Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Гатауллин: "Медведев йомшак җитәкче булды"


Русия президенты Дмитрий Медведев
Русия президенты Дмитрий Медведев

Башкортстанда Русия президенты Дмитрий Медведевның журналистларга биргән “хушлашу әңгәмәсе” хакында төрле фикерләр әйтелә. Кемнәрдер бу әңгәмәдә аңлаешлы җаваплар аз булды, президентның дүрт ел эшчәнлегеннән дә фәтва булмады дип белдерә.


Дмитрий Медведевның журналистларга биргән соңгы әңгәмәсе Башкортстан җәмәгатьчелеге арасында да төрле фикерләр уяттыКүпме кеше – шулкадәр фикер һәм мөнәсәбәт. Дәүләт телевидение каналлары аша күрсәтелгән бу сөйләшүне күрә алмаучылар өчен аның эчтәлеге вакытлы матбугатта да дөнья күрде. Шуңа күрә аның белән танышу мөмкинлеге арта.

Башкортстандагы кайбер сәясәт белгечләре фикеренчә, Дмитрий Медведев үзенең демократик юнәлешле ил башлыгы булуы белән аерылып тора иде кебек. Владимир Путинга караганда җәмгыятьнең иреклерәк булуы өчен кайбер адымнар да ясарга тырышты дип әйтүчеләр бар. Әмма моның белән ризалашмаучылар да җитәрлек.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин – шуларның берсе. Аның сүзләренчә, Дмитрий Медведев йомшак җитәкче булды, чөнки ул Владимир Путинның күләгәсендә генә эшчәнлек алып барды.

“Премьер булып билгеләнгән очракта да ул тагын да ихтыярсызрак булачак. Медведевның өч төп “казанышы” истә кала: берсе – илне энергияны аз кулланучы кытай лампочкаларына күчерү, икенчесе – сәгатьне күчерү, өченчесе – президентларны һәм башка төбәкләр башлыкларын сайлап кую тәртибенә кайту. Сайлап кую турында әйтелә, ә аның кануны эшләнмәгән. Тагын да шул “Бердәм Русия” фиркасе билгеләп куячак аларны, шуңа торып калачак бу эш”, ди Ринат Гатауллин.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, дөньяда тагын икътисади кыенлыклар көтелә. Русиягә дә китереп бәрәчәк бу. Ә инде премьер булып Дмитрий Медведев билгеләнсә, эшләр харап була.

“Тиздән ил белән җитәкчелек дилбегәсен яңадан үз кулына алачак Владимир Путин каты кул сәясәтеннән читләшергә тиеш булачак, – ди Ринат Гатауллин. – Шулай булмаганда, ил халкының аңардан гайрәте чигәчәк һәм каршылык, ризасызлык көчәергә мөмкин. Җитәкчелек алымнарын үзгәртү белән генә ул ил эчендә дә, чит илләр ягыннан да абруен күтәрә ала. Күз күрер, әлегә тәгаен генә фаразлар әйтеп булмый”.
XS
SM
MD
LG