Accessibility links

Чиләбедә чакта Миңнеханов татарлар белән очрашты


Татарстан кунакларын каршы алу
Татарстан кунакларын каршы алу

Чиләбедәге эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов андагы татарлар белән дә очрашты. Очрашу Чиләбе опера һәм балет театрында узды. Өлкә татар конгрессы әгъзалары белән очрашуда Чиләбе белән Казан арасындагы мәдәни багланышларны үстерү хакында сөйләнде.

Чиләбе өлкәсе татарлары тормышы белән якынрак танышу максатыннан, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе опера һәм балет театры бинасында татарлар белән очрашты. Мең кешелек зал шыгрым тулы иде. Очрашуга Чиләбе шәһәреннән генә түгел, өлкәнең татар халкы яшәгән барлык төбәкләреннән килгәннәр. Рөстәм Миңнеханов чиләбеләргә күчтәнәч итеп, Казан филармония артистларының концертын да алып килгән.

Чиләбе өлкәсе губернаторы Михаил Юревич тамашачыларны татар телендә тәбрикләп, гаҗәпкә калдырды. Халык бу сәламне көчле алкышлар белән каршылады.

"Безнең өлкәдә бар халык дус һәм тату яши. Бездә иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. Өлкәдә милли сәясәт Русия федерациясенең Конституциясенә нигезләнеп төзелә", диде Михаил Юревич.
Сәхнәдә Р.Закиров, Л.Колесникова

Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында: "Чиләбе өлкә татар конгрессы – Татарстаннан читтә яшәүче татарларның иң зурлардан булган һәм иң актив эшләүче оешмаларның берсе. Читтә яшәүче татар халкы үз телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен сакласын өчен без ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Һичшиксез, Чиләбе өлкә хакимиятенең ярдәме дә кирәк. Ул монда тулы күләмдә күрсәтелә. Без моның өчен аларга рәхмәтлебез", диде.

Татарстан президенты иң әүзем милләттәшләргә мактаулы исемнәр дә алып килгән иде. "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән исемгә – Магнитогорск консерваториясенең укытучылары Нәзирә Гайфуллина Һәм Сәрия Малюкова, "Татарстанның атказанган укытучысы" исеменә – Чиләбедән Сания Шевченко, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исемгә Чиләбе рәссамы Илүс Хәсәнов лаек булды. Чиләбе һәм Курган өлкәләренең мөфтие Ринат хәзрәт Раевка президент рәхмәт хаты тапшырды.

Чиләбе татарларына Татарстан ярдәме булырмы?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чиләбе өлкә губернаторы Михаил Юревич һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәисе Ринат Закиров Чиләбе өлкә татар конгрессының башкарма идарәсе әгъзалары белән дә очрашты.

2009 елның ноябрендә сайланган Өлкә конгрессының рәисе Лена Колесникова кунакларны соңгы елда эшләгән эшләр белән таныштырып үтте.

Өлкәдә быел Муса Җәлилне искә алу кичәсе, Тукай укулары, 8 март көнендә иң әүзем хатын-кызларны тәбрикләү чаралары узуы хакында әйтте. Шулай ук март аеннан "Хәзинә" исемле газетның чыга башлавын, май аеннан өлкә каналында (ОТВ) "Хәзинә" исемле тапшырулар башлануын, татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсларының оештырылуын искәртте. Быелгы Коншак районында үткәрелгән өлкә Сабан туенда 50 меңнән артык халык катнашуын да белдерде ул.

Сулдан уңга: Р.Закиров, Р.Миңнеханов, М.Юревич, Л.Колесникова
Тиздән Чиләбенең өч спорт залында милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр өчен дәресләр, ә 81 мәктәбендә татар теле факультатив рәвештә укытыла башланачак, дип ышандырды Лена Колесникова.

Ул Татарстан президентыннан өлкәдә татар халкы өчен зур залы, сәхнәсе булган мәдәният-ял үзәген төзүдә ярдәм итүләрен сорады.

Конгрессның рәисе урынбасары Ирек Сабиров Чиләбе өлкәсендә Татарстан президентының вәкиллеген ачуны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә өлкә губернаторы белән берлектә уйлашырга вәгъдә бирде.

Чиләбедән Казанга йөрү кыенлыкларын: очкычлар очмавын һәм туры поездларның да булмавын әйтеп үттеләр. Поездлар Казанга Екатеринбурдан гына йөри.

Татарстан президенты Чиләбе татарларын якынлашкан җанисәп вакытында үзләренең татар булуларын ачык итеп билгеләргә чакырды.
XS
SM
MD
LG