27 мартта Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае узды. Язучы Ркаил Зәйдулла икенче мөддәткә берлек рәисе итеп сайланды. Шулай ук җыенда берлек низамнәмәсенә үзгәрешләр дә кертелде.
Язучылар берлеге рәислегенә өч намзәт тәкъдим ителде: Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим һәм Рәмис Аймәт.
Ркаил Зәйдулла янә рәис булып сайланган очракта эшләгән эшләремне дәвам итәм диде. "Яшь иҗатчыларны берлеккә җәлеп итү, татар әдәбиятын төрки илләрдә таратырга һәм, заманалар тынычлангач, бәлки Европа мәйданынан да чыгарга. Даими рәвештә, атналык програм төзеп, мәктәпләрдә авылларда, шәһәрләрдә язучылар белән очрашулар уздырырга. Бигрәк тә шәһәрләрдә татар дөньясын оештырырга кирәк", дип вәгъдә бирле ул.
Хәбир Ибраһим үзен намзәт итеп чыгаруны көтелмәгән хәл дип белдерде, әмма сайласагыз, эшлим диде. "Туфан Миңнуллин үлгәннән соң мин ТАИСны (Интеллектуаль милек агентлыгы) җитәклим. Рәис булган очракта өч юнәлеш тәкъдим итәр идем: беренчесе - язучыларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Дәрәҗәбез төшеп бетте бит инде. Икенчесе: без үз казаныбызда чокынабыз, аннан чыгарга кирәк. Ркаил инде юлларны ачты. Урыс телендә дә, шәрыктә дә үзебзенең әсәрләрне тәкъдим итәргә тиеш. Өченчесе: язучылар арасында төрле төркемнәр булырга тиеш түгел. Без бердәм булырга тиеш, мин рәис булсам, бөтен язучыларны дуслаштырып бетерер идем. Яңа рәискә дә шуны киңәш итәм. Мин инде берничек тә Ркаилга көндәш була алмый, рәис булу төшемә дә кергәне юк, үз эшем бар. Әмма сайласагыз, эшлим", диде ул.
Рәмис Аймәт үзенең соңгы вакытта ни өчен Язучылар берлегенең бүгенге җитәкчелеген тәнкыйтьләвен аңлатты һәм үз намзәтен сайлаудан алды. "Соңгы вакытта мине Язучылар берлеген тәнкыйтьлисең дип гаепләүчеләр бар. Ләкин мин моны үч итүдән түгел, берлекне яратудан гына эшлим. Берлекнең гөрләп торуын телим, берничә язучының гына зур итеп юбилеләрын уздыруны түгел, ә Тукай клубында да күбрәк язучыларның бәйрәмнәрен уздыруны телим, идарә утырышларында ялганламый, низамнамәне бозмыйчы, гадел формада алып баруны телим", диде ул үз чыгышында.
Сайлауда барлыгы 194 кеше тавыш бирде. Аларның 167сы Ркаил Зәйдуллага, 20се Хәбир Ибраһимга бирелде, 7 бюллетень бозык дип танылды.
Берлек низамнәмәсенә берничә үзгәреш кертелде. Аларның иң мөһиме - рәис сайлау өчен кворумның киметелүе. Корылтай берлек әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашканда тулы хокуклы булып санала. Иске низамнамәдә моның өчен язучыларның өчтән ике өлеше катнашуы кирәк иде.
Шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә, Татарстан һәм Русия кануннарына туры китереп, онлайн тавыш бирү мөкмкинлеген дә берлекнең төп документына кертелде.
Татарстан Язучылар берелегенең соңгы Корылтае 2021 елда узды. Ул чакта, тавыш-гауга аша булса да, берлеккә яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Зәйдулланы яклаучылар аның Дәүләт шурасы депутаты булуын, хакимият белән элемтәләрне урнаштыра алуын, дәүләт премияләрен алып бетерү сәбәпле, зур премияләргә дәгъва итмәячәген һәм башка сәбәпләрне атаган иде.
Аңа каршы чыгучылар исә, Язучылар берлегенең хакимияттән ерак торучы, демократик, бәйсез оешма булырга тиешлеге турында сөйләде.
Ркаил Зәйдулла — шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, 63 яшь.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум