— Эльза, меңләгән кеше кебек үк, ел-ел ярым инде мөһаҗирлектә яшибез. Син үзеңне мөһаҗир дип саныйсыңмы? Хәзер релокант дигән яңа сүз барлыкка килде. Аны ничек кабул итәсең? Мөһаҗирме яки релокантмы син?
— Мин мөһаҗир белән релокантның уртасында торам дип саныйм. Мөһаҗир ул һиҗрәт кылучылар, ягъни яхшырак тормыш эзләп китүчеләр инде. Без дә күңел тынычлыгы эзләп китүчеләр дияргә була. Бераз тынычсыз вакытта, тынычрак җиргә бару мөмкинлеге килеп чыкты да, берничә елга Германиягә килергә булдык. Күп елга түгел, хәзер күпкә планлаштырып та булмый, ләкин берникадәр вакыт мондагы тормыш белән яшәп, биредәге мөмкинлекләрне кулланып карыйсыбыз килә. Мөһаҗир булудан тыш, безне, бәлки, сәяхәтче дә дип әйтергә буладыр.
— Инстаграмыңа караганда, сез әле Мерсинда, әле Истанбулда, әле Европаның төрле шәһәрләрендә... Бу күчеш, һиҗрәт кылу нәрсәгә бәйле? Яхшырак урынны эзләүме, башка сәбәпләре бармы? Әллә төпләнү урыны эзлисезме?
— Төпләнү урыны эзлибез дип әйтә алмыйм. Май аенда берничә илгә актив сәяхәт булды – Төркиядән Германиягә машина белән килдек. Шул вакытта, юлыбыз кечкенә генә сәяхәт тә булсын, ял да булсын, диеп, берничә җиргә туктадык, ял иттек, карадык. Греция (Юнанистан) белән Италиядә моңарчы да булган бар иде, анда да тукталдык. Бу юлы шул Греция, Италия, Австрия аша Германиягә килдек. Хәзер Германиядә яшибез, монда тарихи, табигый яктан матур урыннар күп.
Мөһаҗир булудан тыш, безне, бәлки, сәяхәтче дип әйтергә буладыр
Әлегә вакыт та, мөмкинлекләр дә бар, һава торышы да яхшы. Эш ягыннан да ирекле без. Бөтенләй эшләмибез дигән сүз түгел, эшебезне төрле урыннарда башкара алабыз дигән сүз. Шуңа күрә актив яшәргә тырышабыз. Монда булырга туры килгән икән, бу мөмкинлекне уңай яктан файдаланасы килә. Бу урынның тарихын, табигатен, мәдәниятен өйрәнәбез. Бер урында утыру күңелсез уйларга да китерә, сагышландыра ала, икенчедән, вакытыбызны бушка уздырасы килми.
— Татарлар кем ул: шәрык кешеләреме, әллә көнбатыш кешеләреме, дигән бәхәс бар бит инде. Тышкы кыяфәт белән татарлар Европа кешеләренә якын, ә күңелебез белән – шәрык кешеләре. Син бу елда ике җирдә Төркиядә һәм Германиядә яшәп карадың. Татар күңеленә кайда рәхәтрәк, уңайрак? Без шәрыкка якынракмы, Европагамы? Үзем Төркиядә яшим: мондагы менталитет, яшәү рәвеше, күзаллауга караганда, бер дә шәрык кешесе түгелбез кебек.
— Безгә карата башкаларның фикерен, реакциясен күзәтү үземә дә кызык. Мин төрекчә сөйләшәм һәм Германиядә, бигрәк тә без яши торган Франкфурт шәһәре тирәсендә, бик күп төрекләр яши. Алар, кайчакта, безнең тышкы кыяфәткә карап, Украинадан дип уйлыйлар һәм мин төрекчә сөйләшә башлагач шаккаталар. "Татарстан республикасы, Казан шәһәре көнчыгыш белән көнбатыш кисешкән җирдә урнашкан, ике як мәдәниятен берләштергән", дигән матур сүзләрне ишеткәнең бардыр. Бу шулкадәр югары пафослы сүзләр кебек яңгырый иде, ләкин чынлап шулай икән. Без, чынлап та, ике якны да берләштергән халык. Әйе, тышкы кыяфәт белән безне бәлки бер караштан шәрык кешеләре, мөселманнар дип әйтеп булмыйдыр, ләкин безгә шәрыкның менталитеты, культурасы, борынгы тарихлы һәм мәдәниятле булуы якын. Соңгы елда мин ул шәрык, Азия тарафларына менталь яктан шактый тартылам.
