Казанлылар бу юлы театр сөючеләр игътибарына җәмгысе иң шәп тугыз спектакль тәкъдим итә. Алар арасында “Яшь йөрәкләр”, “Курчак туе”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”,“41нең арбалы хатыннары”, “Дивана”, “Тәкъдир”, “Мылтык”, “Бәби”, “Люстра” спектакльләре бар.
Бу гастрольләрне япкан 31 октябрь көнне кунаклар күренекле драматург, шагыйрь, җырчы, композитор Зөлфәт Хәкимнең 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис-концертны да тәкъдим итәргә ниятләгән иде. Әмма бу чара барып чыкмый икән. Театрның оештыру эшләре бүлеге башлыгы Инсаф Хәмитов әйтүенчә, шулай да 31 октябрь көнне театр тамашачыларны нәүмиз калдырмаячак. “Ул көнне камаллар тагын да бер тапкыр “Яшь йөрәкләр” спектаклен күрсәтәчәк”, диде ул.
Камал театры тамашалары Уфаның мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда күрсәтелә. Көндезге тамашаларны да, кичкеләрен дә карау мөмкинлеге бар. Данлыклы театрның тамашаларын карау өчен Уфага республика районнарыннан да киләләр. Спектакль беткәч, тамашачылар артистларны басып алкышлый, “афәрин” сүзләрен кабатлый һәм чәчкәләр бүләк итә.
Атнакич камаллар Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән спектакль күрсәтте. Җомга көнне дә шул ук тамашаны карый ала театр сәнгатен сөючеләр. Зәки Зәйнуллин үзе дә Уфага килде һәм спектакль ахырында сәхнәгә менеп котлаулар кабул итте.