Башкортстан мәктәпләре яңа уку елына әзерлекне тәмамлады. Яңа уку елы белем учаклары алдына яңа проблемнар куйды.
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры иҗат көчләре, җәйге яллардан чыгып, яңа сәнгать елына әзерлек башлап җибәрде. Артистлар берьюлы ике премьера өстендә эшли.
Башкортстан югары уку йортларында яңа уку елына әзерлек бара. Шул ук вакытта кайсы белгечлекләргә бер урынга күпме кеше дәгъва иткәнлеге дә бәян ителә.
Башкортстанда да ГКЧП төркеменең 20 ел элек түнтәрелеш ясау омтылышын искә алалар. Демократик көчләр тарафында булган шәхесләр ГКЧПның җиңелүе Башкортстанга зур мөмкинлекләр ачты дип исәпли.
Уфадагы “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешма җитәкчеләре быел сентябрь һәм ноябрьдә үтәсе корылтайларга әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Бу эшләрнең әлегә тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы да ачыкланды.
Башкортстанда Русия Дәүләт думасына праймериз – алдан тавыш бирүләр дәвам итә. 12 август көнне әлеге чара республиканың төньягындагы Дуван районында үтте.
Куйбышев тимер юлының Ерал-Сим аралыгында атнакич тимер юл казасында ике башкортстанлы һәлак булды.
Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә изге Рамазан аена багышланган байтак чаралар оештырыла. Күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре дә үтә.5 август көнне дә башкала мәчетләре бик күп дин кардәшләрне үзенә җыйды.
Башкортстанда Дәүләт Думасына праймериз – алдан тавыш бирүләр дәвам итә. Беренче ун урынны югары түрәләр били.
Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгына яңа башлык билгеләнгән көннәрдә республика халкын тетрәндергән җинаять булды. 28 июль көнне Яңавыл шәһәрендә бер ир граната шартлатып үзе үлде һәм дүрт кешене яралады.
Башкортстанның Эчке эшләр министры итеп Карелия эчке эшләр министры вазифасын башкарган Михаил Закомалдин тәгаенләнде.
Башкортстанның Әмир авылында Хәкимовлар һәм Сәйфуллинар нәсел агачына багышланган шәҗәрә бәйрәме үтте.
“Башкортстан татарлары” берлегенә быел көз үтәсе корылтайны финанслауны сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итә.
Уфада киң билгеле эшкуар хатын Мөгыймә Әхмәтова югалды. Аның БМВ машинасы Караидел елгасында табылган.
Мортаза Рәхимов “Комсомольская правда” газетында басылган әңгәмәдә бай хәйрияче сыйфатында күз алдына баса.
Уфа мәчетләрендә 16 июльгә каршы кичтә Бәраәт кичәсе билгеләнә. Быел аның җомга көнгә туры килүе тантананы тагын да арттырды.
Быел Уфада Башкортстан татарларының зур җыеннары үтәчәк. Алар сентябрь һәм октябрь айларына билгеләнде.
Башкортстан Истанбулда быел Сабантуйны бишенче тапкыр оештыра. Җомга көнне бер төркем вәкиллек юлга чыкты.
Башкортстанда дәүләт карамагындагы атлар паркы булдырылачак. Бу хакта республика Җәмәгать пулаты әгъзалары белән очрашуда президент Рөстәм Хәмитов белдерде.
Татарстан премьер-министры Илдар Халиков 1 июль көнне Уфада эш сәфәрендә булды һәм Башкортстан хөкүмәте башлыгы Азамат Илембәтов белән очрашты.
дәвам