Бу җыенга, алдан ук көтелгәнчә, Русия президенты хакимияте рәисенең беренче урынбасары Владислав Сурков, “Бердәм Русия” фиркасе рәистәше Вячеслав Володин һәм башка түрәләр дә килде. Уфада оештырылган җыен алдан ук белдерелүенчә, кадрлар сәясәтенә багышланды.
“Модернизациянең төбәк аспектлары: яңа кешеләр, яңа карарлар” дип аталган бу форумда идарә итү кадрларын әзерләүнең президент программасы буенча укып чыккан кешеләр, шулай ук ширкәтләр, бизнес оешмалары вәкилләре, дәүләт оешмалары түрәләре, галимнәр катнашты.
Җыенның беренче өлеше Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтте һәм ул пленар утырыш сыйфатында оештырылды. Ә төштән соң кунаклар һәм Башкортстан вәкилләре төрле урыннарда алты секциягә бүленеп эшләде. Уфада үткән киңәшмәнең төп максаты – Рөстәм Хәмитовка киләчәктә яңа кадрлар әзерләү, дип белдерә “Бердәм Русия” вәкилләре. Ни өчен дигәндә, әле Рөстәм Хәмитов туплаган яңа хөкүмәттә дә күпчелек вазыйфаларга элекке президент Мортаза Рәхимов командасы кешеләре билгеләнде. Алар әлегә Рөстәм Хәмитовның үз кешеләре булмаганга гына куелды, соңрак алар яшьрәк яңа җитәкчеләр белән алмаштырылачак, дип фаразлана.
Мортаза Рәхимов тарафыннан куылган кайбер яшь җитәкчеләр Мәскәүдән кайта да башлады инде. Мисал өчен, Борис Мелкоедов үзенең элекке урынына кайтып, Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгын җитәкләде. Ростислав Морзагулов Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары итеп тәгаенләнде. Тиздән иң күп гауга белән куылган Радий Хәбиров та Мәскәүдән кайтса, бер дә гаҗәп түгел.
Уфадагы киңәшмә алдыннан Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җыенга Владислав Сурковның да киләчәген әйткән иде. Бу очрашуда мәгарифтә төбәк-милли компоненты мәсьәләләре дә каралачагын “тишеп” куйган иде Хәмитов әфәнде. Шуңа күрә дә бу мәсьәлә республикада байтак кешене кызыксындырды.
Башкорт телен укытуны яклаучылар төбәк компоненты калдырылачагына өметләр баглый. Ә инде башкорт телен башка милләтләр балаларына да көчләп укытуга каршы чыгучылар, аеруча руслар белән татарлар, бәлки бу компонент киләчәктә бетерелер, дип өметләнә. Чөнки андыйлар фикеренчә, башкорт телен укыту башка фәннәр исәбенә алып барыла һәм, гомумән, башкорт телен кем тели шул гына өйрәнергә тиеш.
Мәгарифтә милли-төбәк компонентын калдыру мәсьәләсе Рөстәм Хәмитовның Мәскәү Кремле вәкиле Владислав Сурков белән аерым сөйләшүдә тикшерелергә тиеш иде. Әле “Азатлык” хәбәрчесе бу яңалыкларны биргәндә бу сөйләшү хакында хәбәрләр алынмады.