Чәршәмбе Казанга килер алдыннан АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мәскәү университетында студентлар белән очрашып, үз иленең тышкы сәясәте турында сөйләде.
АКШ дәүләт секретаре Русия рәсмиләре белән очрашты. Тарафлар хезмәттәшлекне дәвам итәргә килешкән. Иран мәсьәләсендә Клинтон Кремьлне күндерә алмаган.
Якшәмбедә Русиянең 75 төбәгендә төрле дәрәҗәдә җирле сайлаулар үтте. Аларның барысында да җиңүне хакимияттәге Бердәм Русия партиясе яулаган.
Шимбә көнне Төркия һәм Әрмәнстан рәсмиләре дипломатик мөнәсәбәтләрне яңарту турында килешү имзалады.
Нобель комитеты 2009 ел тынычлык бүләген Барак Обамага бирергә карар итте. Бер төркем мәдәният эшлеклесе бу бүләккә Миңтимер Шәймиевне дә тәкъдим иткән иде.
Русиянең элекке премьер-министры Михаил Касьянов «Путинсыз» дип аталган яңа китабын тәкъдим итте.
Кремль тарафлы «Бердәм Русия» партиясе вәкилләре Элла Памфилованы, журналист Александр Подрабинекны яклаган өчен, урыныннан алырга җыена.
Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм саклану министры Роберт Гейтс, Вашингтон университетында чыгыш ясап, АКШның тышкы сәясәтенә аңлатма бирделәр.
Дүшәмбедә 2009 елның Нобель бүләге ияләре игълан ителә башлады. Бер төркем галим бу дәрәҗәле бүләк бирелә торган фән тармакларын арттырырга чакырды.
1 октябрьдән «интернетта тәртип урнаштыручы» ICANN оешмасы АКШ хөкүмәте алдында түгел, ә йөзләп илне берләштергән халыкара комитет алдында хисап тота башлаячак.
Җомга көнне Ирландиядә Лиссабон килешүенең язмышын хәл итәчәк референдум үтте. Бу килешү нигезендә Европа Берлегендә җитди үзгәрешләр көтелә.
Европа шурасының парламент мәҗлесе Русияне бу оешмада тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итмәскә карар итте. Мондый тәкъдимне Грузия ясаган иде.
HRW оешмасы Русияне Страсбург мәхкәмәсенең Чечнядагы хәлләргә карата чыгарылган карарларын үтәмәүдә гаепләде.
Европа футбол беренчелеге кысаларында Казанның Рубин такымы белән Миланның Интер такымы арасында сишәмбедә Казанда үткән уен 1:1 нәтиҗәсе белән тәмамланды.
Совет чорын тәнкыйтьләп мәкалә язган журналист, янаулар сәбәпле, качарга мәҗбүр булган. «Наши» хәрәкәте аның йорты каршында пикетлар үткәрә.
Германиядә янә канцлер Ангела Меркелнең христиан демократлар берлеге җиңде. Бу юлы ул хөкүмәтне ирекле демократлар белән төзергә җыена.
Питсбургта икътисадлары алга киткән һәм тәракъкый иткән 20 илнең җыены үтте. G-20 дөнья икътисадын күзәтеп баручы төп оешмага әйләнер дип көтелә.
АвтоВАЗ ширкәте 27600 хезмәткәрен кыскарта. Соңгы вакытта машина сатулар кимү сәбәпле, ширкәт куәтенең ни бары 65%-на эшли.
Польша сеймы СССРның 1939 ел агрессиясен тәнкыйтьләгән карар кабул итте. Документта СССР гамәлләре беренче тапкыр “геноцид” сүзе белән бәяләнә.
БМОның баш фатирында климат үзгәрүгә багышланган җыен үтте. АКШ президенты Барак Обама климат үзгәрүгә каршы җитди чаралар күрергә чакырды.
дәвам