Без, чынлап та, ике якны да - шәрекны һәм көнбатышны берләштергән халык
Ә көнбатышның безгә тәртиплелеге, эштә төгәллеге якын. Чөнки шул ук менталитет ягыннан якын төрекләр, дине, мәдәнияте якын булган гарәпләр арасында чүп яки ваемсызлык сизәм икән, миңа бик начар була. Кайчак үкереп елыйсылар килә. Бәлки, алар кайбер әйберләргә җиңелрәк карыйлар, дияргә мөмкин. Төрекләрнең яраткан гыйбарәсе бар: "Бер шәй булмас, борчылма!" Ә без андыйга күнекмәгән. Безгә тәртип, төгәл план, кемнең кем икәнен төгәл белү кирәк. Ак – кара, кем дошман – кем дус икәнен алдан белергә, алдан барысын да аңларга кирәк. Бу безнең өчен берникадәр терапия, тынычлану ысулы, вакыйгаларны күпмедер дәрәҗәдә үз контролеңдә тотарга ярдәм итү чарасыдыр, мөгаен. Чөнки татарлар, чынлап та, даими үзгәреш кичерә торган вазгыятьтә яши бит, стабильлек юк. Болар шуннан килә микән, белмим, ләкин бу күзәтүләр кызык.
— Без һәрвакыт киеренкелектә, шуңа һәр сулышыбызны пульста тотабыз. Барысын да алдан хәстәрләп куябыз бит әле, план белән яшәү бар. Үзем дә Төркиягә килгәч, әкрен, салынкы йөрүчеләргә игътибар иттем, мин алардан тизрәк йөрим. Күршеләрем дә әйтә, базарда балык кебек елык-елык кына узам икән. "Читтән килгәнең күренә, чөнки тиз йөрисең", диләр. Чынлап та, алар озак селкенә, барган җирдән кисәк кенә туктап кала торган гадәтләре дә бар. Миңа тиз һәм төгәл кирәк.
— Әйе. Вакыт әрәм булмасын, алай ярамый, дип борчылабыз. Чөнки базарда йөрү вакыт әрәм итеп йөрү дә булырга мөмкин. Аңа көнеңне багышламыйсың бит инде.
— Көнбатыш дигәннән, күпләр бер ел-ел ярым элек Төркиягә китте. Чөнки ул безгә тел, дин, мәдәният, тарих ягыннан якын. Туры очышлар да бар. Ә көнбатыш ераграк, татардан анда барып җиткән кеше дә сирәк. Төркиядә халык ачык: аралашу, дуслашу да җиңел. Ә Европада дуслашып, аралашып китү ничек? Германиядә халык ябык мохиттә яши, тормышлары бер калыпка салынган сыман. Син төрек, инглиз телен беләсең, ләкин алманнар барыбер үз телен якын итә, шуны куллана. Бу мохиткә кереп китү, интеграцияләнү ничек бара?
— Безнең монда кечкенә Төркия. Биредә еллар буе яшәгән төрекләр дә алманча белмәскә мөмкин. Әлбәттә, безнең максат андый түгел, монда килгәнбез икән, җирле телне, мәдәниятне өйрәнәсебез килә. Халыклар турында формалашкан берникадәр стереотиплар бар. Берәр илгә ял итәргә яки бер-ике айга укырга барасың икән, син шул стереотипларга инанып, бу чынлап та шулай икән, дип кайтып китәсең. Төркия безгә якын, мөселман иле дип әйтәбез. Ә яши башлагач, алар белән көнкүреш шартларда очраша башлагач, барысы да алай гади генә түгел, ә бөтенләй башка икәнен аңлыйсың.
