Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман адвокаты мулланы яклый


Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

“Дини адвокат” Рөстәм Вәлиуллин адашы Сафинга ярдәмгә килеп китте. Аларга Вахитов районы мәхкәмәсе тискәре җавап бирде.

Казанга Ижевскидан билгеле “мөселман адвокаты” Рөстәм Вәлиуллин "Ихлас" мәчете мулласы Рөстәм хәзрәт Сафинга ярдәм итәр өчен килеп китте. Вахитов районы мәхкәмәсе алар гаризасына тискәре җавап бирде.

Адвокат Вахитов районы мәхкәмәсенә тентүләрне канунсыз дип табып гариза кертте. Чәршәмбе көн узган мәхкәмәдә каралган гариза “Оператив җаваплыларның гамәлләре канунсыз һәм минем конституцион хокукларымны боза дип саныйм”, дип башлана иде.

Алар игътибарны май аенда Сафиннар фатирында булган тентүне канунсыз ысуллар белән узган, дип искәртә. Әйтик, тентүүчеләргә хокуклары аңлатылмаган, адвокат чакыртырга рөхсәт ителмәгән булган.

Тискәре карар буласын алдан ук белде

Тик мәхкәмәгә кергәнче үк, адвокат Рөстәм Вәлиуллин, мәхкәмә карар тискәре буласын белә иде. “Без тоталитар, мөселманнарга шик тарата торган илдә яшибез. Мәхкәмәләр бу илдә мине якланучыларны яклап карар чыгара алмый. Чыгарса да, аларны югары мәхкәмә кире кайтара. Ә бернинди дә казый да кире кайтачак карар чыгарырга теләмәс иде”, диде ул. Бу юлы кире җавап алган гариза югары мәхкәмәгә җибәрелә.

Флүрә Имәгыйл кызы Сафиннарның күршесе. Тентү вакытында ул шахит булган. “Мин татар хатыны. Күршеләр белән без бик әйбәт торабыз. Әнисе тентү килгәч мине чакырды. Сафиннар адвокат чакырырга теләделәр, тик аларга рөхсәт итмәделәр”, дип сөйләде хәбәрчегә. Ул Рөстәм хәзрәт өенә кереп, санакларын, документларын, дискларын, китапларны алып чыгып киттеләр ди. “Алдылар да капчыкка салдылар, алдылар да салдылар. Нинди китап икәнен күрмәдем мин”, ди ул.

Флүрә Имәгыйл кызы Сафиннарның күршесе. Тентү вакытында ул шахит булган

Мәхәллә мулласын яклый

Мәхкәмәгә Ихлас мәхәлләсеннән Әлфия Әбрарова да килгән иде. Ул: “Без аны нахакка гаеплиләр дип саныйбыз. Шуңа күрә, Рөстәм хәзрәт өчен көрәшне туктатмаячакбыз”, диде.

“Ихлас” мәхәлләсе имамы һәм вәкилләре “Азатлык” радиосына “мөселманнар - куәт органнары тарафыннан иң нык эзәрлекләнә” диде.

Гел надан һәм юаш дип санамасыннар

Рөстәм хәзрәт белән хатыны Гөлнара Богданова 11 ел тора. Ике балалары бар. “Иремне террорчылыкта, экстремизмда гаеплиләр. Тик без кануннарны хәзер беләбез инде, хакыйкат өчен көрәшәчәкбез. Безнең татарларны, мөселманнарны гел-гел надан һәм юаш дип санамасыннар”, ди ул.

“Әйтик, без тентүдән соң имза куймау мөмкинлеген белмәдек. Шулай ук балаларымның телфоннарын алып киттеләр. Бу дөрес эшләнмәде”, ди Гөлнара абыстай.

"Ихлас" мәхәлләсе, укытучылары Рөстәм хәзрәтне вөҗдан юлында золым күрә дип борчыла

Рөстәм Сафин “Ихлас” мәчетендә җомга намазын укыта, белем бирә. Ул Казандагы Мәскәү районында урнашкан. Анда якында гына әле Энергетика университеты да бар. Шуның тулай торагында да тентүләр узган булган. Рөстәм хәзрәт әйберләре ун көннән кире кайтарылыр, дип әйткәннәр. Тик кире кайтармаганнар.

