Украин телен "бозау теле" дип атаган һәм бу телдә сөйләшергә теләмәгән юл инспекторы эшеннән алынды.
Елның бер генә көнендә, гадәти тәртипне бозып, Азатлык радиосы Яңа ел тапшыруын тәкъдим итә...
Ел ахырында эшкә йомгак ясау гадәте бар. Быел без шундый йомгакны Азатлык сәхифәсенә дә ясап карарга булдык...
Якшәмбедә Мәскәүнең Пушкин мәйданында ксенофобиягә каршы митинг үтте. Мәйданга ике меңләп кеше җыелган.
Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире Марат Бариев Азатлыкка Грузиянең байкот сәясәтенә карата фикерен әйтте.
Чәршәмбедә "Рубин" Казанда Даниянең "Копенһаген" такымын җиңде. Бу җиңү казаннарга Чемпионнар лигасының киләсе өлешенә чыгу ихтималын калдыра.
"Татнет йолдызлары" бәйгесен оештыручы, "Татар интернеты" исемле китап авторы Айнур Сибгатуллин үзенең яңа әсәрен тәкъдим итте. Ул "Ислам интернеты" дип атала. Рус телендә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ сәфәре кысаларында Америка татар оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Русия беренчелеге тәмамлануга ике тур кала, Казанның "Рубин" футбол такымы үзенең җанатарларына мөрәҗәгать белән чыкты.
АКШ президенты Барак Обама Азия илләренә ун көнлек сәфәрен Һиндстанның финанс башкаласы Мумбайдан башлады.
Forbes журналының иң куәтле кешеләр исемлегендә Путин 4нче урында, Медведев – беренче унлыкта да юк.
Европа Шурасы Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кайтарырга чакырган хисап кабул итте.
13 октябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче еллык юлламасын бәян итте. 40 минутлык чыгышының бер минут чамасын (1/40 өлешен) ул татар теленә багышлады.
2010 елның икътисад өлкәсендә Нобель бүләге ике американ һәм чыгышы белән кыпрыслы британ галименә бирелде.
Кытайда кеше хокуклары, демократия иреклекләре өчен көрәшүче 54 яшьлек Лю Сяобо хәзерге вакытта төрмәдә утыра.
2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге иясе Андрей Гейм Сколково проекты белән кызыксынмавын белдерде.
2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге чыгышлары белән Русиядән булган, хәзерге вакытта Британиянең Манчестер университетында эшләүче ике галимгә бирелде.
2010 елның медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель бүләге Британия галиме Роберт Эдвардска бирелде.
29 сентябрь көнне Казанның үзәк стадионында Чемпионнар лигасы кысаларында Рубин-Барселона уены 1:1 исәбенә тәмамланды.
Русия президенты блогына пародия рәвешендә ясалган микроблок җиңүче дип табылды. Медведевның чын блогы икенче урында гына.
дәвам