Монда килгәнбез икән, җирле телне, мәдәниятне өйрәнәсебез килә
Алманнар белән дә шулай. Аларны бик төгәл халык диләр. Ләкин, монда транспорт бик рәхәтләнеп яртышар сәгатькә соңга кала ала. Тагын бер тапкыр алманнарны төгәл дип әйткәннәрен ишетсәм, кычкырып көләчәкмен, чөнки бер тапкыр ике сәгать алдан чыгып китеп бер спектакльгә соңга калдык. Алманнар ачык, хәлеңне белешә, ләкин аралашасың килмәвен күрсәләр, өстеңә баса-баса башка сораулар бирмәячәк. Бәлки, бу тарихтан калган шундый рефлексиядер. Алар әлегә кадәр XX гасырда булган төрле куркыныч хәлләрне өйрәнеп, аның турында сөйлиләр, үзанализлары бар, менә шул яклары ошый.
Кәгазь эшләре кайда да бар, монда да ул бар һәм бик әкрен бара. Бар әйбергә хат белән җавап бирәсең. Минем беренче игътибар иткән, һәм беренче кисешкән әйберләрем шул булды. Болар миндә ниндидер ризасызлык тудырмый, чөнки барысы да кешенең яшәү шартлары яхшы, ризыгы, эше булсын дигәнгә корылган.
— Тел мәсьәләсе ничек тора? Төркиягә килгәч, азмы-күпме сукалыйбыз, татарчаны да аңлыйлар. Ә алманнар белән әлегә инглизчә аралашасыздыр, алар моны ничек кабул итә? Алман телен өйрәнәчәксеңме? Тел белмәүчеләргә ниндирәк мөнәсәбәт?
— Кискен мөнәсәбәт белән гомумән очрашканым юк. Әйе, тел өйрәнергә җыенам, өйрәнү кирәк дип уйлыйм. Ләкин безнең тел курслары әле башланмады, көтәбез. Аны көтәргә кирәк. Монда һәрбер әйберне шулай көтәсе: язылдың – көтәсең. Кемдер, инглиз теле белән дә яшәп була, дип әйтер. Алай димәс идем, монда бар кеше дә инглизчә сөйләшми. Бәлки, принципиаль рәвештә сөйләшмәүчеләр дә бардыр. Шул ук вакытта төрекчә сөйләшүчеләр күп. Әлегә без шул төрек теле, инглиз теле белән һәм телефондагы тәрҗемәчене кулланып йөрибез. Кайбер таныш сүзләр дә очраштыргалый. Балачакта ишетеп үскән "айнс, цвай, полицай" кебек таныш сүзләр дә ярдәм итте беренче арада. Күп җирдә алман теле кирәк.
Урыслар белән алманнарның менталитеты күпмедер дәрәҗәдә охшаш булуын да күрәм
Төрекләр менталь яктан якын, ә Европа татардан читтәрәк дигән идең. Ләкин без Русия империясендә, Русиядә яшәгән халык һәм мин руслар белән алманнарның менталитеты күпмедер дәрәҗәдә охшаш булуын да күрәм. Бу табигый, аларның барыбер тарихи яктан да элемтәләре булган. Алар үз-үзләрен күрсәтү ягыннан охшаш кебек тоела. Без бит Русиядә дә күнеккән: "Мин татарча сөйләшмим, миңа русча әйт", дигәнне еш күрәбез бит. Мин аннан гына йөрәгемне тотып егылып китмим бит инде. Монда татарларның руслар белән мөнәсәбәтләрдә тәҗрибәсе бар.
— Татарларны чагыштырам да, без шулкадәр универсаль халык дигән нәтиҗәгә киләм. Сыгылмалылык көчле, нинди шартларга да яраклаша беләбез. Кайда яшәсәк тә уртак якларны таба алабыз, бик зур аермалар булса да, аны кабул итәргә тырышабыз.
