Бер ай чамасы элек Бәләбәй татар гимназиясенә 20 ел җитәкчелек иткән Нурмөхәммәт Хөсәенов сәбәпсез эшеннән бушатылган иде.
Уфада җомга көнне тагын бер яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Берничә йөз кешене сыйдырырлык бу гыйбадәтханә “Мәдинә” исемен йөртәчәк.
Уфада "Татар кызы-2015" бәйгесенең икенче турында төрле төбәкләрдә беренче иләкне узган 23 туташ матурлыкта, зирәклектә һәм сәләтләрен күрсәтеп көч сынашты.
26 март көнне Уфада талипларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләү I республика бәйгесе булып үтте. Анда өч югары уку йорты талиплары катнашты.
Уфада Мариус Максютовның "Якты эз" исемле китабының исем туе булып узды. 15 ел элек арабыздан киткән милләттәшебезнең хәтер чарасын балалары оештырды.
11 март көнне Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге данлыклы татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов билгесез сәбәпләрдән эшеннән алынды.
Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры Наил Гаетбайның "Балконнан төшкән мәхәббәт" исемле әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән спектакль күрсәтә башлады.
Уфада югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре талипларының VII "Ана теле – 2015" бәйгесе тәмамланды. Ике көн барган бәйгегә 6 мартта йомгаклар ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Башкортстанның Килем авылында борынгы Тәвкилев сараеннан андагы музей да, авыл биләмәсе хакимияте дә, китапханә дә чыгарылды.
Уфада танылган татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәгыйз Шәйхетдиновның 60 яшьлек юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күренекле татар әдибе, халык шагыйре Сәйфи Кудашның Уфада яшәүче кызы Сөембикә Кудашева берьюлы берничә яңа китап өстендә эшен тәмамлап килә.
Башкортстанда "Татар кызы-2015" бәйгесенә әзерлек эшләрен тикшергән оештыру комитетының беренче утырышы узды. Оештыручылар быелгы чараның тагын да колачлырак булачагын әйтә.
Башкортстандагы талантлы татар шагыйре Рим Идиятуллинга 25 февральдә 75 яшь тулды. Аны котларга Казаннан да язучылар килде.
21-22 февраль Башкортстан шәһәрләрендә чираттагы ял көне ярминкәләре үтә. Гадәттәгечә, Уфаның һәр районындагы зур мәйданнарында да оештырыла алар.
Уфадагы күренекле татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 85 яшь тулды.
Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә “Минем гаиләм татарча сөйләшә” исемле бәйгенең икенче өлешенә йомгаклар ясалды
Башкортстан татар язучыларының бер төркеме көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү өчен 10 февраль көнне түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.
Башкортстанның Илеш районындагы Үрмәт авылында туып үскән танылган татар шагыйре Ринат Хәйринең тууына 65 ел тулды.
Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәсендә шушы елдан дин сабакларыннан тыш дөньяви белемнәр дә бирә башладылар.
Башкортстандагы вакытлы матбугат басмаларына беренче ярты еллыка язылу нәтиҗәләре мәгълүм булды. Алар әллә ни мактанырлык түгел.
дәвам