Уфада Башкортстан татар ШТК такымнарының чираттагы уеннары булып үтте. Анда быел дүрт такым сайлап алынган иде.
22 март көнне Уфада Татарстан рәссамнарының берлектәге күргәзмәсе ачылды. “Чулман арты” исемле бу күргәзмәдә Чаллы, Алабуга һәм Зәй шәһәрләре рәссамнары, җәмгысе 45 иҗатчы катнаша.
25 март мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда сәнгать әһелләрен бүләкләү булып үтте.
Әдипнең тууына 125 ел тулу уңаеннан чаралар Стәрлетамакта һәм аның туган авылы Солтанморатта оештырылды.
Уфада яшәүче танылган татар рәссамы Вәгыйз Шәйхетдиновка “Башкортстанның атказанган рәссамы” дигән мактаулы исем бирелде.
Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе һәм журналист Фәния Габидуллина 55 яшен билгели.
Уфада яшәүче шагыйрә Фәния Чанышева да бу көннәрдә язның иң матур бәйрәме уңаеннан күп котлаулар кабул итә.
Башкортстанда хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан гүзәл затлар өчен бихисап мәдәни чаралар да оештырыла.
3 март көнне Уфаның цирк бинасы каршында битлек-шоу булды. Ул “Сайлаулар гадел үтсен” дигән өндәмә белән әзерләнде.
Башкортстанда сайлауларга әзерлек барышында кайбер җәнҗаллар да булып тора. Уфаның Дим районында урам җыенына чыгучылар шушы районга 17 ел буе җитәкчелек иткән хакимнең эшеннән китүен таләп итә.
“Азатлык” хәбәрчесе сайлаулар алдыннан Уфа халкының әлеге тавыш бирүләргә мөнәсәбәтен белеште.
Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә һәм районында танылган татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмине искә алу чаралары булып үтте. Аның үзәгендә шигырь фестивале торды.
Башкортстанда кемнәрдер Ватанны саклаучылар көне чараларында катнашса, башка берәүләр Мәскәүгә Владимир Путинны якларга юлланды. Кайбер мәгълүматларга караганда, башкалага ике төркемдә 300гә якын кеше киткән.
Башкортстанда Ватанны саклаучылар көне һәр елдагыча зурлап билгеләнде. 23 февраль көнне Уфада оештырылган чараларда республика җитәкчеләре дә катнашты һәм чыгыш ясады.
Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм талантлы журналист Муса Мөлеков бу көннәрдә үзенең 75 яшен билгели. Шушы уңайдан аны элек үзе эшләгән “Кызыл таң” газетасында да, байтак еллар мөгаллимлек кылган Башкортстан дәүләт педагогия университетында да зурлап хөрмәтләделәр. Президент Рөстәм Хәмитов фәрманы белән Муса әфәндене республиканың югары бүләге – мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Башкортстан урыслары соборы рәисе Тимофей Азаров “Бердәм Русия- Башкортстан” гәзитенә әңгәмә биргән. Сорауларның күпчелеге ул җитәкләгән оешманың эшчәнлегенә кагылышлы. Четерекле милли мәсьәләләр дә күтәрелә бу сөйләшүдә.
10 февральдә Уфада 92 яшендә Икенче дөнья сугышы ветераны Даян Мурзин вафат булды.
Быелгы ел Башкортстанда Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы дип игълан ителгән иде. Шул хакта президент Рөстәм Хәмитовның махсус фәрманы да дөнья күрде. 10 февраль көнне Уфада хөкүмәт йортында шушы елны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы үтте.
Башкортстан хөкүмәтендә үзгәрешләр дәвам итә. 10 февраль көнне Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына яңа җитәкче тәгаенләнде. Бу вазифаны хәзер Андрей Иванюта башкарачак.
Башкортстанның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар башлана. Тантаналар Ходай йортларында гына түгел, ә зур мәдәният сарайларында да үтә.
дәвам