Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы һәм журналистлар өчен матбугат очрашуы үтте.
Башкортстанның сәнгать оешмалары үзләренең быелгы иҗат мизгелен яба башлый. Башкорт дәүләт филармониясе бу уңайдан зур бәйрәм оештыра.
Бу ел башына Башкортстанда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар саны 18638гә җиткән.
Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләренең бәян ителмәвенә ризасызлык белдерә.
Уфада танылган татар рәссамы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Наил Байбуринның чираттагы шәхси күргәзмәсе ачылды.
Татар халкының асыл улы, талантлы әдип Туфан Миңнуллинның вафаты хәбәре Башкортстан татар җәмәгатьчелеген дә тетрәндерде.
Башкортстанда бу көннәрдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган хәтер чаралары үтә.
Башкортстанда Русия президенты Дмитрий Медведевның журналистларга биргән “хушлашу әңгәмәсе” хакында төрле фикерләр әйтелә.
Уфаның Конгресс-холл бинасының күргәзмәләр залында үзенчәлекле сурәтләр урын алды. Анда каен тузы өслегенә төшерелгән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
21 апрель көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең III җыены булып үтте. Аның эшендә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 300дән артык вәкил катнашты.
21 апрельдә Уфада Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең III конференциясе үтәчәк. Анда республика районнарыннан 350-гә якын вәкил сайланган.
20 апрельдә Казанда Уфада яшәүче танылган рәссам Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсе ачыла.
Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә ханым педагогия университеты китапханәсенә әтисенең 900дән артык китабын бүләк итте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында бәйгедә 26 укытучы катнашып, бишесе бүләкле урынга лаек булды.
Башкортстанда бу көннәрдә халкыбызның бөек улы, олуг талант иясе Габдулла Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышланган чаралар бара.
Башкортстанның “Ел укытучысы - 2012” һөнәри осталык бәйгесендә быел 26 татар теле һәм әдәбияты укытучысы да катнаша.
Башкортстан районнарында 27 апрельдә үтәчәк милли-мәдәни мохтарият корылтаена әзерлек конференцияләре уздырыла.
Башкортстан вакытлы татар матбугаты тагын бер басмага ишәйде. Яңа газет - татар эшкуары нигез салган хосусый басма.
Бу юлы талантлы коллектив Италия драматургы Карло Галдониның “Трактирцища” әсәре буенча “Шаян хуҗабикә” комедиясен сәхнәләштерде.
Башкортстан педагогия университетының татар теле кафедрасы оештырган киңәшмәгә дистәдән артык районнан иллегә якын татар теле укытучысы җыелды.
дәвам