Башкортстандагы танылган татар рәссамы Вәсил Ханнанов Уфада чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. Күргәзмә Коръән-кәрим темасын яктырта.
Башкортстанның Иглин районы хакимияте башлыгы эшеннән алына дигән хәбәр таралгач, хаким өч айлык ялга киткән.
Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән канун өлгесе Башкортстанда да төрле фикерләргә сәбәп булды.
Күренекле композитор Рим Хәсәнов тормышында чираттагы истәлекле вакыйга: ул Русия язучылар берлеге әгъзасы булды.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов сишәмбе көнне Уфада журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды.
Уфада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының гастрольләре зур уңыш белән дәвам итә. Тамашалар 31 октябрьгә кадәр барачак.
26 октябрь көнне Уфада Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов журналистлар белән зур очрашу оештыра. Анда ул үзенең беренче 100 көнлек эшенә хисап тотачак.
Уфада күренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хәтергә ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәриминең китабының исем туе оештырылды.
Башкортстандагы “Гадел җанисәп өчен” дип аталган җәмәгатьчелек комитеты быелгы халык исәбен алуда да татарларны башкорт дип яздырулар хакында белдерә.
Атнакич көнне Уфада “Идел-Урал буенда ислам цивилизациясе” дип аталган халыкара симпозиум үз эшен башлады.
Башкортстан башкаласына күптән көтелгән кунаклар – Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры килде.
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җанисәп алдыннан чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Аларның фикере бер – татарны таркатуга юл куймаска!
Башкортстан 11 октябрь Республика көнен бәйрәм итте. Рәсми чаралардан тыш, Уфада ризасызлык митингы да үтте.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бүген Уфа үзәгендәге археологлар тикшерү эшләре алып барган урынга килде.
Татар халкының газиз кызы Фәридә Кудашева вафат булды. Ике айдан 90 яшен бәйрәм итүгә әзерләнгән чагы иде аның.
Башкортстандагы “Рамазан” төрки милли мәгърифәт үзәге Уфада татар әдәбиятына багышланган чаралар уздырды. Татар шигърияте бәйрәме шуларның арасында иң матуры булды.
Башкортстанда халык исәбен алуга әзерлек тәмамланып килә. Рәсми хакимият үз әзерлеген алып барса, милли оешмалар да тик ятмый.
Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков, Уфадагы эш сәфәре кысаларында, җомга көнне журналистлар белән очрашты. Халык исәбен алуга бәйле сорауларга җавап бирде ул.
Башкортстан президенты хакимиятен оештыру эшләре тәмамланып килә. Эчке сәясәт бүлеге җитәкчесе итеп Урал Хәсәнов тәгаенләнде. Башкортстан президенты хакимиятендәге матбугат үзәген Артем Вәлиев җитәкли.
Казанда алдагы атна башында Татар теле һәм әдәбият укытучыларының һәм этномәдәни (татар) мәгариф компонентлы гомум белем бирү мәктәпләре җитәкчеләренең V бөтенрусия корылтае үз эшен башлый. Уфада Башкортстан мәгариф министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы шушы зур форумга җитди әзерлек эшләре алып барды. Республикадан бу форумда 50гә якын татар укытучысы катнаша.
дәвам