— Бу безнең холыкта да чыгыла. Мин Италиягә баргач, үземә таныш элементларга, мәдәни кодка тап булдым. Аннан искә төште: без бит 80-90нчы елларда Италия музыкасы тыңлап, Италия фильмнары карап үстек. Бу фильмдагы әйберләрнең таныш булуына һәм аларның бездә дә кабатлануына игътибар итәсең. Грециядә бөтенләй кирилл әлифбасы бит инде. Аннан мәктәптәге дәресләргә дә әйләнеп кайтасы килә: бездән, чынлап та, универсаль солдат ясаганнар инде. Төрле тарихны, төрле халыкларны, төрле менталитетны белә торган, дөньяга ачык халык булганбыз.
— Күрәсең, безне Аллаһы Тәгалә төрле җирдә яшәячәксез, төрле кешеләр белән аралашачаксыз, дип әзерләгән. Син йөрәгең, күңелең белән кабул итмәгән, яраклашу авыр булган әйбер бармы?
— Болай гына искә төшми. Миңа тыныч, рәхәт булсын өчен мәдәни әйберләр: китапханә, музей, театр кирәк. Монда аларны рәхәтләнеп кулланырга, бала белән дә йөрергә була. Кыенрак ягы шул татар телле үзебезнең дус-ишләр аз булуы. Ләкин без монда да чын татар телле гаиләләр таптык. Шул көндәлек күнегелгән урыннар, якын кешеләр булмавы гына күңелне борчыйдыр инде. Бу безгә катгый бөтенләй туры килми дигән әйберләр белән очрашмадым. Мәдәни яктан да, ризык ягыннан да, тыю ягыннан да.
Биредә булган һәм үземә ошаган шул мөмкинлекләрне кулланып каласы килә
Мәсәлән, бүген бассейнга бардым. Мин озын җиңле, тулысынча ябык коену костюмы киям. Шуңа беркем бер сүз дә әйтмәде. Казанда андый кыяфәттә бассейнга барып караганым юк, ләкин анда азрак кыенрак булган булыр иде дип уйлыйм. Һәм миңа барыбер: "Бу сезнең купальникмы соң, юкмы?" дигән сорау булса да бирми калмаслар иде кебек. Ә монда миңа беркем бер сүз әйтмәде. Кергәндә елмайдылар да вәссәлам.
Бер җәмгыятьне дә идеаллаштырасым килми, һәр урынның үз уңай һәм тискәре яклары була. Ләкин биредә булган һәм үземә ошаган шул мөмкинлекләрне кулланып каласы килә. Теләгән хәләл ризыгың бар икән, балаңны дин дәресләренә йөртә аласың икән, бассейнда үзең теләгәнчә йөри аласың икән – боларны кулланып калырга телим. Ләкин булмаганын таләп итә алмыйм инде. Без монда әлегә кунаклар гына, хокуклар чикләнгән.
— Мин Төркиядә кабул итә алмаган бер әйбер — ул урамдагы чүп. Өйләрен чип-чиста итеп тоталар, ә урамга чыксаң — тәртипсезлек. Узып барганда да чүбен ташлап китүләре борчый. Кисәтү ясагач, син монда хуҗа түгел, өйрәтеп йөрмә дигәннәре дә булды.
Cин бик мөһим әйбер әйттең: без кая барсак та, үз кешеләребезне, татарларны эзлибез. Мин дә, Истанбулда яшәп, татарлар белән күбрәк аралашам икән дигән нәтиҗәгә килдем. Казанда яшәгәндә, акыллы мохиттә кайнадык, кызыклы кешеләр белән аралаша идек. Теләсәк, Камал театрында, теләсәк, Милли китапханәдә, төрле кичәләрдә күрешә идек. Хәзер боларның берсе дә юк. Син моны сагынасыңмы? Үз яныңдагы мохитне ничек булдырасың, ул кешеләрне ничек туплыйсың?