Чираттагы пагон кирәк, ди

Рөстәм Вәлиуллин: “Эзәрлекләүчеләргә чираттагы пагон кирәк. Хисап тотар өчен, шулай надан дип уйлап мөселманнарны утырталар, аларга каныгалар. Шулай ук Татарстан татарлары һәм мөселманнары кебек хокукый яктан белемсез, битараф кешеләр юк. Болай “ә дигәнгә, мә дип” торсалар сезне даими утыртып торачаклар”, ди.

Берсе инде Европа мәхкәмәсенә китте

Рөстәм Вәлиуллин шулай ук бүгенге көндә Чаллыдагы Рәфис Кашаповны да яклый. Ул мөселман китапларын тыйган төрле мәхкәмәләргә каршы да гариза язган. “Берсе инде Европа мәхкәмәсенә китте”, ди ул.

Өч Рөстәм: гаепләүче, гаепләнүче, яклаучы

Ә куәт органнары исә Рөстәм хәзрәт Сафинны “Хизбут-Тахрир” дип аталучы Русиядә тыелган оешмага мөнәсәбәттә гаепли. 2007 елның гыйнварында ачылган алдан-ала тикшеренү барышында, 2004 – 2006 ел аралыгында Рөстәм Сафин Казанда «Хизбут-Тахрир аль-Ислами» яшәеше яки үсеше өчен үз акылы белән мөмкинлекләр ясаган, дип табылган. Аның эшчәнлегендә ч.1 РФ ҖК 282-2 м. 1 ө. караган җинаять билгеләре бар, дип уйланыла. Эшен ФСБдан тикшерүче Рөстәм Шакуров алып бара.

Рөстәмне Фәүзия Бәйрәмова да яклый

15 июнь көнне язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова Татарстан мөселманнарын эзәрлекләү мәсьәләсе буенча Татарстан прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать юллады. Мөрәҗәгатьтә Бәйрәмова прокурордан бу эшләрне яңадан карап чыгуын һәм авыр хәлдә калган татарларга ярдәм итүен сорый.

Мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар: “Хөрмәтле, Кафил әфәнде! “Хизбут-Тахрир” оешмасында катнашуда гаепләнеп, 2006 елның декабреннән бирле 12 мөселман-татар Казан төрмәләрендә мәхкәмә көтеп ята.

Хәзер исә шушы эш буенча шаһит буларак чакыртылган Рөстәм Сафинның үзенә аерым эш ачканнар, аны 2004 елдан 2006 елга кадәр Казанда “Хисбу-Тахрир” оешмасын төзәргә шартлар тудырган өчен гаеплиләр. Имеш, ул “...умышленно создавал условия для развития и функционерования в г. Казани международной террористической организации “Партия исламского возраждения” (“Хизбут-Тахрир”)

Мин Рөстәм хәзрәт белән очраштым, ул Казанда туып-үскән һәм шушында белем алган татар кешесе, анда бернинди экстремистик карашлар да, гамәлләр дә юк. Аңа бары тик Фәргать Фәйзуллиннар төркеменнән беркемгә дә яла якмаганы өчен бәйләнәләр, хәзер үзен дә шулар янына утыртып куярга җыеналар.

Кафил әфәнде! Минем иманым камил – бу татар егетләренең канун алдында бернинди гаепләре дә юк. , моның шулай икәнлеген Сез үзегез дә беләсез. Болар барысы да Мәскәү ФСБсы уйлап чыгарган һәм тормышка ашырган мәкерле эшләр, бу татар-мөселманнарга нахакка яла ягалар! Бу мөселман-татарлар да кемнәрнеңдер газиз балалары, аталары яки ирләре бит! Һәркем үзен шулар урынына куеп карасын иде, гаиләләргә һәм төрмәдә утырган мөселман-татарларга килгән фаҗиганең ни дәрәҗәдә газаплы икәнлеген аңлар иде”, дип язылган Фәүзия Бәйрәмованың Татарстан прокурорына язган мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG