Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан яңа министрлы булды


Михаил Закомалдин
Михаил Закомалдин

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде. Бу урынга моңа кадәр Карелия эчке эшләр министры вазифасын башкарган Михаил Закомалдин тәгаенләнде.


Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанның эчке эшләр министрлыгына моңа кадәр ике ел чамасы җитәкчелек иткән Игорь Алешин Мәскәүгә алынып югарырак үрләтелгән иде. Ул хәзер Русия эчке эшләр министры урынбасары. Ә әлеге яңа министр Карелиядән килде. Нәкъ менә Закомалдин әфәнденең Башкортстанга министр итеп күчерелүе ихтималлыгы турында бәйсез матбугат чаралары ике-өч атна элек үк яза башлаган иде.

Шунысы да игътибарга лаек: Игорь Алешин да Башкортстанга Карелия эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе вазифасыннан китерелгән иде. Хәзер инде шул ук Карелиядән Закомалдин әфәнденең дә Башкортстанга китерелүен аналитиклар аның Игорь Алешин белән якын дуслар булуына бәйләп аңлата. Янәсе Алешин әфәнде үз урынына үзе яхшы белгән дустын тәкъдим иткән. Ә Мәскәүдә аның тәкъдименә каршы килмәгәннәр.

Ил президенты Дмитрий Медведев Михаил Закомалдинны Башкортстанның эчке эшләр министры итеп билгеләү хакында фәрманны имзалады. Яңа министрны Уфада киләсе атна башында ук тәкъдим итәчәкләр дип көтелә.

Моңа кадәр Башкортстан куәт министрлары вазифаларына фәкать Башкортстанда туган шәхесләр генә тәгаенләнеп килә иде. Ә соңгы берничә елда Мәскәү Кремле бу җаваплы урыннарга башлыкларны чит төбәкләрдән китереп куя. Бу республика эчендә туган-тумачалык һәм әшнәлекне киметү, куәт оешмалары җитәкчеләренең урындагы югары хакимиятләрдән бәйсезрәк булуына ирешү өчен эшләнә дип аңлатыла.
XS
SM
MD
LG