— Әлбәттә, андый мохитне сагынасың инде, ләкин минем моңа кадәр дә берникадәр шундый тәҗрибә булган иде. Биш ел Түбән Камада яшәдем, аннары берничә ел декретта булдым. Андый чакта активлыктан бераз төшеп каласың. Шул элекке тәҗрибәмне искә төшерәм дә, ул миңа тыныч кына эшемне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Пандемия дә шактый чыныктырды, онлайнга күчеп беткән идек. Үземне әле дә шул онлайнда итеп хис итәм. Элеккеге танышларым, дусларым, хезмәттәшләрем белән аралашуны онлайн дәвам итәм, ниндидер проектларны да онлайн эшлим.
Үз милләттәшең була ала, әмма фикердәш, бертөрле уйлаучы, уртак максатлы, бер караштагы кешене табу авыррак
Ә мондагы тормышка килгәндә, биредә үз милләттәшләрең була ала, әмма фикердәш булган, синең белән бертөрле уйлаучы, уртак максатлы, бер караштагы кешеләрне табуы авыррак. Чөнки кешеләр чит илләргә төрле чорда килгәннәр. Ул яктан Төркиядә уңайлырак иде. Анда без бер төркем татар зыялылары, бер тирәдә йөргән кешеләр идек. Безнең балалар да бер яшьтә, бер-берсен беләләр. Кечкенә генә авыл булып яшәп алдык. Анда бу аның кадәр сизелмәгәндер дә. Әмма Төркиядә миңа мәдәни тормыш, театр, культура җитмәде. Музейлар бар, сәяхәт итәргә була, әмма иҗтимагый активлык юк. Кыскасы, нәрсә эшләргә була – без шуны кыландык. Ә монда милләттәшләрең белән аралашу ягыннан тагын да кыенрак, чөнки шәһәрләр таралып урнашкан, ил кечкенә түгел – зур. Халык зур шәһәрләргә тупланмый, кечкенә шәһәрләрдә яшиләр. Ләкин, йөргән аякка йон иярә, диләр бит әле, ничектер барыбер үз кешеләреңне табып, үзеннән-үзе очратып торасың. Кемгә кирәк табыладыр инде.
— Чынлап та, ул кешеләрнең татар гына түгел, фикердәш, уртак карашлы булулары да кирәк. Аларны табу бик кыен. Һәм син, телисеңме теләмисеңме, ярый әле интернет бар диеп, элек аралашкан кешеләреңә ябышып ятасың. Мин үзем дә, Казанда, Уфада ниләр булып ятуын карап барам. Хәзер алар үлә-бетә Байбулат Батулланың "Ядәч" фильмын карыйлар.
— Без монда килгәч, бер татар гаиләсе белән таныштык. Гөлназ Казандагы бөтен кешене, хәтта минем дусларны да белә булып чыкты. Интернеттан таныш икән. Милләттәшләрең белән аралашу ихтыяҗы балалар булганда арта, чөнки аларга да үзләре шикелле яшьтәшләр, татарча сөйләшкән кешеләр кирәк. Ә кайда соң ул татарлар? Синең белән мин генәме? Без нинди мифик дөньяда яшибез соң, дигән уй-хисләр туа башламасын өчен, аралашырга татар телле яшьтәшләре кирәк. Без кая гына барсак та, татар гаиләләре каршы ала. Бу исә, татарлар бөтен җирдә дә яши, без бик күп икән дигән хис тудыра. Минем бу эзләнүләрем, аралашуым күбрәк кызыма яшьтәшләре, дуслары белән аралашу мөмкинлеге булдыру өчен дә.
— Сезнең кызыгыз Галиябануның теле татарча ачылды, ул саф татар телендә сөйләшә. Аның кебек дәрәҗәдә татарча сөйләшә торган балалар чит илдә бармы?
