-Мәктәп фондына акча җыю турында танышларыбыздан, туганнарыбыздан ишеткәнебез бар. Карашым тискәре, чөнки мәктәп, уку-укыту эшләре дәүләт карамагында, шуның өчен ремонтка, әсбапларга финанслар җитәрлек бүленеп бирелергә тиеш.
-Беренче сыйныфка бара торган балаларның ата-аналарыннан ремонтка акча сораганнарын телевидениедән ишеттем. Бик авыр хәл бу. Ата-аналарның күбесенең эшләре юк. Алай булырга тиеш түгел. Мәктәпкә барып буярга ярдәм итәргә була, әмма акча белән түгел.
-Сораган саен 1000-1500 сум бирәбез, кая барыйк, бала бер генә бит. Елга ике тапкыр җыялар. Мәктәпне төзекләндерергә дигән булалар. Акчаларның кая киткәнен белмибез, тикшермибез.
-Ярдәм итү кирәк, әлбәттә, әмма сораган акчалары 5000-7000сумга җитә, алай ярамый бит инде.
-Тискәре карыйм. Үзебез дә укыттык, компьютерлар, музыка үзәкләре алырга җыйдырталар иде. Хәзер, парталар алыштырырга җыялар. Мәктәп минфин карамагында булырга тиеш.
-Сеңлем мәктәптә укый, Без мәктәп хисабына акчаны банк аша кертәбез. Ә кайда тотылганын тикшермибез.
-Укытучыларны ата-аналардан акча җыярга мәктәп директоры мәҗбүр итә. Сакчы өчен дә җыялар. Кайбер директорлар укытучылар, балалар исәбеннән мәктәпне югары дәрәҗәгә күтәрү ниятеннән акча җыйдырта.
-Бу акчалар мәктәп җитәкчеләре кесәсенә керә. Минем карашым тискәре.
-Мин мәктәптә укыйм. Бездән парталарга мең,мең ике йөз сум акча җыйдылар. Бирмәсәң - иске урындыкта утырасың.
-Мондый зур акча җыю, дөрес эш түгел. Менә мин 76-нчы мәктәп каршында яшим. Алар инде шаккатырлык ремонт ясадылар, яхшы тәрәз пәрдәләре элеп куйдылар. Бу бит ресторан түгел. Балаларның уку йорты гади булырга тиеш.
-Ачу кабарта торган эш эшлиләр. Ата-аналардан акча җыю - ул мәсхәрәлек. Бик начар карыйм.
-Без класска телевизор алдык, ремонт ясыйбыз, һәр баладан 2-3 мең сум акча җыябыз, ярарлык, карашым әйбәт.
-Мин тарих укытучысы буларак әйтә алам, мәктәпне төзекләрдерергә, аны җиһазларга районның мәгариф бүлегеннән акча бүлеп бирәләр. Ата-аналардан акча җыю, аларны талау, дип уйлыйм. Мин моңа каршы чыгам.