1 ноябрьдә милләттәшебез, сугыш ветераны, дүрт китап авторы Шиһабетдин Садыйковка 90 яшь тула.
Ижауда бишенче тапкыр чәк-чәк бәйрәме узды. Беренче бәйрәмнәр татар бистәсе урамнарында оештырылса, хәзер ул мәдәният йортларына күчте.
Ижауның укытучыларның белемен күтәрү институтында үткән семинарга республика мәктәпләрендә татар теле укытучылары җыелды.
18 октябрьдә Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Мәсгут һәм аның тормыш иптәше Разыя Гаратуевлар гомер бәйрәмнәрен билгеләде.
Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетенә мөселманнар инде иртәнге дүрттән үк гает намазына җыела башлады.
Казанда рус-удмурт-татар сүзлеге дөнья күрде. Әлеге сүзлекнең авторы – Удмурт дәүләт университеты профессоры Риф Насыйбуллин.
Удмуртия Милли музеенда "Иж" заводы төзелешендә катнашкан милләттәшләребезнең фотосурәтләре, көнкүреш әйберләре куелган.
Лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә бер минут та тик тормыйча эшләүче 72 яшьлек Феликс Мансуров бүгенге тормышыннан канәгать.
Удмуртиянең "Авис канту" академик хор капелласында җырлаган Рәшит Бигашевка республиканың халык артисты исеме бирелде.
Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә милли хәрәкәт вәкилләре балаларны туган телебездә укытуда шактый уңышка ирешкән иде. Соңгы елларда бөртекләп тупланган сыйныфлар юкка чыкты.
Мәктәпләрне махсус тикшерүчеләр август аенда кабул итсә, балалар бакчаларында бу эш сентябрьгә кала.
Ижауда ана теле белгечләре яңа уку елы алдыннан конференциягә җыелды. Алар берничә ел яңа стандартларга нигезләнеп алып барган эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
2012 елда милләттәшләребез Динә Гарипова һәм Эльвира Кәлимуллина җиңгән “Голос” бәйгесендә быел Удмуртиянең Можга шәһәреннән татар егете Рамил Нуриманов катнаша.
Татарстанның Әгерҗе районы Кырынды авылында 150-ләп бала бар. Ике ел элек ике катлы мәктәбе буш калган бу авыл халкы мәктәпне яңадан ачтыруга өметен өзми.
Удмуртиядәге "Иман" татар яшьләре берлеге республикадагы утызлап татар баласын җәйге аланга җыеп туган телне, җыр-биюләрне, милли йолаларны өйрәтте.
Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендэ балалар өчен чаралар уздырыла, театр түгәрәге эшли. Хәзер анда “Җәйге укулар” исеме астында төрле чаралар уза
Танылган җырчы Гүзәл Уразованың иҗат төркеменә җырчылар кабул итү бәйгесендә җиңеп чыккан Ижау кызы Айгөл Габдрәхимова Казанга китеп укырга һәм җырларга җыена.
Быелгы Рамазан аеның Ижауда төп үзенчәлеге – шәһәренең берьюлы өч мәхәлләсендә ифтарлар узды, тәравих намазлары укылды.
Быел Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә ифтарларга ир-атлар күбрәк җыела. Кичләрен авыз ачарга мәчеткә йөздән артык яшь егетләр, өлкән яшьтәге дин кардәшләребез килә.
Чирек гасыр буена Ижауның элекке татар мәктәбен җитәкләгән Әдип Кәримовның тууына 90 ел тулган көнне, аның эшен мәңгеләштерү максатыннан, бинага истәлекле таш куелды.
дәвам