— Алар бар һәм бу аның өчен мөһим. Без элек балалар булган җирдә "ни өчен татар телен өйрәнергә кирәк", дигәнгә, кеше үзен бәхетле хис итсен, үзен үз урынында, үз тәлинкәсендә тойсын өчен кирәк, дип сөйли идек. Галиябануның тәҗрибәсе бу сүзләрнең дәлиле инде. Ул да: "Миңа Казанда рәхәт", ди. "Анда минем татарча сөйләшкән дусларым бар, анда минем татар телле бакчам бар, татарча чараларга күп йөри идек, шуңа күрә миңа Казанда рәхәт", дип әйтә ул. Беренче урынга барыбер Казанны куя. Без монда аның кебек татарча сөйләшә торган балаларны, хәтта яшьтәшләрен дә таптык. Ә бу бик мөһим.
Милләттәшләрең белән аралашу ихтыяҗы балалар булганда арта
Башка илдәге, башка шәһәрдәге дуслар белән шулай ук аралашып, хатлар, бүләкләр җибәреп торабыз. Кемгәдер бу бик сәер тоелыр инде. Кешеләр татар теле өчен шулкадәр интегә икән диярләр. Ләкин үзебездән карасак та, без кечкенәдән үзебезгә дуслар эзлибез, үз ишләребез белән үз мохитебезне булдырырга тырышабыз. Үзебезгә охшаган, бер фикерле кешеләр белән аралашабыз. Бу да шул ук күренеш. Безнең өчен милли кыйммәтләре булган, татарча аралашкан, хәләллекне өнәгән, балаларын да шул юнәлештә тәрбияләгән кешеләр булуы мөһим. Безнең критерийлар күп, ләкин барыбер андыйлар очрап тора, Аллаһка шөкер.
— Казанда яшәгәндә, татар теле кирәк, дип әйтәбез инде. Анда азмы-күпме татар телле мохитне дә тудырып була. Ләкин сез хәзер чит илдә, Германиядә яшисез. "Бу татар теле нәрсәгә кирәк, нигә аңа ябышып ятасыз, хәзер инглиз телен генә түгел, алман телен дә өйрәнергә кирәк", дип әйтүчеләр, шелтә белдерүчеләр яки "киңәш" бирүчеләр бармы?
— Алай дип әйтүчеләр юк, ләкин шундый позициясен белдерүчеләр бар. Ләкин шул ук вакытта, киресенчә, читкә киткәч, күбрәк татарча сөйләшә башлаган дусларым барлыкка килде. Алар Казанда яшәгәндә күбрәк русча аралаша һәм "миңа шулай җиңелрәк", дип әйтәләр иде. Шул рәвешле, Германиядә яки Төркиядә алар рус теленнән татар теленә күчте.
Беренчедән, әйе, без бүген Германиядә, ләкин иртәгә без монда булачакбызмы – билгесез. Икенчедән, бу телләр бер-берсенә комачауламый. Бу баланың үз теле, ана теле, үз милләте теле. Ә башка телләрне ул рәхәтләнеп күпме кирәк шулкадәр өйрәнә ала. Монда андый мисаллар бик күп. Мәсәлән, биредә Грециядә туган төрекләр бар, алар төрекчә дә бик шәп сөйләшә, грекча да яхшы сөйләшәләр. Монда килеп инглизчә һәм алманча да өйрәнәләр. Без ул гаиләләр белән дуслаштык, алар Грециядә борынгыдан калган төрекләр булуын сөйләде. Алар Төркиядәге төрекләрдән берничек тә аерылмый диярлек. Мин аларны бик яхшы аңлыйм. Шәхсән үз башымда андый сорау тумый да. Әгәр үзеңнең кемлегеңне танып белергә телисең икән, син аны сыйфатлы итеп үз туган телеңдә генә башкара аласың.
— Бу мөһаҗирлек озакка китсә, балада туган теле югалыр дигән куркыныч уйлар киләме? Син моны ничегрәк кабул итәчәксең?
