Рөстәм Миңнехановның президент сыйфатында Көньяк Уралга беренче килүе. Татарстан кунакларын һава аланында Чиләбе өлкә губернаторы Михаил Юревич һәм өлкә татар конгрессы рәисе Лена Колесникова җитәкчелегендәге делегация каршы алды. Март аенда гына Чиләбе өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнгән Михаил Юревич өчен дә Татарстан президенты белән очрашу беренче тапкыр үтә.
Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында алдагы килешү 1999 елда төзелгән иде. 2002 елның сентябрендә Чиләбе өлкәсендә Татарстан көннәре үткәндә Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегация дә катнашкан иде. 2002 елдан башлап Чиләбе белән Казан – тугандаш шәһәрләр.
Хезмәттәшлек дәвам итәчәк
Татарстан делегациясе, танышу максатыннан, Чиләбенең берничә ширкәт, оешмаларында булды. “Прибор” заводының мәйданында Көньяк Уралның берничә ширкәте маллары урнаштырылган, энергияне саклап калуга багышланган инновацион технологияләр күргәзмәсе белән танышты.
Татарстан делегациясе инновация юнәлешендәге проект тәкъдим итте. Бу – Русиядә беренче булып үзләштерелгән “Электрон хөкүмәт” проекты. Ул пәрәвез аша рәсми кәгазьләр әйләнешен, виртуаль рәвештә дәүләт ярдәмен күрсәтү, электрон чиратлар, барлык хөкүмәт оешмаларының уртак базасын булдыру, “электрон кибет” һәм башка тармакларны үз эченә ала.
Чиләбе өлкә губернаторы Михаил Юревич Татарстанның бу яңалыкларын өйрәнеп, Чиләбе өлкәсенә дә кертәчәген белдерде.
Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбенең торба җитештерү заводында (ЧТПЗ) да булды. 2010 елда металлургия өлкәсендә Русиядә иң зур проект саналган, иң зур диаметрдагы торбалар җитештерүче “Биеклек 239” цехында булып, “ак металлургия” белән танышты.
Шунысын әйтергә кирәк, бу – XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек җитештерү объекты. Бу цехта эшчеләр дә барысы ак киемдә, цехның мәйданында да ап-ак заманча дизайн, чисталык, пөхтәлек. Җәй көне бу цехны ачуда Русиянең премьер-министры Владимир Путин да катнашкан иде.
"Шундый заводта булырга туры килер дип уйламаган идем. Чит илләрдә бик күп җитештерү ширкәтләрендә булырга туры килде, әлегә шундый дәрәҗәдәгесен күрмәдем. Бу 10-20 елга алдан планлаштырылган, заманлаштырылган җитештерү алымы", дип үз фикерен белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Өлкә губернаторы Михаил Юревич җитәкчелегендәге өлкә хакимияте әгъзалары, заводның җитәкчеләре Александр Федоров, Андрей Комаров ике төбәк арасындагы файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләсендә килеште.
Татарстан сәнәгать оешмалары белән Чиләбе торба заводын күптәнге хезмәттәшлек җепләре тоташтыра. Заводның Татарстан республикасына җибәрелгән төрле маллары 2010 елның сигез аенда гына да 46000 тоннага җиткән.
Михаил Юревич Казанның “ГЛОНАСС 112” системы белән кызыксынды. Бу яңа систем компьютердан җәмәгать транспортының барышын күзәтеп барырга ярдәм итә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең Татарстанга караганда ике тапкыр күбрәк мал җибәрүен әйтте. Ул, Чиләбе губернаторы Михаил Юревичка Татарстан делегациясен җылы кабул иткәне өчен рәхмәтләрен белдереп, якын арада Татарстанга эш сәфәре белән килергә чакырды.
"Татарстан республикасы белән Чиләбе өлкәсе бер–берсе белән күптән тыгыз бәйләнештә. Ике төбәк арасындагы яңа килешү киләчәктә хезмәттәшлекне тагын да арттырыр.
Көньяк Уралда 200 меңнән артык татар халкы яши. Мин, Татарстан президенты буларак, аларның нинди шартларда яшәүләре белән, үз гореф-гадәтләрен, үз мәдәниятен ничек саклаулары белән дә кызыксынам", диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге вакытта Чиләбе өлкәсендә 220 меңнән артык татар яши, бу бар халыкның 6%ын тәшкил итә, сан нисбәтеннән татарлар икенче урында.