Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда гаилә ныгыту елы чаралары тикшерелде


Быелгы ел Башкортстанда Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы дип игълан ителгән иде. Шул хакта президент Рөстәм Хәмитовның махсус фәрманы да дөнья күрде. 10 февраль көнне Уфада хөкүмәт йортында шушы елны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы үтте.


Киңәшмәне вице-премьер Салават Сәгыйтов алып барды. Аның сүзләренчә, Башкортстанда моңа кадәр дә балаларны яклауга һәм гаиләләргә ярдәм итүгә бәйле байтак дәүләт программалары эшләп килде. “Ә инде быел игълан ителгән махсус ел шушы эшләрне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә һәм оешканрак төстә алып барырга ярдәм итәргә тиеш”, ди Салават Сәгыйтов. Утырышта быелгы елны мөмкин кадәр файдалырак үткәрүгә бәйле байтак эшлекле киңәш-тәкъдимнәр яңгырады.

Мисал өчен, Башкортстан хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үрнәк гаиләләргә ярдәмне арттыру һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшыру кирәклеген әйтә. Мәгариф министры Әлфис Гаязов исә мәктәпләрдә укучыларга һәртөрле ярдәмне арттыру һәм балаларның җәйге лагерьларда ялларын тагын да уңайлырак итү юнәлешендә тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Лилия Гомәрова исә республикада соңгы елларда таркалучы гаиләләр саны артуына борчыла. Аның сүзләренчә, һәр елны Башкортстанда 30 мең никах теркәлә, шул ук вакытта 16 мең гаилә таркала. “Аерылышуларның 60 проценты тәүге елларга туры килә, бу исә яшьләрнең гаилә коруга әзер булмавы хакында сөйли”, ди Лилия Гомәрова һәм яшь-җилкенчәкне тормыш коруга әзерләү мәсьәләләрен күтәрә.

Киңәшмәдә быелгы елны нәтиҗәле үткәрү өчен төрле министрлыкларга һәм оешмаларга тәгаен чаралар планын эшләргә кушылды. Шулай ук районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре дә үзләренең аерым эш программасын булдырырга бурычлы.

Кайбер аналитиклар фикеренчә, махсус ел игълан итеп кенә балаларны бәхетле итү һәм гаиләләрнең татулыгын ныгыту бик шикле, шулай да теге яки бу юнәлештә адреслы, ягъни тәгаен ярдәмнәр булса, барыбер дә зыяны тимәс, ә файдасы булыр.
XS
SM
MD
LG