— Мин проблема туганчы ук аның турында борчылып куя торган кеше түгел. Бала тугач та, "укытырга кайсы мәктәпкә бирәчәксез", дип сораучылар булды. "Менә, вакыты җитсен", дия идем. Ул вакыт эчендә дөньяда нәрсә генә булмас. Бигрәк тә без андый зур планнар корып утыра алмыйбыз. Әле Германиядә андый план кора алалар. Театр афишаларын да алар 1-2 ел алдан чыгарып куя. Миндә андый гадәт юк, шуңа проблеманы туу барышында хәл итәбез. Ә ниндидер нигез кыйммәтләр һәрвакыт булырга тиеш: дин, тел, тарих, милләт.
Ниндидер нигез кыйммәтләр һәрвакыт булырга тиеш: дин, тел, тарих, милләт
Озакка китсә дә, мин барыбер Казан, Татарстан белән элемтәне өзәргә җыенмыйм. Ул минем туган җирем, миңа дөньяда иң рәхәт булган урын, ул минем өем, йортым. Анда минем туганнарым. Без үзебезне барыбер "казанлылар", "татарстанлылар" дип йөртәбез. Минем монда: "Без алманнар инде", дигән татарларны да очратканым булды. Ләкин син берничек тә алман була алмыйсың инде, бигрәк тә монда өлкән яшьтә килеп. Андый куркынычны уйлаганым да юк. Алай паникага бирелеп, без бетәбез, дигән уйлар миңа гомумән килми.
— Синең өчен, татарлыкны саклау рецептлары нинди? Чит илдә милли кодны булдыруның юллары нинди? Син яшәгән җирдә, татарлыгыңны үзеңдә, балада куәтләп тору өчен нинди алымнар кулланасың?
— Беренчедән, без әле бик аз яшибез, аның рецептын соңрак кына чыгарып буладыр. Көндәлек үзара да, туганнар белән дә татарча гына сөйләшбез. Язабыз, китаплар укыйбыз. Китаплар рус яки алман телендә язылган булса да, аларны татарча укыйбыз. Мин башта телефондагы тәрҗемәче белән алманчадан русчага тәрҗемә итәм, аннары аны татарчага тәрҗемә итеп укыйм. Монда үземнең филолог һәм укытучы булуым ярдәм итә инде. Мин аны ниндидер кагыйдәләр яки калыплар кысасында эшләмим, ул бик табигый килеп чыга. Без кибеткә барабыз икән, акчаны сум дип әйтәбез. Бездә Татарстан байрагы эленеп тора. "Өйгә, Татарстанга шалтыратабыз", дип сөйләшәбез. Без шулай тәрбияләнгән. Безне ничек үстергәннәр, без дә баланы шулай үстерәбез. Беркөн бала миннән сорый: "Ә руслар кайда яши ул?" ди. Уйлап тордым да: "Руслар илендә яши", дидем. "Менә төрекләрнең Төркия иле бар, ә урысларның – Русия иле бар", дип аңлаттым.
Монда бер кызык хәл булды. Һәр илдә рус һәм БДБ илләре кибетләре эшли бит инде. Без харитадан шул кибетне таптык та, үзебезгә таныш ризык күрик әле, дип бардык. Кызыбызга да: "Без хәзер Казандагы шикелле кибеткә барабыз", дидем. Чынлап та, авыллардагы сельпо кибетләре кебек кечкенә генә кибет һәм шунда әллә никадәр тауар тутырганнар. Шул кибеттә Русия байрагы да эленеп тора. Галиябану моңа бик аптырады: "Ә нигә Татарстан байрагы тормый?" дип сорап куйды. Кайткач сөйли: "Без Казандагы кебек кибеткә бардык, ләкин анда бөтен кеше русча сөйләшә", ди. Без моны махсус эшләү дә түгел, ул шулай табигый килеп чыга. Ул Татарстан, Төркия һәм Германия байрагының нинди икәнен белә. Башка илләрне дә сорый ала. Татарстан байрагын ни өчен белә, чөнки үзебездә байрак бар. Ә Русия байрагы белән әле безнең кисешкән булмаган.
