Accessibility links

Кайнар хәбәр

2010 йомгаклары: Azatliq.org сәхифәсе


Хөрмәтле укучыларыбыз, тыңлаучыларыбызны Яңа ел белән котлыйбыз!

Менә тагын бер, вакыйгаларга бай ел үтеп китте. Татарстан һәм Башкортстанда җитәкчеләр алышынудан алып, суверенитет декларациясенең 20 еллыгы, җанисәп вә Идел-Уралдагы корылыклар.. Шушы һәм башка вакыйгаларны без ел дәверендә "азатлыкча", “ничек бар, шулай” яктыртырга тырыштык.

Татар-башкорт дөньясындагы мөһим вакыйгаларны яктырту эшен без хәзер элеккечә радио аша гына түгел, ә интернетта да башкарабыз. Azatliq.org сәхифәсе татар-башкорт дөньясының ирекле аралашу урынына әйләнеп бара. Безнең өчен бу куанычлы күренеш.

Заманча технология яңа мөмкинлекләр ача, берүк вакытта күбрәк таләпләр дә куя. Безнең эшебез хәзер тәүлегенә 24 сәгать дияргә була.

2010 проектлары

Узган елда Азатлык сәхифәсендә мәшһүр татар авылларына (Милләт харитасы), Җиңүнең 65 еллыгына, суверенитет декларациясенең 20 еллыгына, Русиядә җанисәпкә, Милләт Мәҗлесенә багышланган махсус проектлар башкарылды.

Халык Сүзе дигән яңа рубрика ачылды. Көнбатышта бу “халык журналистикасы” дип атала. Анда һәркем катнаша ала. Таләпләр бик гади: язмагыз актуаль темага, кызыклы һәм саф татар телендә булсын.

Моннан тыш, Азатлык социаль челтәрләрдә эшен киңәйтте. Хәзер безнең Facebook, Twitter, Вконтакте челтәрләрендә үз сәхифәләребез бар.

Ел ахырында эшкә йомгак ясау гадәте бар. Быел без шундый йомгакны Азатлык сәхифәсенә дә ясап карарга булдык. Беренче чиратта, бу безнең үзебезгә кызык. Шул ук вакытта, мондый йомгак укучыларыбызга да кызыклы була ала дигән фикер туды. Шуңа күрә, Азатлык укучылары белән дә уртаклашырга булдык.

Берничә сан

2010 елда Azatliq.org сәхифәсе укучыларына түбәндәге күләмдә мәгълүмат тәкъдим ителгән:

  • 2920 язма
  • 2992 яңалык
  • 356 сәгать тапшыру
  • 546 аудиоязма
  • 208 видео
  • 120 фотогалерея
  • 5 меңнән артык фотосурәт

Күрүегезчә, Азатлык сәхифәсе күп-платформалы универсаль мәгълүмат чарасына әйләнде дияргә була. Мәгълүмат текстлардан тыш, фото, аудио һәм видео форматларда тәкъдим ителә.

Беренче унлык

Белүегезчә, Азатлык сәхифәсендә иң күп укылган йә иң күп фикер әйтелгән язмалар, шулай ук, иң күп каралган фотогалерея, видеолар, иң күп тыңланган аудиоязмалар беренче биттә күрсәтелеп килә. Моннан тыш, “Бар язмалар бер урында” дигән биттә тулырак исемлек тә бар. Бу исемлекләр даими үзгәреп тора, чөнки алар бары тик соңгы көннәрнең күрсәткечләре.

Ә менә ел дәверендә кайсы язмалар иң күп укылган икән соң? Быел без шундый исемлекне төзеп карарга булдык. Әлбәттә, бу исемлектән чыгып кына язмаларның сыйфаты йә ул вакыйгаларның әһәмияте турында нәтиҗә ясау дөрес булмас. Язмалар елның төрле вакытында һәм сәхифәнең төрле урынында дөнья күргән. Шулай да, фән телендә әйткәндә, бәлки күпмедер дәрәҗәдә корреляция дә бардыр. Ихтимал, бу исемлек безнең укучыларга да кызыклы булыр. Кемдер ул вакыйгаларны кабат күздән кичерер, кемдер, бәлки, яңабаштан танышыр.

Шулай итеп, 2010 елда Азатлык сәхифәсендә иң күп укылган (каралган) 10 язма:
  1. Карт бүре китә (22.02.2010)
  2. Гимнга сүзләр кирәкме? (03.07.2010)
  3. “Сәләт”кә 15 яшь (09.02.2010) [халык сүзе]
  4. Хөкем эшендә XVIII гасырда яндырылган мөслимә искә алынды (12.02.2010)
  5. Гариф Солтан: Максат бер генә иде – милли мәнфәгать (07.01.2010)
  6. Шәймиев: "Телне гаилә, мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп саклаячак"(11.04.2010)
  7. Хәмитов – XXI гасыр Шакировымы? (24.09.2010) [халык сүзе]
  8. Хәтер көненә Казанга бөтен милли хәрәкәт җыелды (15.10.2010)
  9. Шәймиев Искәндәргә җавап бирде (03.11.2010)
  10. Норлат бәрелешe: Татарстанда җиһад башланамы? (26.11.2010)
Ахыр сүз

Сүз ахырында, Азатлык сәхифәсенең даими укучыларына, Халык Сүзе рубрикасына кызыклы язмалар җибәрүчеләргә, Азатлык форумында мәгънәле фикерләр әйтүчеләргә рәхмәт белдерәсебез килә.

Азатлык сәхифәсе – татар-башкорт дөньясына кагылган һәм көн кадагына суккан темаларга ана телебездә ирекле аралашу урыны.

Бергә-бергә без бу сәхифәне тагы да камилрәк, уңайлырак итә алабыз. Сәхифәне яхшырту максатында тәкъдимнәрегез булса, рәхим итегез. Уй-фикерләрегезне, гадәттәгечә, безнең форумда әйтә аласыз.

2011 елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз.
XS
SM
MD
LG