Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артеменко яңа юллар эзли


Татарстан мәгариф тармагында могҗиза ясамакчы була. Әмма бу мөмкин хәл түгел. Әлеге фикерне мәгарифне үстерү федераль институтының милли мәгариф проблемаларын тикшерү үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко, милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләре җыелышында әйтте.

Артеменконы Казанда яхшы беләләр. Бер ел элек, милли мәгарифкә багышланган бер җыелышта ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән каты бәхәскә дә кергән иде.

Билгеле булганча, Мәскәү мәгариф системасында милли компонентны бетергәч, төбәкләрдә бу уңайдан борчулар башланды. Татарстанда әлеге мәсьәләгә аеруча игътибар итәләр. Дәүләт Шурасы да күп тапкыр Думага компонентны кайтару тәкъдиме белән чыкты.

Аңлашылмаучанлыклар канунны аңламаудан килә

Милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре җыелышында, шулай ук күпләр мәгариф тармагында булган бу үзгәрешләрдән канәгать булмауларын әйтте. Аның каравы, Артеменко ханым электән үк әйтеп килгән фикерендә тора. Барлык аңлашылмаучанлыкларның да канунның дөрес булмавыннан түгел, ә күпләр тарафыннан дөрес аңламавыннан күрә.

“Бу җыелышта еш кына милли мәктәпләр ябыла дигән фикер ишетелә. Мондый мәктәпләр инде 1992 елдан бирле юк. Русиядә һәр мәктәпнең, Мәскәүдә булсын, Казанда булсын, хокуклары һәм исеме бер – гомуми белем бирү уку йорты. Милли дә, федераль компонент та юк. Мәгариф системасы тамырдан үзгәртеп корыла. Тик шунысы бар кайбер мәктәпләрдә укыту дәүләт телендә, икенчесендә туган телендә алып барыла. Шуңа күрә бездә милли мәктәпләр була алмый. Әмма гомуми белем бирү мәктәпләрдә милли мәгариф проблемалары бар һәм алар федераль дәрәҗәдә тикшерелергә тиеш”, ди Артеменко.

Аның фикеренчә, канунга кертелгән 309 маддә, милли республикаларда туган телдә укытуны тыймый. Бу маддәдә мәктәпләрдә республикада булган дәүләт телләрендә һәм туган телдә укытырга ярый диелгән. Әмма Артеменко милли мәгариф проблемаларын чишү өчен бу гына җитми ди. Шуңа да ул үзе җитәкләгән үзәк төзегән яңа программаны тәкъдим итте. Биредә татар теленә дә, урыс теленә дә дәүләт теле буларак атнага 5әр сәгать бирелгән. Шулай ук туган телне өйрәнүгә өстәмә 2 сәгать каралган. Әмма туган тел урыс, әллә татар теле буламы, моны мәктәпләр үзләре хәл итә, ди Артеменко.

Хәзер ул бу проектны Русия мәгариф системасына кертү өчен тырыша икән. Моны Артеменко "типовое положение", ди. Аның сүзләренчә, илнең бөтен төбәкләренә бер генә була. "Татарстан исә, үзенең мондый положение булдырырга тели икән. Бу хәлнең булмаячагы көн кебек ачык", ди ул.

Татар милли–мәдәни мохтарият рәисләре шунда ук каршы чыкты. Алар сүзләренчә, төбәкләрдә дә, Казанда да күп кенә урыслашкан татар, туган телен өйрәнмичә урыс телен сайлаячак. Алай да Артеменко программасында ике телгә дә бер үк күләмдә вакыт бүленеп бирелүе хупланды.

"Мин хөкүмәт вәкиле түгел"

Җыелышта катнашучылар, Артеменконы хөкүмәт вәкиле буларак кабул итеп, тәнкыйть сүзе яудыра башлагач, ул үзен “мин министрлык түгел, ә фән кешесе. Мин дә сезнең кебек, үземнекенә ирешү өчен күп көч түгәм”, диде ул.

“Күп кенә җыелышларда миңа, министрлык кешесе диләр, әмма мин фәнни идарәдән. Сезнең кебек үк, мәгарифне үстерергә тырышам. Проектларны яклап, ил җитәкчелеге белән төрле бәхәсләргә керәм. Еш кына бу эшләрем өчен тәнкыйтьне дә түзәргә туры килә”, ди Артеменко.

Төбәкләрне исә ул, күп кенә җыелышларда ирек сорап кычкырып йөрүдә, әмма мөмкинлек биргәндә берни эшләмәүдә гаепләде.

“Күпме көч түгеп, без ниһаять бюджетта, дәүләтнең милли сәясәтен алып бару өчен акча бүлеп бирергә дигән юлны кертә алдык. Әмма шуннан соң да, төбәкләрдәге битарафлык шаккатыра. Мәскәү төбәкләргә программалар, акча тәкъдим итә, шул акчаларны алыр өчен төрле конкурслар өчен идеяләр сорый. Әмма ник бер төбәк авызын ачсын, тып-тын. Һәркем матди ярдәмнең һавадан төшкәнен көтеп ята. Әмма хәзер заманасы шундый, җиңел генә акча бирү бетте. Аны конкурслар аша яулап алырга кирәк”, ди Ольга Артеменко.
XS
SM
MD
LG