— Минем дә өйдә татарлыкны куәтләп торучы Татарстан байрагым бар. Киткәндә, китапларым калды дип өзгәләнгән идем, аз-азлап, кешеләр килгән саен соратып, яраткан китапларымны җыйдым. Вакытында аның кадерен белмәгәнмен икән. Хәзер барысын да сагынам. Интернеттан PDF форматтагы китапларны укырга өйрәнәм.
— Балалар өчен бик яхшы "Шаян ТВ" каналы бар, ул бик ярдәм итә. Балаларга шактый сыйфатлы, кызыклы контент әзерлиләр, аның өчен аларга рәхмәт. Казанда яшәгәндә, мин ул тапшыруларны пафослы дип кабул итә идем. Балалар болай җырламый, табигый түгел, дия идем. Ә ул чынлап та кирәк икән. Без аның кадерен аңладык. Җыр бәйгеләрендә алар шундый матур милли киемнәр киеп, татар җырларын җырлыйлар. Без ул концертларны кат-кат карап, бала бар татар җырларын өйрәнеп бетерде инде. Ә мин килгәч тә бик күп татарча аудиоәсәрләр тыңладым, аннан соң Миркасыйм Госманов китапларын, хатирәләрен укыдым. Безнең нигез инде какшамый торган.
— Эльза, син күбрәк нәрсәне яки кемне сагынасың? Бу сагышны басар өчен нәрсәләр эшлисең? Мин элекке мөһаҗирләрне дә уйлыйм, аларның җирсүләре бөтенләй коточкыч булгандыр.
— Безгә барыбер җиңелрәк, әйе. Мин реалист булырга яратучы кеше бит инде. Сагынган, үзебезнең өйгә кайтасы килгән вакытлар булып ала, ләкин әле андый вакыт түгел. Без моңа кадәр дә күп сәяхәт иттек, кайдадыр яшәп карарга да була, дип уйлаган идек. Аннан соң нәтиҗә ясадык: үзебезгә кирәк вакытта сәяхәт итәрбез, безгә монда иң рәхәте, үз өебездә яшибез, дидек. Ләкин менә үз өебезгә күченеп, ике ел да яшәп өлгермәдек. Хәзер безнең өйрәнү чоры. Без бу җирне өйрәнәбез, яңалыклар ачабыз, безгә кызык әле. Шуңа күрә, кайгырып утырган вакытлар булса да, ул хәзерге вакытта түгел.
Бу вакытны белем алу, яңаны өйрәнү, тормыш тәҗрибәсе өчен мөмкинлек чоры итеп кабул итәм
Мин менә шуны сагынам дип нәрсәнедер аерып та әйтә алмыйм. Безнең туганнар бик күп, алар үзара бик дус-тату. Еш кына, бигрәк тә җәй көннәрендә, бергәләп җыела идек. Казандагы берничә тәмле урын, еш кына йөрергә яраткан Кабан буйлары да сагындыра. Бәлки, эшемне дә сагынамдыр, чөнки кайвакыт балалар янына барып укытасым килгән чаклар була. Ләкин, реалист буларак, сагышланып утырмыйм. Чын татар кешесе шикелле, хәзер нинди юлларым бар дип уйлыйм да хәл итә башлыйм. Хәзерге мизгелдә ни эшли алсам, тотам да шуны эшлим.
— Шушы мөһаҗирлекне җиңелрәк кичерү өчен син нәрсәдән көч аласың? Нәрсәгә таянасың?
— Иң элек иманыңа, динеңә таянасың. Икенчедән, бу юкка гына түгел, моның ахыры булачак, дигән өмет бар. Әгәр безгә шулай хәерле һәм насыйп булса, Казанга үз өебезгә кайтырга телибез. Баланы анда укытасы килә. Башлангыч белемне аның барыбер Казанда алуын теләр идем. Хәзерге вакытта шулай, аннан соң ничек булыр, белмим. Бу вакытны белем алу, яңаны өйрәнү, тормыш тәҗрибәсе өчен мөмкинлек чоры итеп кабул итәм.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум