Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ял көне ярминкәләре үтә


Ярминкәдә майлар да төрле бәядән сатыла
Ярминкәдә майлар да төрле бәядән сатыла

21-22 февраль Башкортстан шәһәрләрендә чираттагы ял көне ярминкәләре үтә. Гадәттәгечә, Уфаның һәр районындагы зур мәйданнарында да оештырыла алар.

Ярминкәләргә республиканың төрле районнарыннан шәхси эшмәкәрләр дә, кемнәндер алган тауарны сатучылар да килә. Иң зур ярминкәләрнең берсе Уфаның Яшьләр мәдәният сарае каршындагы мәйданда уза. Биредә Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле, Чишмә, Кушнаренко районнарыннан китерелгән азык-төлек белән сәүдә итәләр.

Ит сату рәтләре
Ит сату рәтләре

Иң күп сатылганы – ит. Аның да ниндие генә юк: сыер, сарык, дуңгыз, куян итләре сатыла. Кош итләренең дә җаның теләгәнен алырга була. Тавыкның тиз пешә торганы, аш шулпасында озак кайнатырга тиешлесе, үрдәкнең дә төрлесе, күркә итләре дә байтак. 18-20-шәр килолы күркә түшкәләре тәкъдим ителә. Бәяләр соңгы ике айда шактый кыйммәтләнде. Мисал өчен, сыер итен яңа елга кадәр 220-280 сумга алып булса, хәзер 270-380 сумга кадәр күтәрелде ул. Башка итләр белән дә шул ук хәл. Шуңа да карамастан итне алучылар күп, чөнки язга таба ит сату сизелерлек кими һәм бәяләре тагын да артачак.

Кәҗә сөтен сатучы Наилә Хәкимова
Кәҗә сөтен сатучы Наилә Хәкимова

Ит-сөт ризыкларының күбесе белән алыпсатарлар сәүдә итсә дә, үзләренең шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларын тоткан булдыклылар да бар. Чакмагыш районының Калмашбаш авылыннан килгән Наилә Хәкимова шуларның берсе. Күмәк хуҗалык таралгач, гаиләләре аптырап калмый, 19 ел элек кәҗәләр асрый башлыйлар. Хәзер сөт бирүче кәҗәләр саны 300 башка җиткән. Нигездә сәүдәгә шешәләргә тутырып сөт саталар. Шулай ук азрак күләмдә булса да кымызын да, эремчеген дә ясыйлар.

Базарда умарта балын сатучылар да күп. Узган ел күп төбәкләрдә бал аерту өчен уңышлы ел булды. Шуңа күрә дә балның килосын 200 сумга да тәкъдим итүчеләр бар. Әлбәттә, юкә балы һәм Бөрҗән якларыннан китерелгәне 300-350 сумга да җитә.

Сыер мае (ак май) сату рәтләре дә бихисап биредә. Майның Башкортстанда җитештерелгәннәреннән тыш Татарстаннан китерелгәннәре дә мулдан. Алары арзанрак та әле. Сырның да төрлесе сатыла май рәтләрендә, анда да күрше республикадан китерелгән төрләре арзангарак сатыла. Сыйфаты да начар түгел, дип бәяли даими сатып алучылар.

Киез итекләр сатучы Миргалим Сәрвәров
Киез итекләр сатучы Миргалим Сәрвәров

Татарстан дигәннән, биредә Кукмарада басылган киез итекләр дә сатыла. Аларны Дүртөйле районында яшәүче милләттәшебез Миргалим Сәрвәров алып килгән. Ниндие генә юк киез итекнең: өлкәннәргә дә, кечкенә генә балаларга да, озын кунычлысы да, галош кебек кенә эшләнгәннәре дә. Миргалим ага бу сәүдә белән 15 ел шөгыльләнә икән инде. Нигә Кукмарадан ук алып киләсез итекләрне дип кызыксынам абзыйдан. “Бездә хәзер яхшы пыйма (Башкортстанда киез итекне “пыйма” диләр) басучылар калмады бит. Мин үзебезнең күрше-тирә районнардан сарык йонын җыям да, Кукмарадагы осталарга илтеп бирәм, Бераз вакыттан әзер пыймаларны барып алам”, - ди Миргалим ага.

– Кукмара ерак ара, ялкытмыймы, арытмыймы соң?

– Юк, хәзер ерак түгел инде ул, элек ат белән йөргәндә ерак та тоелгандыр, хәзер машинаңа утырасың да 5-6 сәгатьтә барып та җитәсең.

– Файдасы бармы соң бу шөгыльнең?

– Бу очракта мин бер мәзәкне искә төшерәм. Гел базарга йөрүче бер бабайдан сорыйлар икән, файдасы бармы соң, дип. “Мин аның файдасы өчен түгел, проблемасы өчен йөрим бит. Өйдә мүкләнеп ятканчы кеше белән аралашып, кан язып кайтам, хәрәкәттә - бәрәкәт”, дип әйтә ди теге карт. Шуның кебек мин дә йөрим. Өйдә яткан кешегә китереп бирүче юк. Болай инде, кем әйтмешли, акмаса да – тама.

Балык бәяләре ике тапкырга кыйммәтләнде
Балык бәяләре ике тапкырга кыйммәтләнде

Ярминкә төшкә таба кыза, сатып алучылар да бермә-бер арта. Кемдер үз машиналарында, бәгъзе берәүләре исә җәмәгать транспортында килеп, зур-зур рюкзакларда, тәгәрмәчле сумкаларда үзләренә тиешле азык-төлекне туплый. Ярминкәләрдәге азык-төлеккә бәяләр көн дә эшләүче гадәти базарлардагыдан әллә ни арзан да түгел үзе. Әмма ял көне булганнан файдаланып, Уфа халкы берничә көнгә һәм атнага кирәкле нигъмәтләрен алып куя, эш көнендә иркенләп йөрергә вакыт юк, ди алар.

Бал мулдан булгач, арзанга да саталар
Бал мулдан булгач, арзанга да саталар

Башка төбәкләрдәге кебек үк, Башкортстанда да бәяләр көннән-көн өскә үрмәли. Зур кибетләрдә дә һәммә нәрсә кыйммәтләнә. Ике ай элек кенә килосы 30 сум торган шикәр хәзер 50-60 сумга җитте. Шул ук вакытта республиканың сәүдәне тикшерүче рәсми оешмалары бу саннарны шактый киметеп күрсәтергә тырыша. Бәяләр 3-4 процентка гына үсте дигән белдерүләр ясый алар. Моңа республика башлыгы Рөстәм Хәмитов та 20 февраль көнне узган хөкүмәт киңәшмәсендә игътибар иткән.

“Бәяләр нигезсез, акланмаган дәрәҗәдә күтәрелә, кибетләргә кергәндә мин үзем дә аларны чагыштырып карыйм”, - ди Хәмитов әфәнде. Аеруча шикәргә хакларның артуына ризасызлык белдерә ул. “Узган елда шикәр чөгендере уңышы мул булды. Бернинди санкцияләргә бәйле түгел, шикәрнең бәясе. Кибетләр хуҗалары катлаулы икътисади шартлардан файдаланып баеп калырга тели”, ди башлык. Әмма хөкүмәт утырышындагы тәнкыйтьләр генә азык-төлеккә хакларны төшерә алмас шул. Бәяләр бәйдән ычкынган инде, ә халык һаман да авызына су капкан.

XS
SM
MD
LG