Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Вәгыйз Шәйхетдинов 1980 еллардан ук күмәк күргәзмәләрдә катнаша. Русиянең төрле шәһәрләрендә оештырылган шәхси күргәзмәләре инде дистәдән артып киткән. Вәгыйз әфәнде сынлы сәнгатьнең һәрбер жанрында да осталыгын чарлый һәм югары үрләр яулый.
Аның соңгы вакытта гына иҗат ителгән картиналары арасында да яңа гына эшләнеп беткән портретлар да, искиткеч матур табигать күренешләре дә, балкышлы натюрмортлар да, сюжетлы, жанрлы сурәтләр дә бар. Шул ук портретларын гына алсаң да, гаҗәеп осталык белән язылганын күрәсең. Ә бит портретлар эшләү җиңел эш түгел. Аны һәр рәссам да булдыра да алмый. Булашып караса да, җиренә җиткерә алмаска мөмкин. Вәгыйз әфәнде исә портретларны «коеп кына куя». Ә инде аның пумаласыннан чыккан табигать күренешләре исең-акылың китеп карап торырлык!
Портретларны һәм табигать күренешләрен язганда иң мөһиме нәрсә дигән сорауга рәссам: иң мөһиме күңелең белән тою – кешеләрне дә, табигать күренешләрен дә, ди Вәгыйз әфәнде.
“Менә шул ук портрет язуны алыйк. Иң кыен жанрларның берсе ул, - ди Вагыйз әфәнде. - Миңа портретларны күп очракта кешенең фотосурәтенә карап эшләргә туры килә. Бер кызык күзәтүем бар: кайбер кешенең портретын берничә көндә үк эшләп бетергәнем бар, ә кемнекендер айларга да сузылырга мөмкин. Бу инде син сурәтләгән кешенең эчке энергетикасы белән бәйледер, мөгаен. Кемдер уңайлы, кемдер тискәре йогынты ясый. Аннан фотога карап кешенең холык-фигылен дә чамалап була. Башка төрле картиналар язганда да иҗат эшең белән ниндидер бер бәйләнеш туа. Ә картинаны язып беткәч, ничектер бушанып каласың, ерылып аккан буага охшап. Ә, гомумән алганда, минем иҗатым ул минем – күңелем көзгесе. Күңел халәтем нинди – әсәрләрем дә шундый”.
Вәгыйз Шәйхетдинов әлеге көндә дә күп әсәрләр яза. Алар арасында атаклы балет биючесе Рудольф Нуриев язмышын чагылдыручы зур күләмле картина да бар. Хәзер рәссам чираттагы шәхси күргәзмәсенә яңа эшләрен туплый.