Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күчеп кайтучыларга фатир кирәк


Татарстанга күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларга, качакларга 140 елдан соң гына фатир бирергә мөмкиннәр

Чит илләрдән күчеп кайтырга мәҗбүр булган татар качаклары тарихи Ватаннарында үзләренә урын таба алмыйча интегә. Фатирсыз тилмерүләр кайбер качакларда яман шеш авыруы да китереп чыгарган.

Татарстанның Төзелеш министрлыгы каршында фатир ала алмыйча йөрүче татар качаклары пикет оештырды. Хәзер Татарстанда фатир алыр өчен таныклык бирелергә тиешле 327 гаилә исәпләнә.

Фатир алу өчен таныклыкны Русиянең төбәкара үсеш министрлыгы бирә. Төбәкләр исә, шул исәптән Татарстан да, чиратта торучы качакларның, күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларның исемлеген генә җибәрә ала.

Татарстан арттан беренче

Әмма елына ике гаиләгә генә мондый таныклык бирелә. Ә Башкортстан, Мари Иле республикаларында бу сан күпкә югарырак икән.

Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булучы Айрат Хатмулла сүзләренчә, Башкортстанда 300 качак исәпләнә. Аларга бу елга 36 торак таныклыгы бирелгән. Удмуртиядә 150 качакка 12 торак каралган. Күрше республикалар белән чагыштырганда, Татарстан күчеп кайтырга мәҗбүр булган милләттәшләрен бөтенләй бар дип тә белми.

Айрат Хатмулла Волков каршында качаклар хокукын даулый
Башкорт, Мари Иле республикаларында торак таныклыгына акча да күбрәк бүлеп бирелгән. Мисал өчен, Татарстанга эләккән ике таныклыкка барлыгы миллион ярым сум гына акча каралган. Ә Башкортстанда 36 таныклыкка 47 миллионнан артык акча тигән. Димәк, бер таныклык миллион ярым тәшкил итә. Мари Илендә дә шул ук хәл, ди Хатмулла.

“Безнең республика йә Русия хөкүмәтен алдый, йә үзен-үзе алдап көн күрә. Алар үзләре беркайчан да кузгалмаячак. Аларга этәргеч кирәк”, ди Хатмулла.

Татарстан Мәскәүдән куркамы?

Айрат Хатмулла хәзер пенсия яшендә, хатыны белән башка кешенең фатирында 10 мең сум акча түләп көн күрә. Ә хатыны белән икесенең пенсиясе 8 мең сум гына икән.

Татарстан хөкүмәте качак татарлар турында Мәскәүнең басымыннан куркып кайгыртмый дип фаразлый Хатмулла.

“Чөнки хәзер Татарстанга татарларны кертү тыелган”, ди ул. Моны Хәтмулла татар мәктәпләрнең ябыла баруы белән генә аңлатырга тырыша.

“Безгә хәзер кая яшәргә? Алманиядәме, әллә башка җирдәме? Ә һавада яшәп булмый. Әле анда юл күрсәтүче кешеләр юк. Ә Башкортстан үз милләте турында кайгыртып яши”, ди.
Минзилә Панкова хастаханәдән чыккан килеш


Таҗикстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган Минзилә Панкова инде яман шеш белән авырый башлаган. Панкова чиргә сабышуында 13 ел буе чегән тормышында яшәвен сәбәп итеп күрә. 86 яшьлек әнисе белән 1996 елдан бирле үз куышларын булдыра алмый алар. Борчылулар аркасында авырый башладым, ди ул.

Минзилә Панкова яңа гына хастаханәдән чыккан икән. Дәваланыр урынга түрәләрдән ярдәм көтеп торам. Безнең тормышта башкалар яшәсә, алар күптән үләр иде инде. Без әле әлдә яшибез, ди Панкова.

Кайбер качаклар үзләренең тормышлары турында бөтенләй сөйли алмый. Бер-ике сүз әйтүгә шундук үксеп елый башлыйлар. Инеш авылында яшәүче Мансура Зыяева пикетка үзе белән сөт, алмалар алып килгән.

“Бик авыр хәлдә гомер итүче таныш качаклар бар. Бераз булса да ярдәм итәсем килде”, ди ул.

Түрәләр ярдәм итә алмый

Качаклар елый
Пикетчылар янына Татарстанның Төзелеш министры урынбасары Евгений Волков та чыкты. Качаклар җитәкчедән алга таба көн итү юлларын сорады. Әмма түрә дә аларны ниндидер ярдәм булачагына ышандырмады.

Аның сүзләренчә, качакларны тораклы итү эшен Мәскәү алып бара. Татарстан исә ятимнәрне йортлы итү белән генә шөгыльләнә. Министрлык йортсыз качаклар турында инде Мәскәүгә хәбәр иткән. Әмма аннан уңай җавап алмаганнар әле. Тагын мөрәҗәгать итеп карарбыз, диде министр урынбасары.

Качаклар исә төзелеп бетмәгән йортны булса да, министрлык белән берлектә сафка бастырырга ярдәм итегез диләр.

Татар качакларын тагын бер әйбер уйландыра. Качаклар белән хәрбиләрнең дәрәҗәләре бер. Әмма Казанда хәрбиләр өчен 250 фатирлык йорт төзи башлаганнар. Без тагын читтә калдык, дип аптырый качаклар.

Әгәр дә Мәскәү елына Татарстанда төпләнгән качакларга фатир алырга ике генә таныклык бирә калса, Волков үзе дә качакларның 140 елдан соң гына фатирлы булып бетәчәген яшерми.
XS
SM
MD
LG