Милли-мәдәни тантаналар алдагы җанисәпкә әзерлек кысаларында оештырыла. Шигърият атналыгы кысаларындагы төп чараның берсе атнакич көнне Уфадагы Актерлар йортында үтте. “Татар шигърияте бәйрәме” дип аталган бу зур кичәдә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар әдипләре, танылган сәнгать осталары һәм яшь артистлар, югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре талиблары катнашты.
Матур бәйрәмгә Казаннан күренекле шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла белән танылган шагыйрь, “Мәдәни җомга” газетының баш мөхәррире урынбасары Газинур Моратов та хөрмәтле кунак сыйфатында килде. Алар бу кичәдә үзләренең яңа шигырьләрен ишеттерде.
Кичә барышында Башкортстан татар шигъриятенең, гомумән, татар әдәбиятының торышы, аның киләчәге турында фикерләшү булып алды. Башкортстан татар әдәбияты дигән төшенчә буш сүз генә түгел. Республикада элегрәк елларда татар каләм әһелләре дә башкорт телендә иҗат итәргә һәм китапларын да, нигездә, башкорт телендә генә чыгара алса, хәзер яшьрәк буын татар шагыйрь һәм язучылары үз ана телләрендә иҗат итәргә тырыша. Кайбер бәхетлеләре Башкортстанның “Китап” нәшриятында җыентыкларын чыгаруга ирешә.
Соңгы елларда Башкортстан татар әдипләренең кайберләре Татарстанга, Казанга да юл сала, иҗат җимешләрен андагы басмаларда һәм нәшриятларында чыгара. Шул ук вакытта алар Татарстан ягыннан үзләренә җитәрлек игътибар булмаудан да зарлана. Татарстан Язучылар берлеге бу тәңгәлдә күбрәк эшләсен, Башкортстан каләм әһелләре әсәрләрен тикшерүгә чыгарсын, берлекнең эшенә җәлеп итсен иде дигән теләкне дә белдерә алар.
Күренекле татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов әлеге мәсьәләгә үз карашын белдерде: “Башкортстан татар каләм әһелләре үз казанында гына кайнамасын, алар гомум татар әдәбияты казаны уртасында да булсын иде”, диде ул.
Аның әйтүенчә, Уфада соңгы елларда яшь буын татар каләм әһелләре байтак кына күренә башлады. Аларның иҗатын күреп, дәртләндереп, илһамландырып тору өчен мөмкинлекләр табу кирәк. “Казан ягыннан да игътибар артса, яхшы булыр. Шул ук вакытта Башкортстанның яшь буын татар шагыйрь һәм язучылары үзләре дә активрак булсын, китереп биргәнне көтеп кенә ятмасын”, ди Марат Кәримов.