Фән һәм техника өлкәсендә быел барлыгы тугыз бүләк тапшырылган. Бер очрактан кала (квант оптикасы), алар барысы да берничә кешедән торган төркемнәргә бирелгән.
Тугыз бүләкнең өчесе физика фәненең төрле тармагындагы казанышлар өчен:
- Казан дәүләт университетында ясалган җиһазлар белән галактика төшләрен һәм астероидларны тикшергән өчен;
- Квант оптикасында яңа күренешләр ачкан өчен;
- Төш-магнит резонанс ысуллары белән молекула системнарын өйрәнгән өчен.
Тагын өч бүләк нефть һәм газ тармагына караган фәнни хезмәтләр өчен бирелгән:
- Татарстанның көнбатыш төбәкләрендә нефть ятмаларын бәяләгән өчен;
- Нефть коеларын саклау, яңарту һәм аларның җитештерүен арттыру ысулларын булдырган өчен;
- 1999-2009 һәм 2004-2008 елларда Татарстанның нефть һәм газ комлексы үсешенең фәнни нигезен әзерләгән өчен.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук:
- Казан дары корылмасында тармакландыру технологиясен гамәлгә куючылар һәм
- Басу җирләрен куллануда нәтиҗәлелекне арттыру юлларын тәкъдим итүчеләр бар.
Татар теле
Ниһаять, бүләкнең соңгысы татар телен үстерү, төгәлрәк әйткәндә, “Татарстан республикасының мәгариф өлкәсендә татар теленең дәүләт теле буларак кулланылуын тәэмин итүче фәнни, укыту-методик һәм мәгълүмати-програм нигезләрен” булдырган өчен бирелгән.
Әлеге төркемгә Казан архитектура-төзелеш университеты һәм Казан дәүләт университетының сигез галиме кергән (Наил Токтамышов, Расих Сәлимов, Рәшит Шакирҗанов, Абрик Камалов һәм Җәүдәт Сөләйманов, Рәис Бохараев, Фәрит Сәлимов, Ринат Гыйльмуллин).
Казан архитектура-төзелеш университеты техник югары белемне татар телендә бирүдә озак еллар әйдәп баручылар саналды. Элекке КИСИ галимнәре билингвизм шартларында югары белем бирүнең тулы бер концепциясен әзерләде дияргә була.
Казан университеты каршындагы “Шәкли фәһем” лабораториясе татар телен заманча технологияләрдә куллану, моның өчен махсус стандартлар, ярдәмчел програмнар әзерләү өлкәсендә эшләр башкарды. Бу төркем галимнәре шулай ук татар телендә төрле укыту әсбаплары, электрон китаплар җитештерде, Micrsoft ширкәтенең Windows Vista системын һәм аның кушымталарын татарлаштыру эшләрен дә башкарды.
Дәүләт бүләгенең татар телен үстерүчеләргә бирелүе, берьяктан, уңай күренеш. Икенче яктан, Русия хакимиятләренең мәгълүм гамәлләреннән соң, Татарстанның мәгариф системында татар теле соңгы вакытта кулланыштан чыга бара. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында татар сыйныфлары һәм төркемнәре ябыла.
Берничә ел буе әзерләнеп килгән бу концепцияләр һәм програмнарның киләчәктә кирәге чыгармы, аларны кулланучы булырмы, дигән сорау туа.