-Марат Мөлеков җитәкләде аны. Мин дә танышым белән Мөлеков җитәкчелегендә Казан милли мәдәни үзәгендә узган бер җыелышка барган идем. Безнең милләтне, татарларны яклап көрәшеп йөргән шәхесләргә ышаныч белән яшәдек. Милли күтәрелеш сүнмәде ул, әмма аларга ирек кенә бирмиләр.
-Татар иҗтимагый үзәгендә татар халкының мәдәни үсеше өчен, аның азатлыгы өчен көрәшәләр. Әмма эшне сүлпәнрәк алып баралар, бердәмлек җитми, шуңа күрә нәтиҗә дә сизелми.
90 елларда халыкның үзаңы үсә башлаган иде, аннан соң басылды. Дәүләт тарафынннан да бик каты басым бара. Ирек бар дисәң дә, мөмкинлек чикләнгән. Кузгала башласаң, өстән басалар.
Бу оешмага безнең президент шикелле, үзе артыннан ияртә ала торган, зыялы, югары дәрәҗәле, көчле, абруйлы галим булган җитәкче кирәк. Элегрәк, Рәшит Ягъфәров җитәкче булганда, мин дә бер-ике утырышында катнашкан идем.
Бердәмлек җитми аларга. Башлап йөргән җитәкчесе Марат Мөлековны да беләм. Камал театры каршында итинглар үткәрә иделәр. Зәки Зәйнуллин яхшы җитәкче, әмма ул кешегә бик каты бәрелә, шулай булгач, кешенең күңеле сүрелә.
-Татар теленең кулланылышы әзрәк киңәеп киткән иде, хәзер исә Русия мәгарифендә дәүләт стандартыннан милли компонентны алып ташладылар. Аның өчен көрәшергә кирәк.
-Татар иҗтимагый үзәге кириллдан латинга күчергә өндәгән иде. Теләкләре яшьләргә дини гореф-гадәтләрне дә өйрәтү иде.
- Аларның эшчәнлеге турында ишеткәнем бар. Әмма “Бердәм Русия” фиркасе кебек таный алмыйм. Алар эшләрен халыкка җиткермиләр. Мин менә бик яхшы татар кешесе Шәймиевне һәм аның белән эшләгән җитәкчеләрне беләм. Ә иҗтимагый үзәктә эшләгән кешеләрнең фамилияләрен хәтерләмим.
-Мин дәүләткә хезмәт итәм, дәүләт хезмәткәре, әмма иҗтимагый үзәктә эшләгән кешеләр белән кызыксынырга вакытым да җитми.
-Ул вакытта Татарстанга төрле илләрдән бик күп вәкилләр килгәнен, анда милли мәсьәләләрне караганын да ишеткән идек. Әмма киңкүләм халыкка барысы да билгеле булмады.
-Мин 33 ел буе Ирек мәйданы янындагы бер һөнәри мәктәптә эшләдем, ләкин андый оешманың эшчәнлеге турында ишеткәнем булмады.
-Мин Татар иҗтимагый үзәгенең эшчәнлеге турында Норлаттан Казанга килгәч, аның рәисе Юныс Камалетдинов белән таныштып белдем.
80 еллар азагында татар иҗтимагый үзәгендә милли хәрәкәтне торгызучылар, татар халыкының күркәм яшәү рәвеше өчен көрәшкән бөек шәхесләрне Марат Мөлеков, Юныс Камалетдинов, Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллинны беләм.
Татар иҗтимагый үзәге ярәмендә Референдум үткәрелде, Татарстан Декларациясе, Конституциясе кабул ителде. Шулай ук татар халкының гыйлеме артты.