер ташлары табылды.
Бүген 13 татар дәүләт театры бар. “Яшәсен театр!” тапшыруы шушы татар профессиональ театрларының видеоэнциклопедиясен туплаячак.
Оренбур өлкәсе гомумбелем бирү мәктәпләрендә татар телен өйрәнү һәм укыту тәҗрибәсен гомумиләштерү семинары үтте
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры залында “Оренбур татарларының тарихы һәм этник мәдәнияте, Риза Фәхретдин тууына 150 ел” исемле төбәкара фәнни – гамәли конференция үтте.
17-19 апрельдә Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында Чаллы татар дәүләт драма театрының гастрольләре үтте.
дәвам