Алдан ук хәбәр ителгәнчә, бәйрәм уңаеннан ял көне буларак игълан ителгән 11 октябрь көнендә рәсми чаралар байтак булды. Республика президенты Рөстәм Хәмитов, иртәнге якта ук, Хөкүмәт йортында быелгы Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булучыларны котлады һәм аларга шушы премия билгеләрен тапшырды. Аннан соң, президент Уфа үзәгендәге борынгы шәһәрчек урынын казыган җиргә барып, археологларны, башкорт галимнәрен шатландырды. Уфаның әлеге йөртелгән яшеннән өч тапкырга борынгырак булуын, ягъни аңа 1,5 мең ел булуын раслый алсагыз, мин дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итәчәкмен, дип ышандырды.
Төштән соң, Рөстәм Хәмитов катнашлыгында, Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда бәйрәм уңаеннан тантаналы утырыш һәм концерт булды. Анда элекке президент Мортаза Рәхимов та килгән иде. Тантаналы утырыш, элекке еллардагыдан аермалы буларак, тыйнак кына үтте.
Рәсми җитәкчеләрнең тантаналы җыелышы барганда, башкорт яшьләре дә үз чарасын оештырды. Салават Юлаев һәйкәле мәйданында, “Конгресс-холл” бинасы каршында урам җыены үткәрде алар. Митингны оештыру өчен мөрәҗәгатьне “Күк бүре” башкорт милли оешмасы җитәкчеләре биргән. Чараның үзәгендә дә алар булды.
Урам җыенында катнашучыларның таләпләре, нигездә, Мәскәү тарафларына юнәлдерелгән иде. Һәрхәлдә, митингта катнашучылар кулларында булган шигарьләр шуны дәлилләде. Каршылык чарасына күпчелеге яшь-җилкенчәк тупланган иде. Милиция хезмәткәрләре дә, һәрвакыттагыча, ул-бу булмасын, дигән уйдан чыгып, бик ишле китерелгән булып чыкты.
Митингта “Суверенитетсыз Башкортстанның киләчәге юк”, “Унитаризмга кайту юк!”, “Президентны сайлап кую – халыкның хокукы”, “Күк бүре демократия өчен”, “Күк бүре – азатлык өчен!” кебек шигарьләр тотып торды яшьләр. “Күк бүре” оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов республиканың яхшы данын булдыру кирәклеген әйтте. Митингның карарында исә Башкортстанның элекке президентын гаепләү сүзләре дә кертелгән. Аның бер маддәсендә шундый юллар бар: “Башкортстанда демократияне кысуга китергән, республика милкен читкә сатып беткән элекке президентны фаш итәргә!”.
Митинг карарында “Чын федератив дәүләт төзүне таләп итәргә”, “Федераль үзәк белән төбәкләр арасында килешүле мөнәсәбәтләргә ирешергә”, “Башкортстан президенты статусын үзгәртүгә юл куймаска”, “Башкортстанның табигый байлыкларын республика халкына кире кайтарырга” кебек таләпләр дә урын алган.
Әлеге урам җыены карары Русия президенты Медведевка, республика президенты Хәмитовка, Русия Дәүләт думасына һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай җитәкчелегенә тапшырылачак, дип әйтелә.
“Күк бүре” оешмасы республикадагы башка башкорт оешмаларына күпмедер дәрәҗәдә оппозициядә торган берләшмә. Бөтендөнья Башкорт корылтаен да, башка милли оешмаларны да республика рәсми хакимиятләренә буйсынган, сатылган, үз фикере булмаган оешмалар дип тәнкыйтьләп килә “Күк бүре”. Әле алар Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисенең вазыйфасыннан алынуын уңай күренеш, дип бәяли.
Узган атнада Азамат Галин төп башкорт милли оешмасы башлыгы вазыйфасыннан читләтелгән иде.